Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Думави Нәҗип

       Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1883 елның 19 маенда Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Аксубай районы) Яңа Дума авылында мулла гаиләсендә туа. Җиде яшеннән атасы кул астындагы авыл мәктәбендә укый башлап укырга-язарга өйрәнә, аннары бер кыш, үз сүзләре белән әйткәндә, «искелекнең дә искесе булган Кизләү ишаннары мәдрәсәсендә» белем ала. 1894 елда әтисе аны Казанның Печән базарында яңа ачылган Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә илтеп тапшыра. Шунда ул сигез ел укый. «Һади Максуди гарәп сарыф-нәхүен татар теле белән укытты, гарәп теленә бик тиз төшендем, – дип искә ала ул балаларына атап язган автобиографик язмасында. – Иске мантыйк (логика), иске кәлям (метафизика), иске хикмәт (фәлсәфә), физикаларны иске фикерле бер хәлфәдән укыдым… Үземнән-үзем хәдис, тәфсирләр карадым, ысул укыдым. Шулай итеп, барганымнан дүртенче елда үзем дә кечкенә генә бер хәлфә булып, иске мәдрәсәләрдә укыла торган бөтен гыйлемнәрне укып чыктым, хәтме көтеб кыйлдым…

          Яшем унҗидедә, сакалы биленә төшкән утыз биш яшьлек хәлфәләр белән бер дәрәҗәдә идем… Үзем ярлы идем… Авылдан әтидән кыш буена ярты сарык тушы ит, бер капчык ярма, бер чана әпәй китерелә иде. Шуннан калганнарын теләсәң кайдан тап. Бай балаларының сабакларын өйрәтеп туена идем. Тамагы ни булса шул, кием-салым булмаганга бик кайгыра идем».

          Гомумән, мәдрәсәдә укыган һәм Казанда яшәгән елларында Думави үзлегеннән күп укый, табигать фәннәре, фәлсәфә гыйлеме белән нык кызыксына, мәгърифәтче, дин галиме Шәмсетдин Күлтәсинең (1856-1930) дини-фәлсәфи схоластиканы һәм догматизмны тәнкыйть иткән, җәдитчелекне яклаган идеяләре белән мавыга; хәлфәсе Һади Максудиның өенә барып, ул алдырган «Тәрҗеман» газетасын даими укып бара. Галиәсгар Камалның яңа ачылган «Мәгариф» китап кибетендәге төрек китаплары да аңа белем даирәсен киңәйтүдә зур чыганак була.

          1902 елда мәдрәсәне тәмамлагач, унтугыз яшьлек Думави Казандагы Укытучылар мәктәбенә кереп уку турында хыяллана. Ләкин матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмыйча, хезмәткә ялланырга мәҗбүр була. Ул бераз вакыт Әстерхан һәм Гурьев балык промыселларында эшли, аннары ике елга якын казакъ далаларында балалар укыта. Нәкъ шул елларда (1902-1904) ул әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый.

          Казакъ халкының бай җыр-үләңнәре белән танышу, акыннарның әйтешләрен тыңлау аңарда иҗат дәртен кузгатып җибәрә. Аның беренче шигырьләрендә казакъ халык авыз иҗаты әсәрләренең көчле тәэсирен татыган мәгърифәтче шагыйрь Акмулла шигърияте аһәңнәрен күрергә мөмкин.

          Казакъ далаларыннан туган якларына кайткач, Думави үзенең мөгаллимлек хезмәтен әүвәл Чистайда (1904-1905), аннары Урал якларына китеп, Кизел шәһәре заводында эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган мәктәптә, 1908-1911 елларда атаклы «Буби» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. «Буби» мәдрәсәсендә укыткан дәвердә, 1911 елгы мәгълүм «Буби погромы»на эләгеп, кулга алына һәм тугыз ай ярым Сарапул шәһәре төрмәсенең сәяси тоткыннар камерасында ятып чыга. «Шунда, төрмәдә, Иж заводыннан сәяси мәхбүсләр дә бар иде. Без сәяси китаплар укый идек.

          Әлбәттә, яшерен… Шунда мин машина белән язылган, ләкин теткәләнеп беткән нөсхәләрдән Марксның икътисади нәзарияләре белән таныштым», – дип яза Думави үзенең автобиографиясендә. Шул «Буби» вакыйгасыннан алып Февраль инкыйлабына кадәр әдип даими полиция күзәтүе астында яшәргә мәҗбүр була.

          Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Н.Думави солдат хезмәтенә алынып (1916), Австрия юнәлешендәге фронтка җибәрелә, әмма полк писаре вазифаларын башкарганлыктан, аңа турыдан-туры сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килми. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгаларын ул инде Чистай шәһәрендә каршылый, 1917-1921 елларда шул ук Чистай шәһәре мәктәпләрендә, мөгаллимнәр әзерләү курсларында укыта, өяз мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Идел буендагы каты ачлык елларында ачларга ярдәм комитетлары оештыру, тукландыру пунктлары ачу буенча зур тырышлык күрсәтә. Фәтхи Бурнаш тарафыннан төзелгән «Әдәби ярдәм мәҗмугасы»нда (1922) шигырьләре белән катнашып, алган гонорарын тулысы белән ачларга ярдәм фондына тапшыра.

          1921 елда Н.Думави туган авылына кайта һәм 1925 елга кадәр шунда указлы мулла булып тора. Бер үк вакытта 1923 елда Диния нәзарәте аңа Чистай төбәгендәге җитмешләп авыл мәхәлләсе имамнарының мөхтәсибе вазифаларын да тапшыра. Бу мәшәкатьле эшләреннән тыш ул, җәмәгать тормышына актив катнашып, авылда ликбезлар, төрле мәдәни-агарту курслары оештыру, аларның эшен җайга салу, укытучы кадрлар туплау юнәлешендә күп кенә гамәли ярдәмнәрен күрсәтә; үзе дә әлеге курсларда төрле фәннәрдән дәресләр бирә, сәләтле яшьләрне рабфакларга һәм башка уку йортларына керергә әзерләшә.

          1921 елда совет хөкүмәте игълан иткән нэп (яңа икътисади сәясәт) нәтиҗәсендә, Гражданнар сугышы һәм ачлык елларындагы бөлгенлектән ничек кирәк алай исән чыгып, әле яңа аякка баса башлаган баерак хосусый хуҗалыкларга («кулак хуҗалыклары»на) һәм бигрәк тә дин әһелләренә карата егерменче еллар уртасына таба күтәрә алмаслык салымнар кертелеп, сәяси бәйләнүләр дә көчәеп киткәч, Н.Думави 1925 елда авыл мулласы һәм мөхтәсиблек вазифаларыннан рәсми рәвештә баш тарта. «Партиянең хата сәясәте белән, атлы-сыерлы хуҗалыкларны кулак дип, руханиларны хөкүмәткә дошман хисаплап, каты җәберләү якыная башлады, бу хәл, гомумән, тормышның ләззәтен качырды», – дип аңлата ул үзенең бу адымын. Тиздән ул туган авылын бөтенләй ташлап китә, әүвәл Дагыстанда берникадәр вакыт педагогия техникумында укытучы булып эшли, аннары бөтен гаиләсен алып Урта Азиягә юл тота. 1927-1933 елларда ул Сәмәрканд төбәгендәге төрле уку һәм мәдәни-агарту йортларында эшли, Сәмәрканд педагогия институтында лекцияләр укый, тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә. Яшьтән үк үпкә авыруыннан һәм ревматизмнан җәфа чиккән Н.Думави 1933 елның 5 маенда Сәмәркандтан ерак түгел Булунгур шифаханәсендә илле яше тулар-тулмас вафат була.

