Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Айзат Гөлнур

   Гөлнур Айзетуллова (Айзат) Татарстанның Апас районы иске Әнәле авылында дөньяга килә.Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамалап(1970), Апас урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә.Апаста уку чорында(1971-1977 еллар) мәктәптә “Әдәбият сөючеләр”түгәрәгендә беренче шигырьләрен иҗат итә,район газетасы “Йолдыз”каршында оештырылган “Тамчылар”әдәби берләшмәсенә йөри.Шушы чорда шигърияткә гашыйк кызның шигырьләре “Яшь ленинчы”,”Ялкын”,”Татарстан яшьләре”ндә дөнья күрә.

Мәктәпне тәмамлагач,әдәбиятка мәхәббәт аны Казан дәүләт университетына алып килә.Биредә татар филологиясе бүлегендә укый(1977-1982еллар).М.Мәһдиев җитәкләгән “Әллүки”иҗат түгәрәгенә йөреп,каләмен чарлый,”Әдәби сүз”газетасында алмаш мөхәррир булып канатларын ныгыта.Студент елларында “Йолдыз”,”Яшь ленинчы»газеталарында хәбәрче буларак үзен күрсәтергә өлгерә.Университетның татар халык хорында җыр сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә.Казан шәһәренең 48нче һәм 2нче гимназияләрендә укытучылык һөнәренең серләренә төшенә.Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында әдәби тапшыруларда чыгыш ясый.Ул чорда яшьләр өчен ачылган “Идел” журналында шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла.

1982 елда тормышка чыгып,Буа төбәгенә эшкә кайта.1982-2016 елларда Буа районының Кырыксадак,Янтуган,Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский,Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли.

Гөлнур Айзат -“Бәхет гөле”(2008),”Өч мизгел”(2012), ”Бәхетле бул”(2014-аудиоҗыентык),”Әманәт”(2015),”Күңел аҗаганнары”(2015) ”Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда”(2010),”Күз яше ачы була”(2015),”Бәхет кошы”(2017) «Саф чишмә» (2019), «Баллы кирпеч» (2022),”Гармунчы Хәтирә”(2023)җыентыклары ,540тан артык җырлар авторы.Шагыйрә берүк вакытта проза өлкәсендә дә каләмен чарлый.Гөлнур Айзатның әсәрләре “Ватаным Татарстан”,”Татарстан яшьләре”,”Сөембикә”,”Идел”,”Казан утлары”,”Мәгариф”,”Мәгърифәт”,”Татар иле”, “Йолдыз”,”Байрак”,”Безнең гәҗит”, ”Яңарыш”, ”Яшел Үзән”, ”Базаркөн”, ”Акчарлак”, ”Гыйбрәтханә”, ”Диләфрүз” (Башкортстан) кебек матубгат басмаларында, электронсайтларда басыла. Г.Айзат фәнни мәкаләләр, очерклар язу белән дә шөгыльләнә.

Бүләкләре:“РФнең мәгариф отличнигы”,“Татарстанның атказанган укытучысы,”Мәгарифтәге казанышлары өчен”күкрәк билгесе, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каюм Насыйри премиясе дипломанты, “Хезмәт ветераны” таныклыгы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты,23 март, 2015 ел. «Габдулла Тукайның тууына 135 ел» истәлекле күкрәк билгесе 26 апрель, ”Апас районына 90 ел”медале,“Фидакарь хезмәт өчен”медале (2023).

 

Г.Айзат турында  мәкаләләр:

«Гөлнур ханымның иҗат бакчасы” “Татар иле”газетасы, 2004

“Ходай талантны жәлләмәгән”очерк, 2004 “Ватаным Татарстан”
“Аларның хоббие-мәктәп һәм балалар”,”Ялкын”, 2010

Апастовская историко-краеведческая энциклопедия,2013

Буинская энциклопедия,2015

“Идел”,”Мәдәни җомга”басмаларында Гөлнур Айзат иҗатына штрихлар, 2015


Г.Айзат язмалары  чыккан күмәк җыентыклар:

“Аналарга һәйкәл койган якташ” очерк.Ш.Хөсәенов җыентыгы, 2006, Казан
М.Мусин “Г.Гали иҗаты.”2001,2011
В.Хаков укулары (Фәнни җыентык), 2011, Казан

Р.Фәхретдин тәгълиматларын өйрәнү (фәнни җыентык),2012,Казан

Ренат Харис иҗаты буенча эзләнүләр, 2013. Буа

“Шәҗәрәләр –нәсел агачы”.2015, 2016,Казан

“Әдипләр”электрон сайтында

 

Г.Айзат турында:

ТНВ каналында Гөлнур Айзетуллова иҗатына багышланган “Әдәби хәзинә” тапшыруы (Гөлнур Айзат), 2017), Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясендә әдәби тапшырулар(2021), Гөлнур Хәлиловнаның тормышы һәм иҗаты турында тапшыру “Хозур” телевидениесе,шулай ук әдәби-музыкаль тапшырулар ГТРК каналында Айзетуллованың тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби тапшырулар(2020, 2021), Гөлнур Айзат (Айзетуллова) иҗаты буенча радиотапшырулар) 2012, 2013, 2015, 2017, 2019, 2021, 2022 ел) Татарстан радиосында, Болгар радиосында, Күңел радиосында, Милли радиода. Г.Айзетуллова иҗатына багышланган видеоочерклар (“Буа дулкыннары” 2012, 2017, 2018).

Апас һәм Буа энциклопедияләрендә (2023) материаллар.

 


Язучылар