Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Беляев Николай

Шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Николаевич Беляев 1937 елның 23 сентябрендә Ярославль шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1948 елдан Казанда яши. 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология факультетында белем ала. Университетта уку елларында, геологик экспедицияләр һәм студент отрядлары составында, чирәм җирләрне, Урал, Себер якларын йөреп чыга, күптөрле һөнәр кешеләре, кызыклы язмышлы шәхесләр белән очраша. Университетны тәмамлагач, 1961 елдан алып 1968 елга кадәр Татнефтегеофизика трестында геолог, фәнни институтта инженер-конструктор, Казан телестудиясендә кинооператор ассистенты, геология фәнни-тикшеренү институтында гыйльми язмалар редакторы һәм, ниһаять, 1968–1969 елларда республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1969 елдан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1973–1975 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый.
Н.Беляев үзенең шигырьләре белән матбугатта илленче еллар ахырында күренә башлый. 1967 елда Татарстан китап нәшриятында беренче шигъри җыентыгы («Голоса расстояний») басылып чыга. Аның аерым шигырьләре Казан, Красноярск, Иркутск һәм башка шәһәрләрдә чыккан күмәк җыентыкларда һәм альманахларда еш басыла.
Н.Беляев – лирик шагыйрь. Аның иҗатында үз буынының рухи дөньясы, заман проблемалары, кеше һәм аның язмышы турында уйланулары сәнгатьчә шактый үзенчәлекле, тәэсирле формада чагылыш таба.
Н.Беляев татар поэзиясен рус теленә тәрҗемә итү өлкәсендә актив эшләүче рус шагыйрьләреннән берсе. Дәрдемәнднең бер төркем шигырьләре, Һ.Такташның атаклы «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы («Письма в грядущее» җыентыгы, 1971), С.Хәкимнең шигырь һәм поэмалары («Стихи и поэмы» җыентыгы, Казан, 1971; «Вечные ветви», Современник, 1971; «Стихи последних лет», Советская Россия, 1973 һ.б.), И.Юзеевның «Соңгы сынау» поэмасы һәм шигырьләре («Последнее испытание», Казан, 1972), Ш.Галиев һәм башка хәзерге заман татар шагыйрьләренең әсәрләре рус һәм бөтенсоюз укучысына Н.Беляевның тәрҗемәләре аша таныш. Ул шулай ук латыш шагыйре Велта Калтыняның «Говорю о земной любви» исемле шигъри китабын һәм башка латыш, әзәрбайҗан, төрекмән шагыйрьләренең аерым әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
1987 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Н.Беляев – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин