Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегендә Ркаил Зәйдулла демократиясе вә аксакаллар фетнәсе

Татарстан язучылар берлеге съезды 8 апрельгә билгеләнгән иде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында ул кичектерелде. Чираттан тыш съезд уздыруның төп сәбәбе – искергән уставны яңарту. Кичектерелүнең бер сәбәбе – уставның съездга чыгарырлык итеп эшләнеп бетмәве. «Язучылар берлегенең уставы туксанынчы елларда кабул ителгән. Ул инде юридик яктан да искергән», — дигән иде Ркаил Зәйдулла. Ул устав үзгәртүнең Россия берлекләре составына керү яки рәиснең эшләү срогын озайту өчен эшләнмәвен ассызыклап, «рәис элеккечә ике срок кына эшли ала — моңа үзгәрешләр кертелми», — дигән иде.

Уставка кертергә тәкъдим ителгән тагын бер кызыклы үзгәреш – рәисне идарә сайлаячак. Ә идарәне – съезд. Монысы инде бәхәсле һәм иң «авыртулы» үзгәреш булырга мөмкин иде. Чөнки моңарчы устав буенча Язучылар берлеге съездында катнашучы һәр әгъза тавыш биреп, күпчелек тавыш җыйган кандидат рәис итеп сайланып килде. Рәис идарә әгъзалары исемлеген тәкъдим итә. Исемлек «оптом» тавышка куела һәм сайлана.

Яңача сайлауны Ркаил Зәйдулла тәкъдим итә. Бу сайлаулары ул «Парламент республикасы» белән чагыштырды. «Моның белән мин беренче чиратта үз вәкаләтләремне киметәм, чөнки мин бит инде съезд тарафыннан сайланган», ди ул. Димәк, киләчәктә рәис буласы килгән кеше һәр әгъзага идарәдә урын, әдәби премия, санаторийга юллама, китабын чыгаруга рекомендация, үлгәч каберенә затлы таш вәгъдә итеп, аның бер тавышын теләнеп йөрмәячәк…

Кыскасы, шулайрак булырга тиеш иде. Әмма Ркаил Зәйдулланың иң якын каләмдәшләре – әдәбият кырындагы көрәштәшләре – идарә әгъзалары аның белән килешмәде. Язучылар берлеген алар «Парламент республикасы» итеп күрергә теләмәде – тәкъдим хупланмады.

«Интертат» хәбәрчесе Берлек рәисе Ркаил Зәйдулланың махсус рөхсәте белән идарә утырышында катнашты. Рәискә ачыклыгы өчен бездән рәхмәтләр һәм хөрмәт!

Идарә утырышы гомер-гомергә матбугат өчен ябык чара саналды. Хәтта андагы кайбер карарларны матбугатка әйткән әгъзаларның эзәрлекләүләргә дучар булуы да билгеле.

Идарәнең көн тәртибендә башкарылган эшләргә хисап, Язучылар берлегенең яңартылган Устав проектын тикшерү, Тукайның вафат булган һәм туган көненә багышланган чаралар кертелгән иде.

Язучыларның, шул исәптән, идарә әгъзаларының да, әдәби кичәләргә йөрмәү проблемасын Берлек рәисе урынбасары Рифат Җамал күтәрде. Аңа халык язучысы Рәдиф Гаташ җавап бирде: «Бу көчләп китерә торган урын түгел. Андый кичәләр кемнеңдер юбилее булса, аның программасына ул кешенең иҗатын белгән остазларның чыгышы кертелергә тиеш. Юбилярның иҗатына кем тәэсир иткән, аңа кем ярдәм иткәне искә алынып, ул аксакаллар сүз әйтергә тиешле. Мин үзебезнең сиксән яшьлекләр буынын абруйлы, сүз әйтә алырлык буын дип исәплим. Без катнашырга әзер, кешеләрне җәлеп итә белергә кирәк», диде аксакал.

«Бөтен хәбәр сайтка куелып барыла инде…» – дип сүз башлаган иде Ркаил Зәйдулла җавап бирү өчен. «Без – өлкәннәр – сайт-майтны белмибез», дип рифмалап җавап бирде Рәдиф Гаташ.

Күренекле язучылар Нәбирә Гыйматдинова һәм Камил Кәримовлар үзләренең яшь чакта бик күп кичәләргә йөрүләрен искә алып, студентларны чакырырга – алар хисабына аудиторияне киңәйтергә киңәш бирделәр.

«Мин оештыру буенча урынбасар буларак, безнең белешмәлекне мең тапкыр карап чыктым. Анда мин белмәгән дистәләгән кеше бар. Бәлки, бу минем проблемадыр, ләкин бу аларның да проблемасы түгелмени?!» – диде Рифат Җамал. «300дән артык язучы бар дибез, мәктәпкә барырга ун кеше җыялмыйбыз. Уставта бит хокуклар гына түгел бурычлар да язылган», – дип өстәде ул.

Шулай итеп язучылар идарәсе ипләп кенә көн тәртибенең чираттагы бүлегенә – устав мәсьәләсенә күчте. «Уставның яңартылган проекты корылтайда каралачак, әмма безгә башта идарә әгъзаларының хәер-фатихасын алу кирәк», – диде Ркаил Зәйдулла.

Сүзне халык язучысы Зиннур Мансуров алды: «Дөньядагы бер генә нәрсәгә кул кертергә кирәкми. Ул да булса – Коръән. Башка документлар үзгәреп тора. Туксанынчы елларда эшләнгән бу уставны әзерләүдә минем дә катнашым булды. Хәзер фикер алышырга язучыларга тәкъдим ителгән устав проекты яңа рекдакция түгел. Туксанынчы елларда кабул ителгән Уставка нибары ике үзгәреш һәм өч өстәмә кертелә. Бүгенге заман таләпләреннән чыгып, Устав проекты камилләште. Яңартылган Устав нигезендә Язучылар берлегенә үз эшчәнлеген киң колач белән алып барырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Монда хокуклар да, бурычлар да күрсәтелгән.

Устав ул безнең эчке документ. Аңа үзгәрешләрне алдагы корылтайда ук кертергә кирәк иде. Иске идарә нигездә бу эшкә өлгерә алмады. Хәзерге устав проекты буенча фикер алышуларны күргәч, татар дөньясында Язучылар берлеге уставыннан да зуррак проблема юк икән дип уйлап куясың. Хәзерге заман сүзе белән әйтсәң, ул буш сүзләр – фейкка корылган иде. Бу бик гаҗәпләндерә. Бу устав бит халыкка – авыл хезмәтчәннәренә, акционерлык җәмгыятьләренә, олигархларга кирәк түгел. Ә безнең Язучылар берлеге уставы бөтен халык тикшерүенә чыккан кебек булды – бөтенесе чәйни башлады.

Берәүләр аны иске уставка охшаган ди. Шулай булырга тиеш – ике үзгәреш һәм өч өстәмә генә бит! Устав бит ул хикәя дә, парча да түгел, ул эчке ритм һәм эчке рифма белән язылырга итеш түгел, ул юридик нормалар буенча эшләнә, аның үз теле бар. Бу устав проектында барысы да грамоталы эшләнгән».

Зиннур Мансуров ике матдә буенча бәхәс кузгалуын әйтте. Берсе – взнос мәсьәләсе, икенчесе – әгъзаны Берлектән чыгару. Ләкин болар Уставта электән үк булган. «Елга 1 мең сум зур акча түгел – без шуны зур проблемага әйләндерәбез. Каләм әһеле Берлеккә гариза язып керә ала, чыгып та китә ала», диде ул.

Зиннур Мансуров: Уставта язучыларны пачкалап Союздан чыгару турында сүз бармый. Ул 30 елга бер булырга мөмкин…

Ркаил Зәйдулла: 30 ел элек Союзга керкән, аннары бер әйбер язмаган. Союз эшендә катнашмый, җыелышка йөрми. Андыйларны Союзда тотудан кемгә нинди файда соң?

Зиннур Мансуров: Ләкин аларны чыгаруы авыр.

Ркаил Зәйдулла: Ләкин бит шундыйлар аркасында кворум җыеп булмаска мөмкин.

Рифат Җамал: Бу дөньяда «перерегистрация» дигән әйбер дә бар.

Зиннур Мансуров: Мин солидный язучылар да катнашкан бәхәсләрне карап барам. Әлеге ике матдәне Ркаил Зәйдулла керткән дип уйлыйлар. Ләкин бит алар моңарчы да бар иде.

Факил Сафин: Язучыдар Берлеккә кергәндә аның уставы белән таныш һәм үтәргә сүз бирәм дип гариза язалар. Димәк, алар аны укымаганнар. Взнос ул барлык иҗат оешмаларында да бар.

Ркаил Зәйдулла: Ул взнос акчасы «Касса взаимопомощи» була алыр иде. Безнең кайчандыр иҗат белән шөгыльләнгән, хәзер картаеп авырып киткән каләмдәшләребез бар. Бу рәискә яки башка аерым кешеләр өчен җыела торган взнос түгел, ә шундыйларга ярдәм итү. Җыелган взносның нәрсә тотылуының отчеты булачак.

Зиннур Мансуров: Устав темасына шулкадәр ямьсез мәкаләләр күренде. Гафу итегез, бу бит ыштан бөрмәсеннән бет эзләү. Безнең татар матбугаты «жареный» әйберләр язып укучыны бозып бетерде. Безнең татар дөньясында шулкадәр кызыклы темалар бар бит инде. Әмма аларны язу өчен интеллект дигән әйбер кирәк, өйрәнергә кирәк. Безнең татар журналистлары өйрәнеп ятмыйлар. Җыен кызык-мызык…

Ркаил Зәйдулла: Рәисне съезд сайлыймы, идарәме – иң зур бәхәс шушы тирәдә барды. Монда бер әйбер бар – рәис булырга теләүче һәр әгъзаның өенә барып, премия, китап чыгаруны вәгъдә итеп, фәлән-төгән дип үгетли. Кайбер язучыларның иҗатын еллар үткәч карыйсың – иҗаты юк. Ләкин шундыйлар съезд вакытында үзен шәхес итеп тоя, чөнки аның белән исәпләшәләр. Без уставта тәкъдим иткәнчә булса, идарәгә кергән кешеләр үз араларыннан рәисне сайлап куялар. Эшли алмый икән, съезд җыюның кирәге дә юк, идарә җыела алыштыра. Бу бит, дөресен генә әйткәндә, рәиснең вәкаләтләрен кисү.

Камил Кәримов: Ә идарәне кем сайлый? Кем тәкъдим итә?

Ркаил Зәйдулла: Һәр кеше урыннан кычкыра башласа, бик буталчык килеп чыга. Капма каршы фикерле кешеләр җыелганда рәисне тиз генә сайлый алмаганны ничек идарәне сайласыннар?! Бәлки, съездны оештыру комиссиясе төзергә кирәктер? Шул комиссия сайлый. Әлбәттә, урыннан да тәкъдим итәләр.

Зиннур Мансуров: Президиум бар, Аксакаллар институты бар… Шулар җыелып…

Марсель Галиев (хатирәләргә бирелеп): Элек обком белән киңәшеп… Обком секретаре чыгып идарә составын әйтә иде…

Камил Кәримов: Почетлы кунак буларак…

Марсель Галиев: Сайлау шуннан соң була иде.

Ркаил Зәйдулла: Китегез инде! Хәзер Президент аппаратына, министрлыкка әйтикмени инде?!

Марсель Галиев: Барыбер белергә тиеш инде алар.

Дания Заһидуллина: Кешенең холкы шундый – үзгәрешләрне авыр кабул итә. Бу адым тамырдан үзгәртүгә юнәлдерелгәнгә каршылыкка очрагандыр да. Съезд үткәрү комиссияләре, тагын ниндидер оешмалар хәлне катлауландыруга гына китерер иде. Мин Тукай бүләгенә кандидат тәкъдим итүдә ниндидер бер тәртип урнашуга игътибарны юнәлтәсем килә. Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим иткән кандидатура беренче булырга тиеш, чөнки аны Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатура дип карарга кирәк дигән фикер уздырыла башлады. Соңгы өч-дүрт елда шулай. Монда да шундыйрак юл сайларга кирәк түелме икән? Ягъни, идарә бар һәм ул съездга рәисне тәкъдим итә. Идарә тәкъдим иткән кандидатура өстенлекле кандидатура була. Ләкин сайлавын съезд сайлый. Мин идарәне съезд сайлавын уңышлы мисал буларак карый алмыйм. Рәис урынбасар һәм секция җитәкчеләре итеп үзе күзаллаган кешеләре куярга тиеш. Минемчә, революцион юлларга бармыйча, шундыйрак эш юнәлешен карасак ничек булыр? Ягъни, без рәисне съезд сайлый дигән позицияне калдырабыз, ләкин рәисне эшләп торучы идарә тәкъдим итүен дә ассызыклыйбыз. Андый кандидатура аерым өстенлекләргә ия булырга мөмкин.

Камил Кәримов: Китеп баручы идарә тәкъдим итүе ничек була ул?.. Сайланган рәис идарәне үзе сайлый да: «Минем шулар белән эшлисем килә», ди.

Ркаил Зәйдулла: Рәиснең вәкаләтләре кысылырга, идарәнең вәкаләтләре киңәйтелергә тиеш. Идарәне җыю җиңел, съездны җыю проблемалы бит. Кворумнар…

Берара фикер алышу «базар форматын» алды, «Идарә ул ядро, съездны гына оештыра ала», «Бәлки, бөтен язучылар килмичә, вәкаләтле вәкилләр генә килер», «Калсын шулай», дигән фикерләр яңгырады.

Вахит Имамов: Уставта татар телен яклау һәм саклау турында сүз бар, Аллага шөкер! Без быел Гаяз Исхакыйның туган көнен искә алмаганбыз. Аны онытырга ярамый. Садри Максудилар, Һади Атласилар безнең истә торырга тиеш. Рәисне сайлауга килгәндә, безнең Ркаилны җиңәрдәй башка кеше юк – кайгырасы түгел…

Ркаил Зәйдулла: Минем турында сүз бармый бит. Кызык кешеләр сез…

Вахит Имамов: Бәлки, бу юлы иске гадәт буенча сайлап… уставка «и такое возможно» дигән вариант кертербез. Алай да була, болай да була.

Рафис Корбан: Безнең бердәнбер проблема – кворум җыю! 50 процент +1 дип куябыз икән, җыела ул. Нәрсәгә без башкасы белән баш катырабыз?! Идарә рәисне сайлап куйса, болар премия бүлешә дип әйтәчәк. Берни дә үзгәрмәячәк!

Әхәт Мушинский: Идарәнең рәисне сайлавы демократиягә каршы була кебек. Рәис идарәне сайлый, идарә – рәисне. Кешеләр: «Кул кулны юа», диячәк. Бу зур шау-шу чыгарачак. Идарә тәнкыйтьләнәчәк. Рәис мәсьәләсен дә хәл итәсе булмагач язучылар нигә килсен соң ул съездга?

Нәбирә Гыйматдинова: Съезд рәисне сайлый һәм рәис – идарәне. Бу бит инде сыналган схема.

Марсель Галиев: Элек шулай иде.

Рафис Корбан: Хәзер дә шулай.

Марсель Галиев: Мин элеккеге съездларны күргән кеше. Идарә әгъзаларын авторитетлы кеше әйтә иде…

Рафис Корбан: Монда син авторитет инде…

Марсель Галиев: …Сайланмаган идарә ничек рәис сайларга тиеш – аңламыйм.

Ркаил Зәйдулла: Аңлашылды. Син дә Нәбирә сүзен сөйлисең икән.

Марсель Галиев: Кайдан яңа фикер алыйм инде?! Бер елны правлениегә 80 кешедән сайладык. Төнгә кадәр утырдык.

Хәбир Ибраһим: Мин взнос мәсьәсендә әйтергә телим. Кирәк ул. Союздан чыгару мәсьәләсен дә карарга кирәк…

Язучылар шаулашып чит илдә яшәгән каләмдәшләрен искә төшерделәр. Аларның берлек эшендә катнашмавын искәрттеләр.

Ркаил Зәйдулла: Яшьләр ни уйлый?

Биредә ике яшь кешенең берсе булган Рөстәм Галиуллин торып басты (утырыштагы икенче яшь кеше Лилия Гыйбадуллина иде – ул дәшмәде).

Камил Кәримов (тиздән «Казан утлары» журналының 100 еллыгын искә алып): Яшьләр юбилей турында уйлый.

Рөстәм Галиуллин: Элеккеге чорларны белмим. Сайлаулар алдыннан матавыклар булмасын дип, устав проектында тәкъдим ителгәнгә авыша башлаган идем. Ләкин монда тыңлап утыргач, 50+1 дигәнен кайтарып, рәисне съезд сайлый икән, идарәне рәис тәкъдим иткәндә…

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире буларак, шактый еллар Рөстәм Галиуллин кул астында эшләгән Камил Кәримов

җитәкчесен ярты сүздән аңлады да кистереп әйтеп куйды: Ул элеккечә калдырырга тәкъдим итә.

Ркаил Зәйдулла: Мин үзем рәисне идарә сайларга тиеш дигән фикердә торам. Тавыш бирәбез! Кем дә кем рәисне идарә сайлый ди – кулын күтәрсен! (Ул үзе, Зиннур Мансуров… кыскасы, берничә кул күтәрелде). Кем дә кем бу үзгәрешкә каршы…

Рәдиф Гаташ: Каршы түгел, искечә калдыру яклы… (куллар урманы пәйда булды).

Ркаил Зәйдулла: Аңлашылды. Рәискә азчылык тавыш белән җиңелергә туры килде.

Зиннур Мансуров: Командаң шундый булып чыкты.

Шулай итеп, Устав проектындагы «Идарә рәисе Идарә әгъзалары тарафыннан яшерен тавыш белән сайлап куела» дигән пункт идарә тарафыннан кабул ителмәде. Димәк, ул инде съезд карамагына чыгарылмый.

Съездга карамагына тәкъдим ителәчәк уставка бер үзгәреш һәм өч өстәмә кертелә булып чыга. Бер үзгәреш – кворум мәсьәләсе. Гамәлдәге Уставта «Корылтай Берлек әгъзаларының өчтән ике өлеше катнашканда тулы хокуклы булып санала», дип язылса, тәкъдим ителгән проектта «Корылтай Берлек әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашканда тулы хокуклы булып санала» диелгән, ягъни, 50 процент + 1 тавыш.

Өстәмәләр: 1) Әдәбият өлкәсендә казанышларга ирешкән кайбер язучыларга Кабул итү комиссиясе рекомендациясе белән шәрәфле әгъза исеме бирелергә мөмкин. 2) Берлекнең моңарчы «һавада асылынып торган» Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре «законлаштырыла». Бу берлекләргә багышлап биш абзац өстәлгән һәм офисларының адреслары да күрсәтелгән. 3) Гадәттән тыш хәлләрдә, РФ һәм ТР законнарына туры китерелеп, Корылтай онлайн форматта үткәрелергә мөмкин. бу очракта Корылтайда Берлекнең урыннардагы бүлекләре һәм читтә яшәүче аерым әгъзалар видеоэлемтә аша катнаша. Тавыш бирү нәтиҗәләре Корылтайның оештыру комитетына һәм Санау комиссиясенә тапшырыла.

ххх

Утырыштагы тагын бер җитди пункт – Тукайның вафат булган һәм туган көннәрен билгеләп үтү. Илсөяр Иксанова 15е көнне Тукай каберенә чәчәкләр салу оештырылуын, автобус биреләчәген, аннан кайткач Тукай әдәби музеенда кичә булачагын, анңа катнашу хуплануын әйтте. Алгарак итеп әйтим – әлеге кичәдә биредәгеләрдән Ркаил Зәйдулла үзе һәм Зиннур Мансуров кына бар иде.

Утырышта яңгыраган бер хәбәр: быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында – Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак. «Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның тәкъдимнәренә колак салып, Шигырь бәйрәмен алып баруын сорадык», – диде Ркаил Зәйдулла.

Рәдиф Гаташ (теманы дәвам итеп): Озак еллар бу бәйрәмдә катнашкан һәм аны алып барган да кеше буларак әйтәм – соңгы елларда ул безнең кулдан китеп артистлар кулына күчте. Аны 1961 елдан бирле гел шагыйрьләр алып барды. Сибгат Хәким, Нури Арслан, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, мин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат… Бик матур традиция иде ул. Халык бик яратып кабул итә иде.

Ркаил Зәйдулла (ачыклык кертеп): Былтыр Шигырь бәйрәменең ике җирдә булды, икесен дә шагыйрьләр алып барды.

Рәдиф Гаташ: Кемнәр?

Ркаил Зәйдулла: Кырлайда Рүзәл Мөхәммәтшин белән Йолдыз Миңнуллина, Казанда – Рифат Сәлах белән Резеда Гобәева.

Рәдиф Гаташ: Бәлки, ул сезгә ошагандыр… традиция буларак Шигырь бәйрәмен авторитетлы аксакал шагыйрьләр алып барырга тиеш дип саныйм. Яшьләр бик талантлы, аларның үз чаралары бар, алар анда бик матур чыгыш ясыйлар. Шигырь бәйрәме шагыйрьләр кулында булырга тиеш…

Ркаил Зәйдулла: Акылы сау булып, тавышы әйбәт чыкса – без риза!

Рәдиф Гаташ: Шигырь бәйрәме шагыйрьләр кулында булырга тиеш! Без шулай Тукайга тугрылыгыбызны күрсәтәбез…

Зиннур Мансуров та каләмдәшен җөпләде: Шигырь бәйрәмен концертка әйләндерергә ярамый.

Рәдиф Гаташ: Шигырь бәйрәменә телевидение чакырыла. Шунда бик күп җырчылар озын-озын җырлар җырлыйлар да телевидениенең турыдан-туры трансляциясендә берничә шагыйрь генә күренеп кала…

Дания Заһидуллина: 21 апрель көнне Фәннәр академиясе Тукай музее белән бергәләп Түгәрәк өстәл уздыра. Безнең бигүк матур булмаган хәл күзәтелә – Тукайның юбилей елларындагы халыкара конференцияләргә дә без Тукай премиясен алган язучыларны чакырып китерә алмыйбыз. Быел Тукай музеенда узачак бу түгәрәк өстәлдә катнашсагыз иде.

Ркаил Зәйдулла: 26 апрель көнне безнең тагын бер кичә була. Сүзне Рафис Корбанга бирәм.

Рафис Корбан: 65 яшь юбилей түгел ул дигән сөйләшүләр булды. Түгелме-юкмы, Тукай клубында кичә үткәрергә ярыйдыр дип уйлыйм. Тукай бәйрәменең дәвамы шикелле… Югыйсә Шигырь бәйрәменнән таралалар да теләсә кайда аракы эчеп йөриләр. Мин бөтенегезне Тукай клубына чакырам. Өч китабымның презентациясе дә булыр.

Рәдиф Гаташ: Тагын бер тәкъдим – элек Тукай премиясен язучыларга күп бирәләр иде. Икене, өчне… Хәзер бик авырлык белән бер генә кешегә бирәләр. Элеккечә…

Ркаил Зәйдулла: Конкрет тәкъдимең нинди?

Рәдиф Гаташ: Тукай премиясен күбрәк бирергә иде. Алу бик авырлашты. Безнең лаек кешеләребез яшьләр арасында да бар!

P.S.: Утырыш тәмамланды. «Ай якламадыгыз рәисегезне», дим аксакалларга. «Без консерваторлар», диде берсе көлеп. «Без яңа устав кабул итсәк, әйтерсең лә, дөньяда вазгыять яхшыра», диде икенчесе борчылып.

 

intertat.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм