Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәех Ленар

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга.

1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-берартлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л. Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004 елда “Азатлык” радиосының Казан бюросында тапшырулар әзерли, 2004–2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005–2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталары журналисты була. 2006 елда Алманиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Чаян”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Сабантуй”, “Салават күпере”; Башкортстанның “Тулпар”, «Шоңҡар», “Йәшлек”, «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.

Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (2005), “Керпе ничек энәле булган?” (2007), “Безнең ишегалдында” (2010, 2012), “Алдамыйм!” (2014), “Безнең урманда” (2017) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат… Бишенче кат…” (2008), “Җылытасы килә дөньяны!..” (2011), “Бар бездә берәү!..” (2015) һ.б. җыентыкларында исә аның лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләре, “Үзем белән очрашу” (2018) китабында әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, сәяхәтнамәләре, уйланулары, хикәяләре урын алган. Автор-төзүче буларак башкарган “Җил каян килә?” (2008) китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.

Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче номерлы Яңа Әлем һәм 3 нче номерлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татар Макаренкосы Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918–1977) якты истәлегенә багышлана.

Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гамил Афзал, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һ.б. ның китаплары бар. Ул – биш китаптан торган “Балачак энциклопедиясе”н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән “Татар прозасы” һәм “Төрки әдәбият” серияләренең проект җитәкчесе.

Ленар Шәех – Татарстан Журналистлар берлеге (2006 ел), Русия Журналистлар берлеге (2006 ел), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ(2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007 ел) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015 ел).

2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый.

2013 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә, 2017 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2015 елда «NEWBOOK.Волга – 2015» Идел буе әдәби премиясе лауреаты була. 2017 елда Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара “Open Eurasian Literature Festival & Book Forum” әдәби фестивалендә “Әдәби әсәр” категориясендә “Кече проза” номинациясендә (бәйгенең Гран-прие) икенче урынны ала. 2018 елда Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле исем бирелә.

Л.Шәех – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2012 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе, 2016 елдан «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон) әгъзасы.

Басма китаплары

  • Яз җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Актаныш: Актаныш типографиясе ААҖ, 2005 – 62 б. – 500 д.
  • Авылдан килгән мендәр: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 71 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Керпе ничек энәле булган?: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 32 б.: рәс. б-н. – 5000 д. (I завод – 2000 д., II завод – 3000 д.)
  • Дүртенче кат… Бишенче кат…: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 176 б. – 2000 д.
  • Җил каян килә? / авт.-төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 80 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 16 б.: рәс. б-н. – 3000 д.
  • Җылытасы килә дөньяны!..: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Зөлфәт.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 255 б. — 2000 д.
  • Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 16 б.: рәс. б-н. – 10000 д.
  • Алдамыйм!: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 96 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Быуаттарҙа миҙгелдәр буталган: шигырҙар, поэмалар. – Өфө: Китап, 2014. – 328 б. – 1500 д. (Башкорт телендә)
  • Бар бездә берәү!..: юмор, сатира / кереш сүз авт. М.Гәрәев. – Казан: Рухият, 2015. – 256 б. – 1500 д.
  • Один из вас: стихотворения / перевод с татар. Г.Булатовой и А.Каримовой. – Москва: АНО Редакционно-издательский дом “Российский писатель”, 2016. – 88 с. – 500 экз.
  • Мәхәббәт турында шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Газиз. – Яр Чаллы: “Взаимная помощь”, 2016. – 129 б. – 999 д.
  • Гасырда фасыллар буталган: шигырьләр = Заблудились мгновенья в веках: стихотворения / перевод с татар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 335 б. – 2300 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Балбан бала = Амбал малай: балалар өчен шигырьләр / татарчадан А. Сарманбетов тәрҗ. – Бишкәк: “Рекламир” нәшр., 2016. – 32 б. – 500 д. (Кыргыз һәм татар телләрендә.)
  • Татар шигъри трагедиясе: монография. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – 160 б. – (“Фәнни Татарстан” журналы китапханәсе; 9 нчы китап.) – 500 д.
  • One of you: the collection of poems / edited by David Parry. – London: Hertfordshire Press, 2017. – 126 б. (Инглиз телендә)
  • Безнең урманда: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 16 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Үзем белән очрашу: әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, язмалар, сәяхәтнамәләр, уйланулар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 479 б. – 2000 д.

Аудио китабы

  • Шигърият! Мәңгелекнең үзе кебек мәһабәт син һәм тыйнак: Нурия Измайлова. Өзелеп китәр чагым; Ленар Шәех. Җылытасы килә дөньяны!..: аудиокитап / шигырьләрне Резеда Шәрәфиева укый. – Казан: “Аксу компаниясе”, 2015. – 1000 д.

Тәрҗемә иткән китаплары

  • Тойгын Р.Г. Уятырга ашыгам кояшны: шигырьләр, поэмалар / Тойгын; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ.; кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 254 б. – 2000 д. (“Каләмнәр туганлыгы” сериясе).
  • Ганиева Т.Ә. Мәхәббәткә генә ышанам: шигырьләр, поэмалар / Тамара Ганиева; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 255 б. – 1500 д. (“Каләмнәр туганлыгы” сериясе).
  • Солтанов О.С. Йолдызлы төннәр: шигырьләр / Омор Солтанов; проект җит. һәм кит. төз., кереш сүз авт. Л.Шәех; кыргызчадан Л.Шәех һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 95 б. – 1000 д. (“Төрки әдәбият” сериясе).
  • Мифтахов Р.Ф. Күңел күзләре: лирик һәм сатирик шигырьләр, поэмалар / Риф Мифтахов; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ.; кереш сүз авт. М.Кәримов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 239 б. – 2000 д. (“Каләмнәр туганлыгы” сериясе).
  • Харлампьева Н.И. Көзге яңгырлар: шигырьләр / Наталья Харлампьева; проект җит. һәм кит. төз., кереш сүз авт. Л.Шәех; якутчадан Л.Шәех һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 94 б. – 1000 д. (“Төрки әдәбият” сериясе).

Төзегән китаплары

  • Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.
  • Юзеев И. Г. Кар өстендә дөяләр: балалар өчен шигырьләр / Илдар Юзеев; төз. һәм кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 63 б. – 5000 д.
  • Нәҗип Газизов: истәлекләр, документлар, хатлар, фотосурәтләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б. – 500 д.
  • Афзал Г.Г. Рәхмәт!: лирика, юмор, сатира / Гамил Афзал; төз.-мөх., кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Рухият, 2009. – 288 б., илл. 32 б. – 1500 д.
  • Балачак энциклопедиясе: беренче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 184 б.: рәс. б-н. – 2000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: икенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 200 б.: рәс. б-н. – 3000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: өченче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 200 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: беренче китап / тулыл. икенче басма ; төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 192 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: дүртенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 184 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Юзеев И. Г. Мәңге ян, күңел!: шигырьләр, җырлар, балладалар, поэма / Илдар Юзеев; төз. Л.Шәех; кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 479 б. – 3000 д.
  • Тукай Г. М. Актык тамчы яшь: шигырьләр / Габдулла Тукай; төз. һәм кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 495 б. – 6000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: бишенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 208 б.: рәс. б-н. – 4000 д.
  • Еникиев Ә. Н. Әйтелмәгән васыять: повестьлар, хикәяләр / Әмирхан Еники; проект җит. һәм кит. төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 431 б. – (“Татар прозасы” сериясе). – 3000 д.
  • Җәлил М. М. Сайланма әсәрләр = Избранное: шигырьләр / Муса Җәлил; төз. һәм кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 423 б. – 5000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Кәрим Ф. Ә. Сайланма әсәрләр = Избранное: шигырьләр, поэмалар, баллада / Фатих Кәрим; проект җит. һәм кит. төз. Л.Шәех; кереш сүз авт. Р.Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 326 б. – 2500 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Афзал Г. Г. Үз туксаным туксан: юмор, сатира: шигырьләр, кыска хикәяләр, юморескалар / Гамил Афзал; төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 527 б. – 2000 д.
  • Җәлил М. М. Моабит дәфтәрләре: шигырьләр / Муса Җәлил; төз.-мөхәр. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 334 б. – 4000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Тукай Г. М. Последняя капля слезы: стихотворения / Габдулла Тукай; сост. и авт. предисл. Л.Шаех. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2016. – 383 с. – 3000 экз.
  • Ахунов Г. А. Акча күктән яумый: повестьлар / Гариф Ахунов; проект җит. һәм кит. төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 414 б. – (“Татар прозасы” сериясе). – 3000 д.
  • Гамил Афзал: мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр, хатлар, әңгәмәләр / кит. төз. Н. Афзалова, Л.Шәех. – Казан: Рухият, 2016. – 327 б.: фоторәс. б-н. – 1500 д.
  • Такташ Х. Х. Избранное: стихотворения, поэмы / Хади Такташ; сост. и авт. предисл. Л.Шаех. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2017. – 223 с. – 2200 экз.
  • Такташ Һ. Х. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / Һади Такташ; төз. һәм кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 223 б. – 2500 д.
  • Татаар аныгы поэзиятын антологията (Антология современной татарской поэзии) / хомуйан оҥордо Л.М. Шаехов. – Дьокуускай: Медиа-холдинг Якутия, 2017. – 128 с. – 500 экз.
  • Татар әдәбиятына чикләр юк = Татарская литература без границ = Tatar literature without borders / төз.: Ә.Мушинский, Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 463 б. – 1100 д.
  • Юзеев И. Г. Шигъри трагедияләр / Илдар Юзеев; төз. һәм кереш мәкалә авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 296 б. – 1000 д.
  • Кәрим Ф. Ә. Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Фатих Кәрим; проект җит. һәм кит. төз. Л.Шәех; кереш сүз авт. Л.Кәримова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 271 б. – 1200 д.
  • Карим Ф. А. Гармонь со звоночками: стихотворения, поэмы, баллада / пер. с татар.; Фатих Карим; рук. проекта и сост. книги Л.Шаех; авт. предисл. Л.Каримова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2019. – 271 с. – 1200 экз.
  • Пушкин А. С. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр / Александр Пушкин; проект җит., кит. төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 383 б. – 2000 д.

Иҗаты турында

  • Юзеев И. Кереш сүз // Сабантуй. – 2001. – 10 ноябрь.
  • Гәрәев М. Хуҗа Насретдин ордены бирик юмористларга! // Чаян. – 2004. – №3. – 6 б.
  • Юзеев И. Җанда – бер чәчәк… // Казан утлары. – 2004. – №4. – 114 б.
  • Шиһапов М. Суган бармы? Юк. Кишер // Ватаным Татарстан. – 2004. – 2 июль.
  • Мөслимова Ф. “Мин бу шәхесне белмим…” // Шәһри Казан. – 2004. – 5 нояб.
  • Мәрдан Р. Хакыйкатьнең бәясе // Шәһри Казан. – 2005. – 1 гыйнв.
  • Гыйльманов Г. Кереш сүз // Сабантуй. – 2005. – 5 февр.
  • Абдуллина Л. Әдәбият – ул безнең киләчәк // Йәшлек. – 2005. – 26 февр. (Башкорт телендә.)
  • Иксанова И. Якты аның тәрәзәсе // Сөембикә. – 2005. – №3. – 23-26 б.
  • Шиһапов М. Уңай эшкә балта чапмыйк // М.Шиһапов. Җырлыйсы җырларым бар әле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 229-234 б.
  • Ибраһимова А. “Һәр шигырь – үзе бер әкият…” // Тәрәзә. – 2005. – №9 (нояб.).
  • Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Сабантуй. – 2006. – 25 март.
  • Сафина Н. Балачакка нинди шигырь кирәк? // Ватаным Татарстан. – 2006. – 30 июнь.
  • Сәлахов Р. Сәяхәт иттем әле // Ватаным Татарстан. – 2006. – 2 дек.
  • Мостафина З. Балалар әдәбияты үз авторын эзли // Шәһри Казан. – 2007. – 6 июль.
  • Гатауллина Л. Хәзинәдән өч бөртек // Мәгърифәт. – 2007. – 4 авг.
  • Миңнуллин Р. Ленар Шәех // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 293-294 б.
  • Зариф Ф. Табигать тудырган талант // Тәрәзә. – 2008. – №3 (март).
  • Сәлах Р. Шәһәр тәрәзәсеннән ниләр күренә? // Мәдәни җомга. – 2009. – 20 февр.
  • Мәрданова Ф. Җанымны әсир итте // Идел. – 2009. – №5. – 73 б.
  • Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. – 2009. – 5 июнь.
  • Гыйбадуллина Л. Мәңгелек балачак илендә // Мәдәни җомга. – 2009. – 17 июль.
  • Ситдыйкова Ә. Бала китап тәмен татып үссен // Актаныш таңнары. — 2009. — 5 нояб.
  • Кәримова Г. Яраткан шагыйрем // Тәрәзә. — 2010. — №1-2 (гыйнвар-февраль).
  • Зөфәрова Э. “Дөньяның мәгънәсен аңларга тырышам” // Шәһри Казан. — 2010. — 25 июнь.
  • Зәйнетдинова Л. Күңел сәфәре // Мәдәни җомга. — 2010. — 6 авг.
  • Зөлфәт. Үз хисләрем шикелле // Шәех Л. Җылытасы килә дөньяны!.. : шигырьләр, поэмалар. — Казан : Татар. кит. нәшр., 2011. — 4–6 б.
  • Әхмәтгалиева А. Кочагына бөтен дөнья сыйган… // Мәдәни җомга. — 2011. — 15 июль.
  • Хәлим А. Җылытырга иде // Мәдәни җомга. — 2013. — 15 март.
  • Гәрәев М. Үз йөзе, үз сүзе… // Шәех Л. Бар бездә берәү!.. : юмор, сатира. – Казан : Рухият, 2015. – 3–4 б.
  • Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Шәрифуллина Э. Бала күңеле – ак кәгазь : публицистик язмалар, очерклар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 305–306 б.
  • Сафаров М. Один из нас // Идель. – 2016. – №5. – 48–49 с.
  • Нурисламова А. Лучший день ещё не прожит! // Казанский альманах. Алмаз / сост. и ответ. ред. А. Мушинский. – Казань : Татар. кн. изд-во, 2016. – 118–122 с.
  • Галиуллин Т. Мелодии души поэта // Татарский мир. – 2016. – №11.
  • Нигъмәтуллина Л. Ленар Шәех. «Алдамыйм!» // Идел. – 2017. – №1. – 56–57 б.
  • Фәттахова Г. Ипле көлә беләсеңме?: Ленар Шәех әсәрләрендә юмор-сатира // Идел. – 2017. – №9. – 50–53 б.
  • Миңнуллин Р. Шигърияткә Ленар Шәех кирәк! // Миңнуллин Р. Башкаларга бер караш : мәкаләләр, истәлекләр, иҗат бәяләмәләре. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2017. – 271–272 б.
  • Галиуллин Т. Мелодии души поэта // Галиуллин Т. Мы – потомки страны «Тартария» (Татарская поэзия ХХ века как единый философско-эстетический процесс) – Казань : Татар. кн. изд-во, 2018. – 281–290 с.
  • Сүлти Р. «One of You», ягъни «Сезнең арадан берәү» // Идел. – 2019. – №4. – 78–80 б.
  • Сульти Р. «One of You», или «Один из вас»: о творчестве Ленара Шаеха и его поэтической книге, изданной в Лондоне // Казанский альманах. Коралл / сост. и ответ. ред. А. Мушинский. – Казань : Татар. кн. изд-во, 2019. – 102–104 с.


Язучылар