Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәхет китабын кем язган?

Борынгы төрки әдәбиятның иң танылган үрнәкләреннән берсе булган «Котадгу белек» әсәрен Караханлы дәүләте чорында Йосыф Баласагунлы язган. Бу эшне ул 1069 елда Баласагунлы шәһәрендә башлап, 1070 елда Кашгарда тәмамлаган.

Галим үз әсәрен Караханлы хөкемдары Табгач Бугра Кара ханга тәкъдим иткән. Хөкемдар, язманы ошатып, авторына «хас хаҗиб» дигән дәрәҗә биргән. Шуңа күрә Йосыф Баласагунлыны кайвакыт Йосыф Хас Хаҗиб дип тә атыйлар. Биредәге «хаҗиб» сүзе гарәпчәдә хан сарайларындагы хөрмәтле дәрәҗә исемен белдерә, ә «хас» («хасс») сүзе ике мәгънәгә ия: 1) сизүче, тоючы; 2) бер нәрсәгә, бер эшкә билгеләнгән.

«Котадгу белек»нең бүгенге көнебезгә килеп ирешкән өч нөсхәсе бар: Вена, Каһирә вә Фәрганә нөсхәләре. Әфганстанның Һерат шәһәрендә табылганы уйгыр язуы белән язылган. Башта ул Истанбулга эләгә, аннан аны танылган тарихчы Һаммер, сатып алып, Венага китерә һәм дәүләт китапханәсенә тапшыра. Маҗар галиме Һ.Вамбери бу нөсхәнең бер өлешен 1870 елда алманчага тәрҗемәсе белән нәшер итә. Моннан соң Каһирәдә «Котадгу белек»нең гарәп хәрефләре белән язылган икенче бер экземпляры табыла. Мәшһүр тюрколог Радлов, Вена һәм Каһирә нөсхәләрен чагыштырып, 1891 елда әсәрнең тагын да камил текстын, алман теленә дә тәрҗемә итеп бастыра. Узган гасырда Көнбатыш Төркестанда, Фәрганәдә ядкярнең өченче нөсхәсе табыла. Бүген ул Ташкентта саклана.

«Котадгу белек» — борынгы төркиләрнең әхлак, хокук вә дәүләт идарәсе турындагы бик бай чыганак. Ул, алманчадан гайре, күп кенә башка телләргә дә тәрҗемә ителгән һәм бүген дә галимнәр тарафыннан да, укыту вә тәрбия эшендә дә еш кулланыла. Үлмәс әсәрнең әһәмиятен исеме үк күрсәтеп тора: котадгу белек — котлы, ягъни бәхетле итүче белем. Бәхетле булу җиңел түгеллеген беләбез, дөньяда бәхетсез инсаннар бик күп. Бәхетле булу ул — үзе бер гыйлем, үзе бер сәнгатьтер. «Котадгу белек» бәхет гыйлемен бирә, бәхет сәнгатенә өйрәтә. Китапның төп темасы — гадел дәүләт идарәсе. Дәүләттә халык арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге үтемле тел белән аңлатылган. Фәлсәфи бер система кору юлын сайлаган язучы, сәгадәтнең ничек төзелүен аңлатып, «идеаль дәүләт», «идеаль җәмгыять» һәм «идеаль кеше» типларын тасвирлаган. Әсәрдә төркиләрнең үз характерына, үз милли фәлсәфәләренә тугрылыклы булып яшәве таләп ителүен күрәбез.

«Котадгу белек» — әдәбиятыбыздагы тәүге сәясәтнамәдер. Әлбәттә, анда гарәп һәм фарсы әдәбиятларының йогынтысы да сизелә, ләкин бу әсәр — оригиналь хезмәт. Садри Максуди Арсал сүзләре белән әйтсәк, «Котадгу белек» һәрьяктан караганда да түрк әсәре» (2, 97 бит). Биредә «түрк» кәлимәсенең мәгънәсе русчаның «тюрок» сүзенең эчтәлегенә туры килә. Әлеге атама элек татар телендә дә кулланылган, әмма Сталин чорында тыелган һәм татар әдәбиятында түрк кабиләләрен — «төркиләр», ә түрк телен «төрки тел» дип атау гадәткә кергән. «Котадгу белек» бу телнең үтемле һәм гади бер шәкелдә кулланылуы, түркләрнең тормыш фәлсәфәләрен төрле ракурслардан чагылдыруы ягыннан да искиткеч зур кыйммәткә ия.

Нәсыйхәтнамә төреннән булган, ягъни үгет бирүче әлеге әсәр акыл бирү үзенчәлегенә ия. Ләкин ул әхлак сабагы биргән коры бер нәсыйхәт китабы да түгел. «Котадгу белек» шул дәвердәге башка әсәрләрдән үзенең гаҗәп күпкырлылыгы белән аерылып тора. Бу аның тирән фәлсәфи эчтәлегеннән килә. Әйткәнебезчә, автор төркиләрнең яшәү фәлсәфәсен аңлата. Ә фәлсәфәне тикмәгә генә фәннәрнең фәне димиләр. Әсәрдә сәяси, хокукый, икътисадый һәм төрле башка мәсьәләләр дә карала.

Еш кына «Котадгу белек»не, аның оригинальлеген инкяр итеп, ислам фәлсәфәсенең бер мисалы буларак танытырга тырышалар. Әмма инде телгә алынган мәшһүр галим, милләттәшебез Садри Максуди Арсал үзенең «Түрк тарихы вә хокук» исемле хезмәтендә Йосыф Баласагунлы әсәре турында: «Бу әсәрдә исламият тәэсире бик сай, өстән-өстән генә», — дип яза (2, 98 бит). Садри Максуди ул вакытта Шәркый Төркестан халкына, ислам диненнән башка, хәтта аннан күбрәк тә, будда диненең йогынтысы булуын аңлата, әсәрдә Конфуций фикерләренең тәэсире тоемлануын да күрсәтә. Әлбәттә, авторга читләрнең фикерләре дә тәэсир иткәндер, ләкин алар барысы да бу даһи әсәрдә сизелерсизелмәс күләмдә генә чагылган һәм язучының рухыннан бөркелеп торган төрки балкыш эченә сеңгән. Дөрестән дә, «Котадгу белек»нең әдәби, фикри материалы тулысынча түрк тормышыннан алынган. Автор кулланган күпсанлы мәкальләр һәм әйтемнәр — төрки бабаларыбыз сүзләре, фикерне куәтләүче шигырьләр — түрк шагыйрьләренеке. Әсәрнең каһарманнары телендә чагылган фикерләр, хәят мантыйгы, тормышка караш — болар барысы да түркләргә генә хас.

«Котадгу белек»нең максаты ул чорда яшәгән төркиләрнең әхлак, хокук вә дәүләт идарәсе өлкәләрендәге традицион карашларын тасвирлап, киләчәк нәселләргә дә аңлатырга тырышуда гына түгел, ә бәлки, ханнарга һәм башка хакимнәргә дә нәсыйхәт бирүдер, гаделлектән, милли карашлар вә горефгадәтләрдән тайпылмаска чакырудыр.

Әсәр шигъри хикәя рәвешендә язылган. Бер үк вакытта аңа сәхнә әсәре дип тә карарга мөмкин, чөнки ул каршылыклы диалоглар шәкелендә әзерләнгән. Геройларның сүзләрендә, аларның характерларында билгеле карашларны чагылдыручы символик үзенчәлек күренә. Әдип үзе тасвирлаган идеал типларны кайбер аллегорик төшенчәләр белән символлаштыра.

Әсәрнең төп дүрт каһарманы бар: Күн Тогду, Ай Толду, Өгдүлмүш һәм Одгурмуш. Күрүебезчә, символизм хәтта исемнәрдә үк чагыла: көн тууы яисә ай тулуы белән чагыштырулар — тирән мәгънәле чагыштырулар. Бу каһарманнардан һәрберсе билгеле булган бер яки берничә әхлакый сыйфат һәм хокукый нигезне гәүдәләндерә. Күн Тогду — хан. Ул — канун һәм гадәләт символы. Ай Толду — вәзир. Ул дәүләтне, дәүләт идарәсен, сәяси хакимиятне символлаштыра. Ай Толдуның углы Өгдүлмүш образы акылның, гыйлемнең, тырышлыкның әһәмиятен күрсәтә. Соңрак Өгдүлмүш үзе атасы урынына вәзир булып кала. Одгурмуш — дөнья куудан һәм кешеләрдән ераклашып, тауларда яшәүче бер зат, вәзирнең туганы. «Одгурмуш» сүзе борынгы бабаларыбыз телендә уянганны аңлата. Кеше, уянып, яктылык күрә бит. Әсәрдәге Одгурмуш — ваемсызлыктан уянуны күрсәтүче тип. Китапның геройлары халыкның бәхеткә ирешүенең төп шартларын аңлаталар, моның катлаулы юлларын күрсәтәләр.

«Котадгу белек» күркәм бер калага охшаган. Ялтырап торган урамнарын аның изге бәетләрендә күрәбез. Аларның кайсы Тәңре боерыгы, кайсы кисәтү, кайсы үгет, кайсы өндәү, ә кайсы тыюдыр, — дип яза төрек галиме Агоп Дилачар. — «Котадгу белек» безнең өчен, чыннан да, чиксез горурлык, бетмәс бер эчке (рухи) көч чишмәсе. Йосыф Баласагунлының хезмәте бездә горурлык тойгысы уятты» (3, 156 бит).

http://beznenmiras.ru/ (Фирдүс Фәтхелисламов)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева