Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арсланов Гали

Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Халыкара Төрки Академия академигы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали (Мөхәммәтгали) Гыйльмегали улы Арсланов 1947 елның 6 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Түмерҗә авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне күрше Теләкәй авылында, ә урта мәктәпне 1965 елда Такталачык авылында тәмамлый. Бер ел Әлмәт татар дәүләт драма театры кар­шында режиссер Г.Юсупов оештырган студиядә укыганнан соң, армия сафларына алына. 1969 елда хезмәтен тәмамлап кайткач, Актаныш район комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1970–1974 елларда Ка­зан дәүләт мәдәният институтында танылган режиссер Ш.Сарымсаков классында режиссура сәнгате буенча югары белем ала. Актаныш район халык театрында режиссер булып эшли. 1975 елдан Г.Ибраһимов исемен­дәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. 1978 елда шушы ук институтта эшкә калдырыла, төрле елларда кече, өлкән, баш гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1984 елдан сәнгать фәннәре кандидаты, 1993 елдан сәнгать фәннәре докторы. Шул ук елдан институтның сәнгать, 2007 елдан театр һәм музыка бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул Татарстан­ның атказанган фән эшлеклесе.
Милли театр сәнгатенең төрле өлкәләрен – актерлык осталыгы, дра­матургия, сценография, режиссура проблемаларын бердәй тирән аңлый торган белгеч Г.Арсланов – татар сәхнәсенең үткәне, бүгенге көне, килә­чәгенә багышланган 300 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр ав­торы. Алар арасында «Хөсәен Уразиков» (Казан, 1986), «Татар режиссура сәнгате (1906–1941)» (Казан, 1992), «Татар режиссура сәнгате (1941–1956)» (Казан, 1997), «Татар режиссура сәнгате (1957–1990)» (Казан, 2002), «Ре­жиссер Ширъяздан Сарымсаков» (Казан, 2004), «Актер. Режиссер. Драма­тург. Педагог» (Казан, 2006) кебек зур күләмле монографияләр, татар те­атрының күренекле шәхесләре Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, М.Мутин, К.Тинчурин, Г.Исмәгыйлев, Г.Девишевка һ.б. багышланган мәкаләләр бар. Бу хезмәтләр театр белгечләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан ачыш дәрәҗәсендә кабул ителәләр.
Киңрәк алганда, галимнең эзләнү-тикшеренү өлкәләре булып татар халкының рухи мәдәнияте, милли сәнгатебез тарихы һәм теоретик нигез­ләре, театр сәнгате проблемалары тора. Гали Арсланов – күпкырлы, киң диапазонлы сәнгатькәр. Аның хезмәтләреннән сәнгать, әдәбият белгеч­ләре генә түгел, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре дә файдалана. Монографияләре шулай ук югары театраль уку йортларында театр тарихы (татар театры) укытканда, халык театрлары, драма коллективлары һәм сту­дияләр эшендә дә кулланыла.
Актив эшләп килүче тәнкыйтьче буларак Г.Арсланов кулын һәрвакыт милли сәнгатебез пульсында тотарга тырыша, аерым сәхнә әсәрләрен дә, гомумән милли сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен дә өйрәнә, аның киләчә­ген күзалларга омтыла. Галим, тәнкыйтьче һәм театраль педагог Г.Арслановның күпсанлы, региональ, халыкара фәнни теоретик конференцияләрдә, радио, телевидение, республика вакытлы матбугаты аша ясаган чыгышла­ры татар халкының традицион һәм профессиональ сәнгатенә сак караш, җитди игътибар, тирән мәхәббәт белән сугарылганнар.
Г.Арсланов – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин