Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәтхи Демьян

       Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульянов өлкәсе Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башта үз авылларында укый, аннан Самара шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында белем ала. Шунда укыган чагында шигырьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, татрабфакка укырга керә.

          Шул елларда ул көндәлек матбугатта актив языша. 1929 елда инде аның «Тальян» исемле беренче шигъри җыентыгы, аннан соң озак та үтми «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) дигән җыентыклары басылып чыга. Шушы беренче китапларында ук ул үзен образлы фикерләүдә, тасвирда һәм шигъри формада үзенчәлекле, оригиналь стильле әдип итеп таныта.

          Узган гасырның утызынчы еллар уртасында Д.Фәтхи Ерак Көнчыгышка китә һәм сигез елга якын төрле җирләрдә гади эшче булып эшли. Бу чор шигырьләрендә ул алтын рудникларында эшләүче эшчеләр тормышын, революция алып килгән тарихи үзгәрешләрне һәм Себер табигатенең матурлыгын сурәтли. Алтын казучы шахтерларның инкыйлабка кадәрге газаплы тормышын һәм күмәк хезмәт шартларында социаль аңнары үсүен реалистик картиналарда тасвирлаган «Алтын тайга трагедиясеннән» исемле поэмасы (1939–1940) шагыйрь иҗатында үзенең эчтәлеге, эмоциональ көче һәм тел-сурәтләүдәге шигъри образлары, көтелмәгән чагыштырулары белән аеруча күренекле урын алып тора.

          Сугыш алдыннан Д.Фәтхи Татарстанга кайта һәм Зеленодольск (хәзерге Яшел Үзән) шәһәрендә производствода гади эшче булып эшли, 1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана; совет гаскәрләре белән бергә, дошманны куа-куа, Украина чикләренә кадәр барып җитә һәм 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

          Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре «Һәрвакыт сафта» исемле җыентыгында (1970) урын ала.

          Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Д.Фәтхинең исеме Татарстан Язучылар берлеге бинасына куелган мемориаль тактага языла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тальян (1926–1927 еллар): шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1929. – 32 б. – 3000 д.

Бояр урманында: хикәя. – Казан: Татиздат, 1930. – 39 б. – 10000 д.

Металл тавышлары: шигырьләр. – М.: Центриздат, 1931. – 48 б. – 10000 д.

Бояр урманында: хикәя. – 2 басма. – Казан: Татиздат, 1932. – 41 б. – 10000 д.

Бояр урманында: хикәя. – Төз. 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 45 б. – 7000 д.

Һәрвакыт сафта: шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 156 б. – 3500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җыр һаман яңгырый / төз. Ә.Кәримуллин, Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 58–59 б.

Ш а к и р С. Солдат – шагыйрь // Сов. Татарстаны. – 1960. – 9 май.

С и н е г у л о в Ә. Октябрьне җырлап туган шагыйрь // Соц. Татарстан. – 1967. – 4 гыйнв.

С и н е г у л о в Ә. «Сугыш сүзе… канлы роман» // Ә.Синегулов. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 63–74 б.

Демьян Фәтхи // Казан утлары. – 1976. – № 10. – 179–180 б.


Язучылар