Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрипова Резеда

Шәрипова Резеда Сәрвәр кызы 1962 елның 5 декабрендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Урта мәктәптән соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Аның бар хезмәт юлы районның «Маяк» газетасы белән бәйләнгән. Бүгенге көндә ул биредә бүлек мөхәррире булып эшли.

Резеда Шәрипова  2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул «Сандугач керсә күңелгә» (2003 ел, Яр Чаллы нәшрияты), «Ялкау балыкчы» (2006 ел, Татарстан китап нәшрияты), «Бүген бездә Сабантуй!» (2011, җирле нәшрият), «Авызыңа бал да май» (2012, Татарстан китап нәшрияты), «Алдакчы яңгыр» (2017, «Рухият» нәшрияты), «Сабантуй» (2018, Татарстан  китап нәшрияты) китаплары авторы. Шулай ук шигырьләре һәм шаян хикәяләре «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001 г.), «Балаларга бүләк”» (2007 г.) җыентыкларына кергән.

Резеда Шәрипова Саҗидә Сөләймәнова, районың Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премияләр иясе, 2007 елда «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды үткәргән «Балаларга бүләк» әдәби конкурсы лауреаты.

Аның иҗат җимешләре «Чаян», «Идел», «Казан утлары» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Сабантуй» газеталарында дөнья күрде.

Матбугатта озак еллар тырыш хезмәте өчен Резеда Шәрипова «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеме, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, тармак  һәм район хакимияте мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

 

 


Язучылар