Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мансуров Фәнил

Язучы-прозаик Фәнил Хәбибулла улы Мансуров 1931 елның 3 декабрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы үзәгендә крәстиян гаиләсендә туа. Чакмагышта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Уфада татарча чыга торган «Кызыл таң» газетасы редакциясендә ике ел әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннан соң Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, яңадан Башкортстанга кайтып, Бүздәк район газетасында бүлек мөдире, Чакмагыш районының Калмашбаш сигезьеллык мәктәбендә укытучы хезмәтендә була. 1963–1967 елларда Ф.Мансуров Башкортстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Агыйдел» һәм башкортча балалар журналы «Пионер» редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1968 елда Ф.Мансуров Казанга күчеп килә һәм 1968–1976 елларда әүвәл Татарстан китап нәшриятында – редактор, аннары «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында редакция хәбәрчесе хезмәтендә була. Ә 1983 елдан ул яңадан Уфада. 1991–1994 елларда Башкортстан татар яшьләренең «Өмет» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Фәнил Мансуров – иҗат юлын поэзия жанрыннан башлаган язучы.

Узган гасырның илленче еллары башында Башкортстан көндәлек матбугатында һәм Татарстан комсомол яшьләр басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге«Татарстан яшьләре») газетасында аның бер шәлкем лирик шигырьләре дөнья күрә. 1957 елдан бирле ул проза жанрында гына яза. Башта – хикәяләре, ә 1962 елда «Агыйдел» журналында «Юл башы» исемле беренче повесте басыла. Аның бу чор хикәяләре һәм повестьлары («Бар иде бер егет», «Болытлар тарала») Казанда һәм Уфада аерым китаплар булып басылып чыга.

Ф.Мансуров әсәрләренең төп темасы – сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авыл тормышы. Җитмешенче-сиксәненче елларда «Якты тауда бүз тургайлар», «Ак буран», «Юл чатында көмеш әрем», «Агыйделкәй алкын» исемле повестьларында һәм хикәяләрендә дә автор төп сурәтләү материалы итеп авыл хәлләрен ала һәм шул вакыйга-хәлләр фонында авырлыкларны җиңәргә сәләтле хезмәт кешеләрен, аларның үзара катлаулы да, гади-самими дә булган мөнәсәбәтләрен ачарга, реаль тормыш күренешләрен гәүдәләндерергә омтыла.

Гомеренең соңгы елларында Ф.Мансуров катлаулырак сюжетлы әсәрләр язу юлында да көчен сынап карый. 1993 елда Казанда «Мирас» журналының 3–9 саннарында аның «Солтан Кирәмәт» дигән романы басылып чыга.

Ул 1995 елның 30 маенда вафат була.

Ф.Мансуров – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәерле юл: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 143 б. – 8000 д.

Якты тауда бүз тургайлар: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 148 б. – 11000 д.

Ак буран: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 102 б. – 10000 д.

Юл чатында көмеш әрем: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 112 б. – 11000 д.

Агыйделкәй алкын: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 255 б. – 15000 д.

* * *

Бар иде бар егет: повесть. – Өфө: Китап, 1964. (Башкорт телендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә к и м о в Ә. Үкенүдән башка ни әйтәсең // Сов. Башкортстаны. – 1965. – 26 июнь.

Х а н н а н о в Р. Серле дөнья кочагында // Кызыл таң (Өфө). – 1969. – 22 дек.

К ә р а м и Р. Тормышчан образлар // Соц. Татарстан. – 1972. – 27 сент.

М ә х м ү д о в Ә. Бүз тургайлар илендә // Соц. Татарстан. – 1974. – 7 июль.

Ә г ъ з а м о в Ф. Яшьлек романтигы // Кызыл таң (Өфө). – 1992. – 14 гыйнв.

С а ф у а н о в С. Яшьлек романтикасы // Өмет. – 1992. – 13 февр.

Ф ә т х е т д и н о в Ф. Рухи кыйммәтлелек – халык күңелендә // Өмет. – 1994. – 22 гыйнв.


Язучылар