Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әпсәләмова Альбина

Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә язучы Габдрахман Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче номерлы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укып, «предприятиеләрнең тышкы икътисад эшчәнлеге белән идарә итү» белгечлеге ала.
Мәктәп елларыннан ук республикада чыгучы газеталар белән хезмәттәшлек итә. 2002–2004 елларда «Восточный экспресс» газетасының культура бүлегендә корреспондент булып эшли, 2004 елның маеннан «Парадигма» матбугат йортында директор урынбасары вазифаларын башкара.
КДФЭИның аспирантурасында «Экономик теория» белгечлеге буенча укый.
Альбина Әпсәләмова яшьтән үк каләм тибрәтә башлый. Аның беренче шигыре («Подснежник») 1995 елда «Пионерская правда» газетасында басыла.
1995 елдан башлап шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре «Идель», «Казань», «АНКО» журналларында, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина», «Экономист», «Татарские края» газеталарында дөнья күрә.
1997 елдан Альбина Әпсәләмова шагыйрә Наилә Ахунова җитәкләгән «Белая ворона» әдәби үзәгенә йөри. Аның «Осколки снов» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1998 елда Казанда «Карпол» нәшриятында дөнья күрә. Бу китапка иллюстрацияләрне яшь рәссам Наталья Григорьева ясаган. Мөхәррир-төзүчесе һәм кереш сүз авторы – Наилә Ахунова, рецензенты – Борис Вайнер.
2001 елда А.Әпсәләмованың икенче шигырьләр китабы басыла, ул «Я люблю писать курсивом» дип атала.
«Отдыхает ли природа на потомках гениев?» дигән кереш сүздә Рафаэль Мостафин болай дип яза: «Альбина Әпсәләмова шигырьләре табигый, эчкерсез булулары белән укучыны үзенә җәлеп итә. Шагыйрә тулысынча үзенең сиземләвенә таяна. Ул фәлсәфи социаль нәтиҗәләрне озак уйланулардан соң түгел, киресенчә, көтмәгәндә ясый. Менә шушы «көтмәгәндә»лек аның уңышы, балкышы булып тора. Бу балкышны ул алдан ук дөрес сиземли. А.Әпсәләмова поэзиясендә хакыйкать ярылып ята».
А.Әпсәләмова шәһәр һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты. 1997 елда Казан шәһәрендә яшь журналистлар арасында үткәрелгән «Алтын каләм» бәйгесендә ул лауреат исеменә лаек була. 1999 елда һәм 2002 елларда ел саен үткәрелүче «Галактика любви» дип аталган поэзия һәм автор башкаручылар бәйгесендә беренче урынны ала, 1999 елда яшь шагыйрьләрнең «Нәфис» бәйгесендә призлы урынга чыга.
2001 елда А.Әпсәләмова «Я люблю писать курсивом» җыентыгы һәм әдәбият, сәнгатьтә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Триумф» кызыксындыру премиясенә лаек дип табыла.
А.Әпсәләмова 2002.2004 елларда Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») финалисты була. Аның иҗатына танылган язучылар – Андрей Вознесенский, Зоя Богуславская, Юрий Лившиц, Владимир Зимянин, Татьяна Бек – югары бәя бирәләр.
«Белая ворона» әдәби үзәге һәм Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») чыгарган шигъри җыентыкларда да Әпсәләмова әсәрләренә урын бирелә.
А.Әпсәләмова үзен прозада да сынап карый. Аның проза әсәрләре белән «Казань» һәм «Идель» журналлары битләрендә танышырга мөмкин.
А.Әпсәләмова – 2001 елдан Татарстан, 2002 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар