Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әмирхан Фатих

Татар әдәбияты классигы — күренекле про­заик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйть­чесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 гыйнварында (яңа стиль белән 1 гыйн­варда) Казанның Яңа бистәсендә мулла гаилә­сендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыш­тырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фа­тихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895-1905) Фатих дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәрне, Көнчы­гыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1 905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, «Әлислах» исемле шәкертләр оешмасының җитәк­челәреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы иске тәртипләрне тән­кыйтьләгән, европача белем алу идеяләрен яклаган «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Шәкертлек елларында аның шулай ук С .Гассар (1877-1918), Х.Ямашев, Г.Ко-ләхмәтев кебек революцион-демократик карашлы шәхесләр белән арала­шуы һәм аларның сәяси эшләренә катнашуы да мәгълүм. Болар һәммәсе Ф.Әмирханның иҗтимагый-сәяси карашлары формалашуына көчле йогын­ты ясый.
Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905-1907 елларда, Ф .Әмирхан, гимназия прог­раммасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1906 елны Уральскида чыга тор­ган «Әлгасрелҗәдид» журналының алтынчы санында яшь каләмнең бе­ренче басма әсәре — Париж Коммунасының утыз биш еллыгына багыш­ланган «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның гыйнварында ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») редакциясенә сәркәтип булып урнаша һәм шул журнал битләрендә фәнни-популяр ха­рактердагы берничә мәкалә («Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зил-зилә», «Менделеев» һ.б.), Даниянең мәшһүр балалар язучысы Г.Х.Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы вә әкәм-төкәм» исемле әкиятлә­рен ирекле тәрҗемә итеп бастыра.
Бишенче саныннан соң журнал чыгудан туктагач, 1907 елның җәендә Ф.Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма иҗат дәрте, халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф.Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.
Демократик яшьләр, шәкертләр мәнфәгатен яклауны үзенә бурыч итеп куйган һәм 1905 елдан бирле җилем басмада яшерен рәвештә чыгарылган «Әлислах» («Реформа») газетасы, 1907 елның октябрендә рәсмиләштере­леп, ачык төстә чыга башлый. Ф.Әмирхан бу газетаның сәркәтибе саналса да, чынлыкта аның фактик мөхәррире була. Шушы газетаның 1907 елгы 4 нче санында «Дамелла» имзасы белән Ф.Әмирханның романтик рухта­гы беренче оригиналь әдәби әсәре — «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәя­се басыла.
«Әлислах» чоры (1907-1909) Ф.Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әлислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф.Әмирханны шул чор татар милли әдәбиятының алдынгы бер вәкиле итеп таныталар һәм әдип иҗат эшчәнлегенең шуннан соңгы идея юнәлешен билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйныйлар. «Әлислах»та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре — Г.Тукай, Г.Камал белән якын­лаша. Г.Тукайның Казанга килгәч 1907-1909 елларда иҗат иткән күпче­лек әсәрләре беренче башлап Ф.Әмирхан җитәкләгән «Әлислах» газета­сында дөнья күрәләр. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.
1909 елның җәендә «Әлислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф.Әмирхан фикердәшләре Г.Тукай, Г.Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми мөхәррире Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912-1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1910-1917 еллар арасында Ф.Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, татар тормышының төрле якла­рын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Салихҗан кари» (1916) кебек көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күпсан­лы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы», халык риваятьлә­ренә нигезләнгән «Ай өстендә Зөһрә кыз», «Сөембикә», «Картада отты- рылган Зөлхәбирә», «Бер хәрабәдә» исемле милли-романтик рухлы хикәя­ләре дә шул чорда языла. Гомумән, 1917 ел инкыйлабынача Ф.Әмирхан­ның әсәрләре тупланган ике дистәгә якын китабы басылып чыга.
1917 елгы Февраль революциясен Ф.Әмирхан «Богаулар өзелде» дигән публицистик мәкаләсе белән хуплап һәм шатланып каршы ала, хакимият башына большевиклар килүне исә берникадәр сагаю белән кабул итә. Шулай да, тәҗрибәле һәм демократик карашлы сүз остасы буларак, ул Октябрьдән соң да үзенең иҗат активлыгын киметмәскә ты­рыша, бигрәк тә публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә заманның актуаль вакыйгаларына, әдәбият-сәнгать, мәгариф, тарих, тел һәм баш­ка өлкәләрдәге яңалыкларга, уңай һәм тискәре күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара, республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында катнашып яши. 1919 елдан башлап ул «Эш», «Кы­зыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталары, «Шәрекъ кызы», «Безнең юл» журналлары белән хезмәттәшлек итә, 1923-1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты укыта, беренче бас­кыч эш мәктәпләре өчен, тәҗрибәле педагог Г.Рәфыйков белән берлектә «Ана теле» исемле дәреслек китабы чыгара, терминология комиссия­сендә, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү һәм рецензияләүдә катнаша, конференция һәм әдәбият кичәләрендә чы­гышлар ясый.
Ф.Әмирханның Октябрь борылышыннан соң иҗат иткән әдәби әсәрләре, һәрхәлдә, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булганнары, күп түгел. Монда аның ирек өчен көрәшкән сугышчыларны данлаган «Чәчәкләр ки­терегез миңа» (1921) исемле нәсерен, «Тәгъсия» (1922) исемле романтик рухтагы фәлсәфи хикәясен һәм 1924 елда язган «Шәфигулла агай» дигән сатирик әсәрен әйтеп үтәргә мөмкин. Болардан «Шәфигулла агай» дигәне аеруча игътибарга лаек. Анда ул сатира стиле чаралары белән большевик­лар идеологиясе тәэсирендә кешеләрнең гамьсез роботларга әверелүен, гасырлар буе яшәп килгән милли традицияләрдән һәм гомумкешелек кыйм­мәтләреннән, ата-бабаларның рухи мирасыннан ваз кичүләрен сурәтли. Бу әсәр матбугатта бары 1991 елда гына басылып чыга. Әдипнең 1922 ел­да «Фәтхулла хәзрәт» повестен пьеса итеп эшләве дә мәгълүм. Пьеса шул елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.
1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф.Әмирхан персо­наль пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә на­сыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыру­ыннан Ф.Әмирхан вафат була.
Күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге оста­лыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучылар­ның берсе була, сүз сәнгатенең проза жанрында классик үрнәкләр туды­рып, үзенчәлекле хикәяче, милләт язмышын кайгыртучы публицист, та­тар дөньясының көнүзәк проблемаларын җанлы кеше образлары, реалис­тик вакыйга, конфликтлы ситуацияләр аша тәэсирле итеп тасвирлаган оста драматург, Г.Тукай, Г.Исхакый һәм башка замандашларының әдәби әсәрләренең сәнгатьчә үзенчәлекләрен анализлаган киң эрудицияле тәнкыйтьче булып таныла. Дөрес, узган гасырның егерменче, бигрәк тә утызынчы еллардагы рәсми тәнкыйте Ф.Әмирхан иҗатына һәм шәхесенә һөҗүмнәр дә оештыра, аны татар милли буржуасының мәнфәгатьләрен чагылдыручы, совет идеоло­гиясенә һәм халкына чит-ят язучы дип игълан итә, ун елдан артык (1929-1941) аның бер генә әсәре дә кабат басылмый. Бары 1941 елда гына сай­ланма хикәяләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә (төзүчесе Афзал Шамов). Аннан соң инде бер-бер артлы аерым җыентыклары, икетомлы-гы һәм 1984-1986 елларда әсәрләренең дүрттомлыгы басыла. Ләкин бу соңгы басмага да әле әдипнең күп кенә әсәрләре, бигрәк тә публицистика­сы һәм тәнкыйть мәкаләләре (мәсәлән, Г.Исхакый иҗатына караган мәкаләләр) кермәгән.


Язучылар