Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Фактта – татар халкының яртысы татар телен белми

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татарларның яртысы татар телен белми дип саный.

«Безнең татар бик аяныч хәлдә. Кем гаепле, дигән сорау куймыйбыз, чөнки барыбыз да җавап бирә ала. Конгрессны дә гаепләү дөрес түгел. Монда бөтен якларны уйларга кирәк. Фактта – татар халкының яртысы татар телен белми, татар гореф-гадәтләреннән аерылган», диде ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында.

Аның әйтүенчә, мәдәният, рухи мирас – бик зур өлкә. «Аны колачлап бетереп булырмы – күз күрер. Чит төбәкләрдә татар мәдәниятен таратырга телибез. Шундый тенденция бар – чит төбәкләр гел Казаннан өмет итә. Татарлар арасында мәдәниятне тарату кыен эш, чөнки күбесе тамырларыннан аерылган. Бу мәсьәлә халык санын исәпкә алганда да үзен күрсәтте», – диде ул.

«Кызыксындыру эше буларак, мәдәни һәйкәлләрне – дастаннарны, әсәрләребезне рус теленә тәрҗемә итә башларга кирәк. Бу мәсьәләдә, минемчә, яхүдләрдән үрнәк алырга кирәк. Мәсәлән, тарихи романнарны русча Ольга Иванова яза башлады. Өметне өзәргә ярамый», – диде Ркаил Зәйдулла.

tatar-inform.tatar

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева