Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

Тукай Габдулла

      Татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

          1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

          1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Киеренке, җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә кайнау бөек талант һәм олы шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү мөмкинлеге бирә, шигърияте XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңа юнәлештә үстереп җибәрә. Реалистик һәм романтик рухтагы киң сулышлы шигырьләрендә Тукай шагыйрьнең җәмгыятьтәге ролен бик югары бәяли («И, каләм!», 1906; «Мөхәрриргә», 1907), туган телгә, туган җиргә мәдхия укый («Шүрәле», 1907; «Пар ат», 1907; «Туган тел, 1909 һ.б.), хатын-кызларның хокукларын яклап чыга («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1909), социаль һәм милли изелүдән азат булган җәмгыять турындагы фикерләрен белдерә («Хөррият хакында», 1905; «Китмибез!», 1907). Шагыйрь «Сорыкортларга» (1906), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907), «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) кебек сатирик әсәрләрендә һәм публицистикасында самодержавиене, феодаль-патриархаль яшәешне, яшәештәге һәртөрле искелек калдыкларын, иске тип мәдрәсәләрне һәм кадимчеләрне, әхлак-сызлык күренешләрен тәнкыйтьли; «Сайфия» (1911), «Әхлаксызлык» (1912) шигырьләрендә байлык һәм хәерчелек арасындагы социаль каршылыкларны күрсәтә. Тукай татар реалистик тәнкыйтенә нигез сала («Тәнкыйть кирәкле шәйдер», 1907). И.Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А.Пушкин, М.Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә һәм назыйрәләр яза. Ул шулай ук татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Тукай татар һәм төрки телле халыклар әдәбиятларында Европа тибындагы реализм һәм романтизм ысулларын үзләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әдип татар халкының сөекле шагыйренә әверелә.

          Тормышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзенең шифалы йогынтысын ясап тора.

          Октябрь инкыйлабына кадәр үк инде әсәрләре аерым китап булып татар телендә барлыгы илле биш тапкыр (шулардан утыз өч исемдәгесе шагыйрьнең үзе исән чагында) 110000 нөсхә тираж белән басылалар. Алар рус һ.б. дистәләрчә дөнья телләренә тәрҗемә ителә.

          Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп очратырга мөмкин: аерым китап-җыентыкларда, газета-журнал битләрендә меңләп мәкалә һәм истәлекләр басыла. Татар телендә генә дә Тукайга багышланган берничә йөз шигырь, поэма, роман һәм пьеса языла.

          Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызыклы шәкерт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 12 б. – 30000 д.

Су анасы: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 10 б. – 42000 д.

Шигырьләр. Әкиятләр. Поэмалар / төз. Р.Башкуров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 511 б. – 30000 д.

Әсәрләр: 4 томда / төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975–1976. – 11000 д.

1 т.: шигырьләр, поэмалар (1904–1908). – 1975. – 431 б.

2 т.: шигырьләр, поэмалар (1909–1913). – 1976. – 400 б.

3 т.: мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр. – 1976. – 447 б.

4 т.: мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хатлар (1902–1913). – 1976. – 431 б.

Әсәрләр: 5 томда / төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. Г.Халит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985–1986.

1 т.: шигырьләр, поэмалар (1901–1908). – 1985. – 408 б. – 20000 д.

2 т.: шигырьләр, поэмалар (1909–1913). – 1985. – 400 б. – 20000 д.

3 т.: мәкаләләр (1904–1906). – 1985. – 392 б. – 15000 д.

4 т.: проза, публицистика (1907–1913). – 1985. – 352 б. – 15000 д.

5 т.: истәлекләр, юлъязмалар, хатлар, мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – 1986. – 368 б. – 12000 д.

Эш беткәч, уйнарга ярый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 22 б. – 18000 д.

Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар: сайланма әсәрләр / төз. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 255 б. – 30000 д.

Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 3000 д.

1 т.: шигырьләр, поэмалар / төз. Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – 271 б.

2 т.: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар / төз. Э.Галимҗанова, З.Шәйхелисламов, З.Рәмиев. – 383 б.

Шүрәле: әкият-поэма / төз. Ф.Әхмәтова-Урманче, Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 100 б. – 5000 д.

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 31 б. – 3000 д.

* * *

Сагыныр вакытлар = Незабываемое время: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б. – 3000 д. (На татарском и русском языках.)

* * *

Стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Гослитиздат, 1946. – 375 с. – 25000 экз.

Стихи, поэмы и сказки / под ред. М.Львова, Р.Башкурова; пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1958. – 275 с. – 10000 экз.

Избранное: стихи, поэмы, сказки / сост. М.Садри; пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 420 с. – 50000 экз.

Стихотворения и поэмы: автобиографическая проза / пер. с татар. В.Думаевой-Валиевой. – М.: Инсан, 2003. – 159 с. – 3000 экз.

Избранное: стихи, поэмы / сост. Г.Хасанова, С.Малышев; пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 192 с. – 3000 экз.

Габдулла Тукай: избранное / пер. с татар. В.Думаевой-Валиевой. – Казань: Магариф, 2008. – 223 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Тукай турында замандашлары / төз. С.Исәнбай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 256 б.

Х ә к и м С. Г.Тукай: шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 13 б.

Тукай турында хатирәләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 192 б.

Н у р у л л и н И. Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 304 б.

Р ә с ү л е в а З. Тукай эзләреннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 141 б.

Тукай турында истәлекләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 256 б.

Ә г ъ з а м о в Ф. Тукай – журналист. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 271 б.

К о л л е к т и в. Мин Тукайга киләм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 192 б.

Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы / төз. Ә.Алиева, Ф.Ибраһимова, Н.Юзиев – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 269 б.

Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 222 б.

* * *

Слово о Тукае: писатели и ученые о татарском народном поэте / сост. комментарии Ф.Зулькарнаева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 431 с.

Н а ф и г о в Р. Тукай и его окружение. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 208 с.

Габдулла Тукай: фотоальбом / сост. З.Баширов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 303 б. (На татарском и русском языках.)

 

Язучылар