Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кандалый Габделҗаббар

(1797–1860)

XIX йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый Самара губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә туа. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кандалыйлар нәселе элек Каракитә авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) яшәгән булган, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан. Әтисе Габделмәҗитнең гадәти генә авыл мулласы булмыйча, шактый белемле, китап-әсәрләр язучы галим кеше икәнлеге мәгълүм.

Башлангыч белемне Габделҗәббар үз әтисеннән ала. Белемгә һәвәсе күренеп торган сәләтле улын Габделмәҗит хәзрәт тагын да ышанычлы кулга тапшырырга уйлаган булса кирәк, шуңа күрә Габделҗәббар мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөргән; иң элек Чистай якларындагы Мораса, аннары Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы, Оры мәдрәсәләре…

Кызу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында югары фикердә торган, иң мөһиме, үз иреген югары бәяләгән егет, күрәсең, мәдрәсәдәге иптәшләре белән еш кына төрткәләшеп яшәгән, хәлфәләре белән дә көтелмәгән низагларга кергәләгән. Һәрхәлдә, шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләре, кара муллалар хакындагы сатирик шигырьләреннән, әче телле эпиграммаларыннан шундыйрак мәгънә аңларга була. Бер мәдрәсәне ул үзе кул селтәп ташлап китсә, икенчесеннән аның үзен сөргәннәр шикелле.

Шулай да егет үзенең тырышлыгы, сәләтлелеге аркасында мәдрәсә белемнәрен һәм бигрәк тә гарәп һәм фарсы телләрен, классик төрки язма телне нык үзләштерүгә ирешә. Өстәвенә, үзлегеннән укып, рус, чуаш, мордва телләрен дә аңлашырлык дәрәҗәдә өйрәнә. Кечкенәдән үк көчле рухлы, тынгысыз табигатьле, шигъри сәләткә ия Габделҗәббар заманының киң карашлы, тирән белемле кешесе булып җитешә. 1824 елны ул туган авылына кайтып мулла була. Үзен бәйсез тотучы, туры сүзле яшь хәзрәт бик күпләргә, бигрәк тә фанатик руханиларга ошап җитми. Шуның аркасында аңа шактый гына кыенлыклар, эзәрлекләүләр кичерергә туры килә, ул ике ел төрмәдә дә утырып чыга.

Кандалый – сөйләм телендә халыкның реаль тормышын чагылдырып шигырь-поэмалар язучы шагыйрьләрдән беренчесе. Ул Алла гыйшкына яки фәрештә-хурларга түгел, җир кызларына мәдхия җырлый. Әсәрләренә бөтен каршылыклары белән тормыш чынлыгы үтеп керә. Үзе исән чагында шигырьләре язма килеш кулдан-кулга йөри.

Шигъри таланты, әсәрләренең гүзәллеге, теленең халыкчанлыгы, уй-хисләренең тирәнлеге белән Габделҗәббар Кандалый татар әдәбияты тарихында күренекле урын тота. Соңыннан үсеп китәчәк яңа заман әдәбиятының бик күп төп сыйфатлары башлап аның иҗатында ярала. Ул татар поэзиясендә мәгърифәтчелек идеяләрен яңа баскычка күтәргән шагыйрьләрнең берсе була.

Шагыйрь 1860 елда 63 яшендә вафат була. Аның кабере Иртуган авылы зиратында.


Язучылар