Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хафизова Роза

Описание

     (1929–2005)

          Балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Татарстанның Лениногорск районы Сарабиккол авылы мәктәбендә җиде сыйныф һәм Иске Шөгер урта мәктәбендә унны тәмамлаганнан соң, 1947–1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. 1951–1952 елларда Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендәге татар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

          Р.Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле.

          1952–1960 елларда ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Сталин байрагы» (Чистай), аннары «Төзелештә» газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институтында тәрҗемәче һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1960–1962 елларда исә Мәскәүдә Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегендә укып, шунда аспирантураны тәмамлап кайткач, 1962 елның августыннан 1986 елның июненә кадәр, ягъни пенсия яшенә җиткәнче, ул республика татар балалар журналы «Ялкын»ның баш редакторы хезмәтендә була.

          Р.Хафизова – үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре тупланган «Кыңгыраулар җыры» исемле беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Авторның «Курай-малай маҗаралары» (1969), «Кирлемән» (1970), «Кашкарыйлар озын гомерле» (1975), «Әкиятләр» (1976), «Без әле кайтырбыз» (1977), «Сак-Сок тавышы» (1987), «Киек Каз Юлы» (1988), «Актәпи ник моңая?» (1991), «Карурманда ниләр булмас» (1999), «Актәпи» (2004) кебек китаплары яшь укучылар арасында популярлык казана. Әсәрләрендә язучы, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен үзәккә алып, реаль тормыш күренешләре һәм маҗаралы вакыйгалар аша югары әхлаклы, явызлыкка каршы көрәшүче, гадел, хезмәт сөючән балалар образларын тудырырга омтыла.

          Р.Хафизова яшьләргә, өлкәннәргә атап язган проза әсәрләре («Мәхәббәт бар ул», «Таң билгесе», «Зөләйханың сәгать чылбыры» повестьлары, шулай ук хикәяләре, лирик парчалары), хәзерге җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә, туган ил, туган җир, мәхәббәт, ялгызлык, дуслык кебек әхлакый категорияләргә мөнәсәбәттә үзенең уй-хисләрен чагылдырган лирик шигырьләре белән дә укучыларга таныла.

          Язучының «Курай-малай маҗаралары» һәм «Курай-малай яңадан сәяхәттә» әкият-повестьлары үз вакытында, украин, казакъ, үзбәк телләренә тәрҗемә ителеп, Киев, Алма-Ата, Ташкент нәшриятларында аерым китап булып басылып чыга, аерым әсәрләре рус, кыргыз, төрекмән, молдован, удмурт, чуаш һ.б. телләргә тәрҗемәдә көндәлек матбугат битләрендә дөнья күрә.

          Матбугат һәм татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Хафизовага 1974 елда – Татарстанның, ә 1983 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Язучы 2002 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

          Ул 2005 елның 20 августында Казанда вафат була.

          Р.Хафизова – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кыңгыраулар җыры: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 24 б. – 15000 д.

Таң билгесе: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 86 б. – 15000 д.

Курай-малай маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 75 б. – 22000 д.

Кирлемән: әкиятләр һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 88 б. – 12000 д.

Курай-малай яңадан сәяхәттә: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 96 б. – 12000 д.

Кашкарыйлар озын гомерле: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 134 б. – 11000 д.

Без әле кайтырбыз: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 80 б. – 9000 д.

Әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 159 б. – 15000 д.

Тантаналы вәгъдә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 173 б. – 13000 д.

Кашкарыйлар озын гомерле: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 328 б. – 8000 д.

Сак-Сок тавышы: хикәяләр, әкиятләр, пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 136 б. – 12200 д.

Киек Каз Юлы: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 254 б. – 15000 д.

Актәпи ник моңая?: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 222 б. – 30000 д.

Мәхәббәт бар ул: повестьлар, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 222 б. – 5000 д.

Карурманда ниләр булмас: әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 1999. – 64 б. – 2000 д.

Ачылмаган серләр: хикәяләр. – Казан: Рухият, 2004. – 176 б. – 1500 д.

Актәпи: әкият-повестьлар, әкият-пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 199 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и е в М. Балалык һәм олылык турында // М.Вәлиев. Күңелнең көткәне. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 127–140 б.

Ә х м ә т җ а н о в а Н. Дустым Роза // Шәһри Казан. – 1999. – 29 гыйнв.

З а к и р о в а Э. Аның Кирлемәне бар // Ватаным Татарстан. – 1999. – 5 февр.

Т у ф и т у л л о в а Р. Курай моңлы әкиятче апа // Мәдәни җомга. – 1999. – 5 февр.

М у л л а н у р о в а Р. Мәхәббәтсез яшәү мөмкин түгел // Сабантуй. – 1999. – 6 февр.


Язучылар