Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал Әнәс

     Драматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камал (Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов) 1908 елның 20 февралендә (яңа стиль белән 5 мартта) Казан шәһәрендә татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал гаиләсендә дөньяга килә. Бала вакытыннан ук әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап,  язучылар,  артистлар, музыкантлар белән  якыннан  аралашып, аларның  көчле  рухи йогынтысы  астында  тәрбияләнеп  үсә. Җиде-сигез яшьләрендә ул инде сәхнәдә: «Шәрекъ клубы»нда уздырыла торган әдәбимузыкаль кичәләрдә нәфис сүз, җыр номерлары белән катнаша башлый, соңга таба «Сәйяр» театр труппасы куйган спектакльләрдә балалар рольләрен башкаручы артист булып таныла.

     1924 елны Татар дәүләт театры каршында Касыйм Шамил җитәкчелегендә балалар труппасы оештырылгач, уналты яшьлек Әнәс әлеге труппаның даими артистларыннан берсе булып китә һәм театрның өч еллык яшәү дәверендә дистәләрчә спектакльләрдә уйный.

     Әнәстә язучылык һәвәсе бик иртә уяна. Унөч-ундүрт яшьләрендә ул, Хуҗа Насретдин  турындагы халык мәзәкләреннән файдаланып, беренче сәхнә әсәрен яза, ә 1924 елда иҗат иткән «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә» исемле пьесасы исә Казандагы Кызыл Октябрь исемендәге театр сәхнәсендә куела. «Яшьлек дәрте зур иде, – дип искә ала әдип үзе бу еллардагы әдәби мавыгулары турында. – Г.Кутуй «Балдызкай»ны язгач, «Җизнәкәе» дә кирәктер дип, шул исемдәге музыкаль комедия язып ташладым. Аны Габдулла абый Камал I гә укырга биргән идем, Әгерҗедә, Уфада, тагын кайсыдыр бер шәһәрдә сәхнәгә куелганын ишетеп белдем, әмма үземә ул «шедеврым»ны артистлар уйнавында күрергә туры килмәде».

     Матбугатта басылмаганлыктан һәм кулъязмалары да сакланмаганлыктан, әлеге әсәрләрнең сәнгатьчәлек дәрәҗәсе турында сүз йөртеп булмый, билгеле. Һәрхәлдә, автор үзе аларны «өйрәнчек тәҗрибәләрем» дип бәяли һәм үзенең беренче җитди әсәре итеп 1927 елда язылып, 1928 елда аерым китап булып басылып чыккан «Биш меңле Гайнетдин» комедиясен саный. Авыл тормышы фонында батрак егет Гайнетдин белән аның биш мең сум отыш чыккан облигациясен һәм сөйгән кызын кулга төшерергә хәйлә корып йөргән кулак малае Сафи  арасындагы конфликтлы мөнәсәбәтләрне шактый  кызыклы  сәхнә чаралары,  көлкеле  ситуацияләр  ярдәмендә хәл иткән бу комедия чыннан да яшь авторга уңыш китерә.

     Театрга, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт 1928 елда Ә.Камалны Казан сәнгать  техникумына  китерә. Студентлык  чорында  да  ул  театрдан  аерылмый– Казан эшче театрында әдәби бүлек мөдире вазифаларын башкара һәм бу театр репертуары өчен сәхнә әсәрләре яза. 1930 елда техникумның театр бүлеген тәмамлаганнан соң, Ә.Камалны яңа төзелеп килгән колхозсовхоз  театрына  эшкә җибәрәләр. Заманында «Шоңкар  театры» дип халык арасында популярлык казанган әлеге коллективта биш елга якын эшләү дәверендә яшь язучы юмор-сатира һәм эстрада сәнгатенең күп кенә нечкәлекләрен,  серләрен  үзләштерә. Әдипнең «Давыл» (1930), «Ике  көч» (1931) исемле пьесалары да әлеге театрда эшләү дәверендә иҗат ителә.

     1935 елда, Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә татар дәүләт драма  театры  төзелгәннән  соң, Ә.Камал Казанга кайта һәм 1955 елга кадәр республиканың төрле матбугат идарәләрендә техник секретарь, техник редактор, әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегендә консультант һәм Татарстан  китап нәшриятында мөхәррир  вазифаларын башкара. Бу елларда драматургның иҗат активлыгы тагы да арта: «Туй» (1937-1939), «Буран» (1943), «Сәлам хат» (1947), «Юллар» (Г.-Х.Садри белән берлектә, 1950), «Март бураннары» (1955) кебек зур күләмле комедия, драмалары һәм клуб сәхнәләре өчен берәр пәрдәле пьесалары («Авыл кызы», «Беренче апрель», «Юлдашлар», «Паркта», «Көтүченең көтелмәгән кунагы», «Каршылау», «Җан көекләре» һ.б.) языла. Дүрт пәрдәле «Буран» лирик комедиясе һәм Г.Камал, Г.Тукай әсәрләре нигезендә язылган «Иске Казанда» исемле сатирик инсценировкасы исә (1951) илленче елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә күренеп ала.

     Гомумән, Ә.Камал кырыклап  сәхнә  әсәре  яза, унөч китап бастырып чыгара, күмәк җыентык һәм  альманахларда  аның  эстрада өчен  язылган күпсанлы чәчмә һәм  тезмә  әсәрләре дөнья күрә. Әдипнең балалар өчен язылган хезмәтләре дә бар. Ул Татар дәүләт курчак театры өчен, Г.Тукайның мәшһүр поэмасы сюжетына таянып, «Кисекбаш» (1950) комедиясен яза, А.Гайдарның «Школа» («Мәктәп», 1956) дигән повестен һ.б. язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

     Шулай да Ә.Камал калдырган мул иҗади мирасның тарихи-әдәби яктан иң кыйммәтле өлеше әтисе турында язылган пьесадыр, мөгаен. Галиәсгар Камал турында унлап хикәяне үз эченә алган «Гүзәл тормыш сәхифәләре»  китабы  һәм «Межасыз  кырларда  беренче  тургайлар» исемле истәлекләр  тупланмасы  тормыш материалының кызыклыгы, ышандыргыч көче, сәнгатьчә нәфислеге белән һәр буын укучысының рухи зәвыгын ка нәгатьләндерерлек.

     Әтисе турындагы мәкалә һәм истәлек язмалары белән Ә.Камал матбугатта әле сугышка кадәр үк күренә башлый. 1950 елда аның «Халык драматургы Г.Камал», 1958 елда «Гүзәл тормыш сәхифәләре» исемле китаплары басылып чыга. Узган  гасырның  алтмышынчы  елларыннан башлап ул классик драматургның тормышы һәм иҗаты турында туплаган материаллар һәм үзенең шәхси истәлекләре нигезендә аерым хикәя-новеллалардан торган китап язарга керешә. Ләкин, кызганычка каршы, 1978 елның 18 мартында кинәт вафат була, үзенең башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә алмый. Язылган кадәресе (тугыз хикәя) әдипнең 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Март бураннары» исемле сайланма әсәрләре җыентыгында урын ала.


Язучылар