Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гүзәл Яхина: Европада татарларның тыныч халык икәнен сөйләргә туры килә

Русиядә киңкүләм танылу алган һәм татарлар арасында бәхәсләр кузгаткан “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина әсәрнең чит илдә кызыксыну уяту сәбәпләрен аңлаткан.

Бу турыда ул Известия” газетына сөйләгән. Яхина сүзләренчә, китап беренче чиратта хатын-кызның иреге өчен көрәш темасы булганга укыла. Икенче яктан Советлар берлегендә Сталин лагерлары да чит ил укучысында кызыксыну уята.

“Ә күп кешегә татар тормышы кызык. Ул экзотика буларак кабул ителә. Европа кешесе өчен “татар” төшенчәсе “татар-монголлар” төшенчәсе белән кушылып китә. Атка атланган, ук-җәя белән коралланган кеше образы. Европаларның күбесенең хәтеренә Урта гасыр хариталарында Каспийдан Тын океанына кадәр биләмәләрне “Бөек Тартария” дип атаган язу сеңеп калган.

Тартар антик мифологиядә – коточкыч җәһәннәм. Аннан, әлбәттә инде, бары кыргый һәм рәхимсез кабиләләр генә килә ала. Татарларның иген игеп көн күрүче тыныч халык, аларның бай тарихы һәм мәдәнияте булуын сөйләргә туры килә” дигән язучы.

“Зөләйха күзләрен ача” әсәре 2015 елда Русиядә ел китабы дип игълан ителгән иде. Китап чыккач, татар җәмәгатьчелеге арасында каршылыклы фикерләр туды. Гүзәл Яхина татарлар турында дөреслекне бозып күрсәтә диделәр.

Әсәр нигезендә күпсерияле фильм “Россия-1” каналы соратуы нигезендә төшерелде. Төп рольне, Зөләйханы татар актрисасы Чулпан Хәмматова уйнады. Быел XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында аның өзекләрен күрсәттеләр. Сериал экраннарга 2019 елның көзендә чыгарга тиеш иде. Ноябрдә аның чыгу вакыты соңгарак күчерелә дигән хәбәр таралды. Язучы фильмның кайчан күрсәтеләчәген белмәвен әйтте.

(“Азатлык”тан алынды)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина