Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк иттеләр

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк итте. Бу хакта ул галимнең 80 ел яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә сөйләде.

«Яшьләр, ана телебезне аңлаучылар булырмы, юкмы? Үзе шикелле галим, язучылар үсәрме? Шуларны, дустым, син дә киләчәкне яктыртып, шул фонарь белән эзлә», — диде ул. Галим бүләк ителгән фонарьне яктыртып та карады.
Рәдиф Гаташ Хатыйп Миңнегулов белән илле ул таныш булуын әйтте. «Бик мавыгучан иде, энтузиаст булды. Әмма кызыллыгы бетеп, милләткә мәхәббәткә күчте. Милләт өчен хезмәттән дә, татар өчен яшәүдән дә зуррак нәрсә юк икән дигән уйга килдем. Күргәнегезчә, тау-тау эшләр башкарды. Уен-көлке ярата ул. Мөхәммәт Мәһдиев аны көлгәндә күзлеген төшерә-төшерә көлә дия иде», — диде шагыйрь.
(«Татар-информ». Зилә Мөбәрәкшина. Салават Камалетдинов фотосы)

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева