Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар теленең сакланышы, үсеше белән танышу максатында Кукмарага башкала кунаклары килде.

Кукмарага эш визиты белән Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясе әгъзасы Рәзил Вәлиев, республиканың Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев һәм Римма Ратниковалар килде. Аларны район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина озатып йөрде.

Кунаклар, районда татар теленең сакланышы, үсеше белән танышу максатында, «Йолдызлык» балалар бакчасында булдылар, район үзәк китапханәсендә «Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзалары, матур әдәбият укырга яратучылар белән очраштылар. Шулай ук район Мәдәният йорты, «Галактика» балалар иҗат йорты, музыка мәктәпләренең эшчәнлеген карадылар. Алга таба очрашу Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда дәвам итте. Якташыбыз Римма Ратникова музейга әтисе Атлас Минхәер улының, ә беренче гимназиягә әнисе Лена Сабирҗан кызының шәхси әйберләрен тапшырды. Кунаклар Синерьдагы этнографик авыл проекты белән дә танышты.

Башкала кунаклары Кукмарада милли тәрбия бирүне югары бәяләде.

«Бүген безнең белән очрашуда катнашкан балалар шулхәтле камил, чиста татар телендә сөйләшәләр, әгәр барлык балалар да шулай аралашса, милләтебез гөрләп торыр иде. Кая гына барсам да үз-үземә: “Мин биредә яшәр идемме?” – дигән сорау куям. Мин, рәхәтләнеп, Кукмарада яшәр идем. Теләгем шул: үзегез яшәгән җирне, туган төбәгегезне, тормышыгызны, тирә-юнегезне яхшы якка үзгәртергә тырышыгыз. Әгәр бу эшкә үзегездән өлеш кертәсез икән, сездән дә бәхетле кеше булмас», – диде Рәзил Вәлиев.

(Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»)

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина