Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зыятдинов Фарсель

Язучы һәм галим Фарсель Сәхап (Сәхабетдин) улы Зыятдинов1937 елның 1 июнендә Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул авыл мәктәбенең башлангыч сыйныфын, Зөбәер җидееллык мәктәбен һәм 1964 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәтеш шәһәрендә укып, кече агроном дигән белгечлеккә ия була һәм армиягә алынганчы әүвәл Актаныш районының Тельман исемендәге колхозында, аннары Арча районының «Марс» колхозында агроном булып эшли. 1957–1960 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, параллель рәвештә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1965) һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын (1966) тәмамлый.

1964–1970 елларда Ф.Зыятдинов Татарстан Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары комитетында хәбәрче һәм мөхәррир булып эшли, «Яшьлек радиодулкыны» тапшыруларында әдәбиятны һәм сәнгатьне пропагандалап, яшь язучылар, шагыйрьләр, сәхнә осталарының киң мәйданга чыгуына булышлык күрсәтә.

1970 елда Ф.Зыятдиновны яңа гына оешкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына фәнни-техник информация һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Шушы елларда ул, эшеннән аерылмыйча укып, Казан авыл хуҗалыгы институты каршында аспирантура тәмамлый һәм 1975 елда икътисад фәннәре темасына кандидатлык диссертациясе яклап, 1980 елдан шул ук фәнни-тикшеренү институтында икътисад бүлеген җитәкли.

Бу елларда аның берничә фәнни монографиясе, икътисад һәм авыл хуҗалыгына кагылышлы, күренекле шәхесләргә багышланган публицистик әсәрләре дөнья күрә. 1986 елда ул конкурс тәртибендә Казан финанс-икътисад институтының икътисад һәм оештыру кафедрасы доценты итеп сайлана, халык хуҗалыгының төрле тармакларына икътисад белгечләре әзерләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Бер үк вакытта 1993 елдан Татар энциклопедия институтында икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлеген җитәкли, Татарстанда татар һәм рус телләрендә чыгарылган «Татар энциклопедия сүзлеге»н һәм биш томлы «Татар энциклопедиясе»нең беренче һәм икенче томнарын әзерләүдә актив катнаша. Болардан тыш Ф.Зыятдинов җитди гыйльми эзләнү-тикшеренүләр алып бара, монографик хезмәтләр, фәнни-публицистик китаплар яза, финанс-икътисадка нисбәтле терминнарның татарча аңлатмалы сүзлеген бастырып чыгара. 2002 елда ул «Агросәнәгать комплексы ресурс потенциалыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Матур әдәбиятта Ф.Зыятдинов үзенең әдәби иҗатын шигърияттән һәм балалар өчен язудан башлый. Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче еллар ахырында басыла, соңга таба шигырь цикллары «Беренче карлыгачлар» (1969) кебек күмәк җыентыкларга кертелә, ә 1974 елда нәниләр өчен «Кызык уен» дигән шигырьләр китабы һәм тагын дүрт елдан, шулай ук балалар өчен, кечкенә хикәяләре тупланган «Минем әни» исемле җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, сиксәненче еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә шигъри һәм проза китабы басылып чыга.

Ф.Зыятдинов – өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя җыентыклары тәшкил итә.

Әдәбият, мәдәният, фән өлкәләрендәге хезмәтләре өчен Ф.Зыятдинов 1992 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ф.Зыятдинов – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2021 елның 16 августында вафат булды. Биектау зиратына җирләнде.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызык дөнья: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 16 б. – 10000 д.

Минем әни: кечкенә хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 25 б. – 15000 д.

Гыйльми белән Белми: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 40 б. – 15000 д.

Онытылмас авазлар: шигырьләр, әкият-поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 56 б. – 10000 д.

Тагын килде язлар: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 95 б. – 3000 д.

Изге йорт: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 160 б. – 5000 д.

Яшәү мәгънәсе: әдәби-докум. повесть. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 168 б. – 3000 д.

Икътисад әлифбасы: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2000. – 79 б. – 3100 д.

Безнең гомер: шигырьләр, әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 175 б. – 1000 д.

* * *

Через тернии к звездам: литературно-докум. повесть / пер. с татар. Ф.Фаизова. – Казань: Дом печати, 1999. – 272 с. – 4000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З ы я т д и н о в Ф. Бөек империянең нәни корбаннары // Татарстан яшьләре. – 1992. – 25 февр.

З ы я т д и н о в Ф. Урыстан курыкма, йолкыштан курык // Мәгърифәт. – 1994. – 8 гыйнв.

С а м а т Ә. «Тик утырсам, авырый башлыйм.» // Татарстан яшьләре. – 1997. – 29 май.

М а н н а п о в Ш. Туган илдән көч алып // Казан утлары. – 1997. – № 6. – 106–108 б.

Л е р о н Л. Үтеп барышлый // Мәдәни җомга. – 1997. – 24 окт.

Ф ә й з у л л и н Р. Фарсель Зыятдинов турында // Идел. – 1997. – № 11. – 30–31 б.

З ы я т д и н о в Ф. «Яшьлек»тәге яшьлек елларым // Коллектив. Тыңлагыз, Казан сөйли! – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 208 б.

К а м а л о в Б. Тормыш матурлыгы нәрсәдә? // Шәһри Казан. – 1998. – 4 дек.

М и н г а л и м Р. Соң булса да уң булсын // Мәдәни җомга. – 2001. – 16 февр.


Язучылар