(якынча 1183–1236)
Кол Галинең тормышы хакында чыганаклар юк дәрәҗәсендә. Әмма аерым мәгълүматлар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында фараз кылырга мөмкинлек бирә.
Шагыйрьнең туган җире дип Чулман (Кама) буе санала. Кайберәүләр аны Зәй тамагына, икенчеләре исә Кашан (Кышан) каласына нисбәт итәләр. Кашан шәһәре хәзерге Саескан Тавы тирәсендә булган дип уйланыла.
Кол Галинең туган елы итеп шартлы рәвештә 1183 ел алына. Ә инде шагыйрьнең үлү вакыты ХIII гасырның 30 нчы еллар азагына – 40 нчы еллар башына, ягъни монголлар һөҗүме чорына туры килә.
Кол Гали әүвәл Болгар мәмләкәтендә укый, аннан Харәземдә һәм мөселман дөньясының кайбер башка төбәкләрендә дә белемен күтәрә, галимнәр, әдипләр белән аралаша. Кол Галинең бары бер әсәре – «Кыйссаи Йосыф» дастаны гына билгеле.
Шагыйрь аны Тәүрат һәм Корьәндә бәян ителгән кыйссалардан алып иҗат итә. Борынгы әдәбиятыбызның кыйммәтле ядкәрләреннән берсе булган бу поэма гасырлар буена кулъязма хәлендә укылып, сакланып килгән.
Алты гасыр буена кулдан күчерелә-күчерелә буыннарга тапшырылган әсәрнең текстында кайбер хәттатлар хатасы буларак киткән ялгышлар күбәйгәч, шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни 1824 елны, поэманың күп кенә борынгырак кулъязмаларын җыеп, чагыштырып, төзәтеп-дөресләп чыга.
Әсәрнең 1839 елны чыккан беренче басмасы Утыз Имәни төзәткән шул нөсхәдән нәшер ителгән дип уйланыла. Нашире – Рәхмәтулла Әмирхан.
Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә әсәрнең ике йөздән артык кулъязма нөсхәләре һәм күчермәләре табыла.