          Нәҗип Думави – шактый бай һәм төрле жанрларга караган әдәби мирас калдырган язучы. Ул – шагыйрь дә, прозаик, публицист, әдәбиятчы-тәнкыйтьче, тәрҗемәче, уку-укыту эшенә, педагогикага кагылышлы хезмәтләр, дәреслекләр авторы да. Шагыйрь буларак ул 1905 елгы инкыйлаби вакыйгалар тәэсирендә мәйданга чыга һәм башта мәгърифәтчелек, соңга таба романтика катыш тәнкыйди реализм рухында язылган социаль эчтәлекле шигырьләре белән үз чорының популяр шагыйрьләреннән берсе булып таныла. Аның бу елларда социаль контрастларны калку итеп язган шигырьләре («Революция заманы», 1906; «Государственная Думага хитаб», 1906; «Җәй үтеп, кышның башы җиткән иде», 1906; «Үтте, үтә…», 1906; «Җир күмере казучылар», 1907; «Себер», 1907; «Тавыш», 1908 һ.б.) эчке рухлары белән Тукай, Гафуриларның шул чор шигъри иҗатларына якын торалар.

          Унынчы еллардан башлап Думавиның поэзиясенә яңа аһәңнәр өстәлә, романтик мәхәббәт лирикасы, гомумфәлсәфи уйланулар, төшенкелек, мистика мотивлары белән сугарылган шигырьләр төп урынны били, дини-фәлсәфи шигырьләре («Коръән», «Сәҗдә», «Гаед көне» һ.б.) мәйданга чыга. «Нәҗип Думави шигырьләре» (1912) һәм «Хәсрәт чаткылары» (1914) исемле җыентыкларына тупланган шигырьләрендә бу тенденция аеруча нык сизелә. Шагыйрьнең сурәтләү чараларына, сәнгатьчә фикерләвенә кинаяле символик, мифик образлар – җан кыеп йөрүче ябалак, вәхши җәллад, төрмә сакчысы, елан-чаян сарып алган шомлы дөнья кебек әкияти образлар килеп керә. Бер үк вакытта әдип тормышчан яңгырашлы күпсанлы сатирик әсәрләр – шигырьләр, хикәяләр, фельетоннар да иҗат итә. Аның бу төр әсәрләренең күпчелеге «Ялт-йолт» журналында басылалар.

          Н.Думави 1905-1921 еллар арасында матбугатта проза әсәрләре – хикәяләр, повестьлар, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән дә актив катнашкан язучы. Аның «Болгар кызы Тойгы туташ» (1911), «Юкка үлде» (1912), «Мулла булам, мулла!» (1912), «Алла тигезли» (1912), «Кем гаепле?» (1912), «Яңадан тугъдырыңыз!» (1914), «Карт мөгаллимнәр» (1914), «Сугыш каһарманы, яки Агач аяк» (1916), «Головка» (1917) кебек хикәя-повестьлары үз вакытында аерым китаплар яки җыентыклар булып басылып чыгалар. Әдипнең махсус балаларга атап язган аерым шигырьләре («Авыл балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында», «Беренче кар» һ.б.) һәм «Зәки» (1910), «Габдулла» (1911), «Мортый белән Мукай» (1911), «Бер баланың көнлек дәфтәре» (1912) исемле хикәяләре инкыйлабкача һәм егерменче елларда мәктәп дәреслекләренә һәм хрестоматияләренә урнаштырыла.

          Әдипнең инкыйлабкача татар тормышындагы иҗтимагый-сәяси, мәдәни-икътисади, фикер үсеше мәсьәләләренә бәйләп әдәби хәрәкәтне яктырткан «Пробуждение русских татар и их литература» исемле мәкаләсе 1911 елда М.Горький редакцияләгән «Современник» журналында дөнья күрә.

          Совет хакимияте чорында Н.Думавиның иҗат эшчәнлеге сүлпәнләнә, инкыйлабкача язган әсәрләре дә, егерменче еллар башында нәшер ителгәннәрен һәм 1929 елда чыккан «Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» дигән кечкенә күләмле публицистик китабын исәпләмәгәндә, матбугатта бөтенләй диярлек күренми. Фәкать Сталин культы фаш ителеп, иҗтимагый тормышта беркадәр ирек җилләре исә башлагач кына, 1960 елда, әдипнең «Шигырьләр һәм поэмалар» исемле зур булмаган җыентыгы һәм 1985 елда сайланма шигъри һәм проза әсәрләре тупланган «Тормыш сәхифәләре» дигән бертомлыгы дөнья күрә.

