Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галимуллин Фоат

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимулла улы Галимуллин 1941 елның 21 мартында Татарстан Республикасының Кукмара районы Арпаяз авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Галимулла Ватан сугышында һәлак була. Фоат әнисе Нурхәят тәрбиясендә үсә. 1952 елда Арпаяз башлангыч мәктәбен, 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт иткән елларында Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә урта белем ала.

Ф.Галимуллин хезмәт юлын 1955 елда «Әсәнбаш» колхозында башлый: ат җигеп төрле эшләр башкара, тракторчы ярдәмчесе була. 1957 елда Татарстан яшьләренең фестивалендә катнаша. Туган ягында җырчы булып таныла. 1957 елның мартында аны Арпаяз авылы клубына мөдир итеп билгелиләр. 1960 елда ул Кукмара район мәдәният йортының татар драма театры коллективында сәнгать җитәкчесе булып эшли, тагын бераздан комсомолның Кукмара райкомы аппаратына эшкә күчерәләр.

1962-1965 елларда Ф.Галимуллин Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1965 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ф.Галимуллин берникадәр вакыт партиянең Кукмара район комитеты аппаратында эшли, район мәдәният йортының директоры вазифаларын башкара. 1967 елда татар радио дикторларына уздырылган конкурста катнашып җиңүгә ирешкәч, ул Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр Татарстан радиосында диктор булып эшли.

1974 елда Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Ф.Галимуллин шул ук институтның татар әдәбияты кафедрасында укытучы булып эшли башлый. Башкорт дәүләт университетында аспирантура үтә, 1980 елда Уфада «Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. 1984 елда аңа доцент исеме бирелә. Ул 1977 елдан КДПИның тарих-филология факультеты деканы урынбасары, 1986-1992 елларда декан булып эшли. Аннан соң шул ук факультетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. 1999 елда Казан дәүләт университетында «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» дигән темага докторлык диссертациясе яклап, профессор исемен ала.

Татар язучыларының ХIII һәм ХIV корылтайларында (1999, 2002) Ф.Галимуллин Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп һәм 1999, 2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Ф.Галимуллин 2004 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.

Ф.Галимуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшли башлавы узган гасырның җитмешенче елларына туры килә. Ул бигрәк тә татар прозасының үткәндәге һәм агымдагы үсеш тенденцияләрен өйрәнү белән кызыксына. Шул ук вакытта шигърият һәм драматургия проблемаларын да читләтеп үтми. Аның әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган дүрт йөздән артык төрле характердагы басма хезмәте бар. Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Ф.Бурнаш, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Сирин, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, И.Салахов, Р.Мөхәммәдиев, М.Хәбибуллин, Мансур Хәсәнов, А.Әхмәдуллин, Мәхмүт Хәсәнов, М.Хөсәен һәм башка бик күп авторларның иҗатларына багышланган җитди мәкаләләр – шулар җөмләсеннән. Ф.Галимуллин күп еллар буена Татарстан радиосыннан һәм телевидениесеннән «Яңа китаплар» дигән тапшырулар циклын алып барды. Менә өч дистә елдан артык инде «Тел күрке – сүз» дигән тапшыруларда даими катнашып килә.

1974 елдан башлап Ф.Галимуллин фәнни-методик хезмәтләр дә яза, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен программалар, дәреслекләр төзүдә актив катнаша. Рус мәктәпләренең VI, IХ, Х сыйныфлары, татар мәктәпләренең VII, Х, ХI сыйныфлары укучылары татар әдәбиятын инде күп еллардан бирле Ф.Галимуллин катнашында язылган дәреслекләр буенча укыйлар һәм өйрәнәләр. Галим-педагог югары уку йортларында «1920-1930 елларда әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре», «Әдәби иҗатта осталык мәсьәләләре», «Әдәби бәйләнешләр» һәм башка темаларга махсус курс дәресләре алып бара. Сәнгатьле сөйләм буенча аның тарафыннан язылган уку әсбаплары югары һәм урта уку йортларында файдаланыла. Аның катнашында язылган аудиокассеталар татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек хезмәтен үтиләр.

1996 елдан Ф.Галимуллин «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. 2001 елда Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, «Табигыйлеккә хилафлык» дигән китабы һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 2005 елда Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге бүләгенә лаек була. Ул – Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (2005).

Ф.Галимуллин – 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар