Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юнысова Ләйсән

Ләйсән Рәфыйк кызы Юнысова 1970 елны  24 августында Казанда туган. Казан дәүләт университетының  журналистика факультетын, ИЯЛИ аспирантурасын тәмамлаган. Француз телен үзләштергән.

1989-1991 елларда – “Ялкын” журналы хезмәткәре.

1996 – 2000 елларда  – Казан  районнарының берсендә мәдәният бүлеге методисты.

В 2000 – 2005 елларда – “Татэнерго” оешмасында матбугат бүлеге хезмәткәре .

В 2005 – 2009 елларда –  “Татэнерго”оешмасында матбугат бүлеге җитәкчесе.

2009 – 2014 елларда – “Сөембикә” журналы мөхәррире.

Ләйсән Юнысова шигърият дөньясына бик иртә аяк басты. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов унсигез яшендә үк аны шагыйрь дип таный. Ә татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән шигырьләр җыентыгына фатиха биргәндә, Гавриил Державин исемендәге бүләк иясе шагыйрь Сергей Малышев аның күңел һәм акыл тамчылары турында болай яза: “Хисләрнең көчен, тирәнлеген, нечкәлеген сүз аша җиткерә алу сәләте бик азларга бирелгән. Ләйсән сүз уйнату белән мавыкмый, ул шигъриятнең мәгънәсе – үз кичерешләрен башкалар йөрәге аша үткәрә алу осталыгы белән сокландыра. Менә шул шигъри талант дип атала да инде”.

 

 


Язучылар