Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яхин Фәрит

Шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме Фәрит Зәкиҗан улы Яхин 1961 елның 2 гыйнва­рында Татарстанның Сарман районы Дүсем авы­лында туа.

Фәрит күрше Ләшәүтамак авылыңдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 1978–1983 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, аннары, СССР Фәннәр академиясенең Казан фи­лиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты кар­шындагы аспирантураны тәмамлап, 1988 елда «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналларының татар әдәбияты үсешендә­ге роле» темасына татар әдәбияты тарихы һәм журналистика белгечлекләре буенча – кандидатлык, 2000 елда «Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

1986–1992 елларда Ф.Яхин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли, борынгы татар әдәбияты ядкәрләрен, кулъязма һәм басма китапларны, ХХ йөз башы татар эпик шигъ­риятен өйрәнү буенча күптөрле гыйльми-тарихи тикшеренүләр алып бара.

1993 елның башыннан 1999 елның августына кадәр Ф.Яхин Казандагы Г.Тукай музееның директоры була. Монда эшләгән елларында музейны яңарту, экспозицияләрен үзгәртеп кору, яңа экспонатлар белән баету, му­зейда даими рәвештә «Тукай укулары»н уздыру, сынлы сәнгать күргәзмәләре, төрле кичәләр, күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар оештыру кебек мәдәни эшләр башкара. 1999 елның августын­нан Ф.Яхин Татар дәүләт гуманитар институтының әдәбият белеме ка­федрасы мөдире хезмәтендә.

Язучының әдәби иҗат өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре узган гасырның җитмешенче елларына карый. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, «Сарман таңна­ры» иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы була. Студент елларында универси­тетның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри, көндәлек матбугатта хәбәрләре, мәкаләләре белән катнаша. Сиксәненче елларда әдәби тәнкыйть эшенә тартыла. Туксанынчы еллар башыннан исә беренчеләрдән булып дини мәсьәләләрне яктырткан әдәби һәм фәнни хезмәтләрен язу эшенә керешә. «Пәйгамбәрләр тарихы» (1992), «Иман» (1993) дип аталган беренче китапла­ры белән киң җәмәгатьчелектә таныла. Аннары, 1994–1998 еллар арасында, аның аерым-аерым өч китап рәвешендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә багышланган трилогиясе иҗат ителә һәм басылып чыга. 1999 елда «Раннур» нәшрияты, трилогиянең өч китабын да бергә туплап, «Пәйгамбәре­без Мөхәммәд» исеме белән хезмәтне яңадан бастырып чыгара.

Ф.Яхин — лирик тезмәләре тупланган өч шигъри җыентык («Гүргә кадәр сакланган сөю», «Таңга кайту», «Хис керфегемдә күз яшең») һәм балалар өчен «Могҗизалы ел фасыллары» дигән әкият-поэма (1994) авто­ры. Шигърияттә ул үзен катлаулы идея-тематик эчтәлеккә ия булган интеллектуаль поэзия тарафдары итеп саный. Аның «Мөхәммәдъяр» исем­ле драматик поэмасы 1997 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә спектакль итеп куела. Ул проза жанрында да актив иҗат итә, укучыларга көндәлек матбугатта басылган дистәләрчә хикәя, повестьлары һәм ике кисәктән торган «Август ае» дигән романы белән билгеле. Болардан тыш Ф.Яхинның борынгы төрки-татар әдәбияты ядкәрләрен текстологик як­тан басмага әзерләү юнәлешендә алып барган нәтиҗәле фәнни-мөхәррирлек эшчәнлеген дә аерым әйтеп үтәргә кирәк. Соңгы елларда басмада дөнья күргән Әхмәд Ясәви хикмәтләре, Сәйядинең «Дастаны Бабахан»ы, Алла­һиярның «Сөбател-гаҗизин»е («Гаҗизләргә терәк»), Мәҗлисинең «Сәй­фелмөлек» кыйссасы, «Бакырган китабы» — болар барысы да Ф.Яхинның турыдан-туры катнашы белән әзерләнгәннәр.

Ф.Яхин – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Пәйгамбәрләр тарихы: автор хикәяләвендә. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 144 б. – 20000 д.

Олуг пәйгамбәр: кыйсса. – 1 кит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 192 б. – 15000 д.

Могҗизалы ел фасыллары, яки Күбәләк кыз турында әкият. – Казан: «Казан утлары» китапханәсе, 1994. – 62 б. – 2500 д.

Иман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 208 б. – 15000 д.

Иман. – Казан: Иман, 1995. – 208 б. – 30000 д.

Гүргә кадәр сакланган сөю: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Заман, 1995. – 224 б. – 3000 д.

Таңга кайту: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Иман, 1996. – 256 б. – 1000 д.

Ислам динендә йола һәм әдәп. –Казан: Джайб, 1996. – 83 б. – 5000 д.

Ислам дине нигезләре. –Казан: Раннур, 1997. – 288 б. – 50000 д.

Төшлек: төш юрау китабы. – Казан: Раннур, 1997. – 352 б. – 50000 д.

Олуг пәйгамбәр: кыйсса. – 2 кит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 160 б. – 8000 д.

Хис керфегемдә күз яшең: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Гажур, 1998. – 432 б. – 1000 д.

Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт. – Казан: Раннур, 1999. – 368 б. – 2000 д.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд: трилогия. – Казан: Раннур, 1999. – 576 б. – 50000 д.

Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология: монография. – Казан: Татар. дәүл. педагогия ин-ты, 2000. – 268 б. – 500 д.

Ак әбиләр догасы: хикәяләр һәм повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 255 б. – 5000 д.

Урта гасырлар татар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2003. – 416 б. – 3000 д.

Сөйкемле сөяк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 3000 д.

* * *

Татарская литература в периодической печати Уральска: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 125 с. – 400 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә г ъ л ә м М. Денсезме мин, динсезме?.. // Ялкын. – 1993. – № 12. – 26–27 б.

М у л л а н у р о в а Р. Тәгәрәпләр китте йөрәгем. // Сөембикә. – 1996. – № 4. – 14–15 б.

А й б у л а т Р. Берүзе биш кешене алыштыра // Мәгърифәт. – 1998. – 23 май.

Б а к т а ч ы М. Шигъри канатларының көче бөек КоръәниКәрим аша иңгән аңа // Шәһри Казан. – 2004. – 30 апр.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин