Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рөстәм Акъегет үлеме алдыннан: «Йөрәк бераз шаярткалый башлады әле…»

Үлем һәрвакыт үкенечле була инде ул. Якыннан белгән, гомер буе аралашкан кешеләр мәңгелеккә китеп барганда исә күңел озак вакыт үз урынына утыра алмый. Синең дөньяңның бер чите кителеп төшкән кебек була.

Рөстәм Фәйзуллинның вафат булуына ышанасы килмәде. Күңел киреләнә-үҗәтләнә, алай булырга тиеш түгел иде бит, дигән уй баштан чыкмый. Дөрес, соңгы вакытларда: «Йөрәк бераз шаярткалый башлады әле, бәлки, операция дә кирәк булыр», – дип әйткәли иде Рөстәм. Нидән үлгәнен сорашкан идем, тәгаен генә җавап ишетмәдем. Хәер, моның инде кирәге дә юктыр.

Без Рөстәм белән бер үк елны журналистикага аяк бастык, 1974 елда ул – радиога, мин телевидениегә эшкә кердек һәм 46 елга якын аралашып, хәбәрләшеп яшәдек. Шигъри җанлы журналист иде ул, берничә җыентыгы да чыкты. «Акъегет» дигән тәхәллүс алды. Мин аңа якын итеп: «Ак егет, кара малай», – дип дәшкәли идем. Чәче кара, тут йөзле, якты күңелле егет иде. Мәйданнарга чыгып кычкырып йөрмәде, миллионлаган татар белән үз телендә радио аша уй-фикерләрен җиткереп барды ул. Аның һәр тапшыруы милләт язмышы, татарның олпат шәхесләре, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте күңел кузгатырлык милли проблемалар турында иде.

Бер елны Рөстәм Фәйзуллинны телевидениенең баш мөхәррире итеп билгеләделәр. Милли күтәрелеш дулкыннарының татар күңелен айкаган еллары бу. Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә милли үзәкләр оеша башлады. Беркөнне Рөстәм мине чакырып алды да: «Әйдә, ил, дөнья буйлап сибелгән татарларны барлыйк әле», – диде һәм яңа тапшырулар башларга тәкъдим итте, циклның исемен дә уйлап куйган иде. Шулай итеп Рөстәмнең җиңел кулы белән, телевидениедә «Кардәшлеккә чикләр юк» дигән тапшырулар башлап җибәрдек. Миңа ярдәмгә ул чакта Татар иҗтимагый үзәкләре оештыру белән мәш килеп йөргән галим, фольклорчы Рәшит Ягъфәровны да дәште Рөстәм. Рәшит белән юлдан кайтып кермәдек. Әстерхан, Төмән, Пермь якларында икешәр-өчәр мәртәбә булдык. Ул чакта телерадиотапшырулар комитетын җитәкләгән Тәүфыйк Сәгыйтов чит өлкә-республикалары телевидениеләре белән сөйләшеп, тапшыруларны аларның студиясендә үк язарга мөмкинлек тудырды. Ул чакта видеотасмалар киң һәм савыты белән бергә 10 – 20 килога җитә иде. Рөстәм шуларны күтәрешеп безне аэропортка, я вокзалга озатып куя иде. Кайчак, булачак тапшыруларның сюжетын да сызгалап биреп җибәрә иде.

Милли хисләр белән дөрләп янган заманнар иде ул. Безнең тапшыруларны башка студияләр дә күрсәтә башлады, төрле төбәкләр белән тапшырулар алмашу китте. Без татар дөньясын кузгаттык дип икеләнмичә әйтә алам.

Соңгы елларда Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радиосында әдәби-нәфис программаларны җитәкләде. Замана шаукымы белән туган төрле шоу-программаларга исе китмичә генә саллы, мәгънәле тапшырулар әзерләвен дәвам итте ул.

Үзенә артык игътибар да сорамады, эшләде дә эшләде ак күңелле кара егетебез. Син башлаган тапшырулар дәвам итәр, шулар аркылы күңелләр очрашыр әле, Рөстәм туган. Урының оҗмахта булсын. Тамашачылар, дусларың сине онытмас.

(Риман Гыйлемханов. “Ватаным Татарстан”)

Язучылар