          Н.Думавиның иҗат мирасында алда искә алып үтелгән «Тәрҗемәи хәл урынында (балаларым өчен)» дип исемләнгән күләме бер табак чамасындагы автобиографик язмасы да бар. (Ул Татарстан китап нәшриятында «Әдәби мирас» сериясендә чыга торган җыентыкның 1990 елгы беренче китабында басыла.) Әдип аны илле яше тулган көннәрдә, ягъни 1933 елның башларында, үләренә берничә ай кала, балаларына атап язып калдыра.

          Ләкин бу әдипнең тормыш юлындагы тышкы фактларны теркәп барган гадәти биография түгел. «Нәрсәләр күргәнемне, тормышымнан ниләр кичкәнемне язмыйм. Алары инде һәркемнеке кебектер. Мин шул яшемә кадәр башыма, фикер вә уйларыма нәрсәләр килеп киткәнен язмакчы булам», – дип алдан ук искәртеп куя автор. Тормыш тәҗрибәсенә, китаплар аша үзләштерелгән белем даирәсенә таянып, әдип үзенең аңында, күңелендә туган уй-фикерләренең, дөньяга карашының эволюциясен бәян итә. Шул ягы, шул яңалыгы белән кызыклы да бу язма. Автор гаять тә ихлас, үзгәрешле дөнья хәлләренә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга, дини, фәлсәфи, икътисади белемнәргә һәм тәгълиматларга, әхлакый-тәрбияви мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләрен, уңай яки тәнкыйди хөкемнәрен яшермичә, ачыктан-ачык белдерә. Мәсәлән, социализм теориясен һәм тәгълиматын аңы белән уңай кабул иткән хәлдә, гамәлдәге үтәлешен ул тәнкыйть, шик астына ала. «Капитализмнан сикереп чыгып булмый… Мин шуңарга хәйран калам, аңлый алмыйм, социализм төзегез дип бөтен идарәләрне алыштырып куйган белән тормыш үзгәрми бит. Юк, алай түгел, тормыш үзгәрә.

          Тормыш социализм тормышы булыр. Ләкин бик ярлы, искиткеч ярлы тормыш булыр… Әүвәл капиталист эксплуатировать иткән булса, хәзер хөкүмәт эксплуатировать итә», – ди ул. Җәмгыятьнең, тормышның тәрәккыяте өчен иң зарури шарт итеп әдип рәкабәтне (конкуренцияне) һәм кешенең эштә-фикердә мөстәкыйль, хөр фикерле булуын саный. «Кешене кеше иткән нәрсә: дәрт, рәкабәт, көнләшүләр . менә болар үлеп калмасмы?» дип, социализм, коммунизм идеяләренә шик-шөбһәсен белдерә.

          Кыскасы, бу язмалардан Нәҗип Думави үзенең күңелендә кайнаган каршылыклы фикерләрне берөзлексез анализлап яшәгән, дөньяда, әйләнәтирәсендә барган үзгәрешләр, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән даими кызыксынып, һәр яңалыкның, вакыйганың эчке асылын ачарга, мәгънәсенә төшенергә, аңларга һәм шул рәвешчә аның турында гомумиләштерелгән фәлсәфи нәтиҗә ясарга тырышучы гаҗәеп сизгер акыллы, киң эрудицияле, аналитик уйлау сәләтенә ия булган үзенчәлекле иҗади бер шәхес сыйфатында күз алдына килеп баса.

          Нәҗип Думавиның иҗат эволюциясендә егерменче йөз башы татар әдәбиятының күп жанрлы, күп юнәлешле үсеш хасиятләре һәм идея-эстетик эзләнүләре чагылыш тапкан. Бу иҗатның гуманистик рухы һәм фәлсәфи-сәнгати үзенчәлекләре бүгенге татар әдәбиятында да уңай традиция буларак дәвам иттерелә.


Язучылар

Туган көннәр

Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт