Татарстан Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Тантанада Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүгә килгән Татарстан шагыйрьләре, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенең мактаулы рәисе генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм оешма башлыгы Фәрит Фәрисов, шулай ук Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Автономия активистлары катнашты.
(«Татар-информ»)