Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйльми Ләбиб

Ләбиб Гыйльми (Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов) 1906 елның 12 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы Иске Баграж (Елховой) авылында игенче гаиләсендә туа. Кече яшьтән ятим калып, балалык һәм үсмер чагы көтүче һәм ялчы хезмәтендә үтә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, авылның яшь комсомол активистларыннан берсе буларак, Чистай шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрелә (1923).

Мәктәпне тәмамлагач, әүвәл Әлмәттә волость комсомол комитеты секретаре булып эшли, 1928 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алынганнан соң, Казанга чакырылып, комсомолның Татарстан өлкә комитеты инструкторы итеп билгеләнә.

1930 елда Л.Гыйльми, ВЛКСМ Үзәк комитеты карары буенча, Монголия революцион яшьләр оешмасының Үзәк комитетына киңәшче итеп җибәрелә. Монголиядән кайткач, 1932-1934 елларда, Л.Гыйльми комсомолның Татарстан Өлкә комитетында икенче секретарь, 1935-1937 елларда республика балалар матбугаты басмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы редакторы булып эшли.

1937 елның 2 июлендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Кави Нәҗми «халык дошманы» мөһере белән кулга алынгач, бушаган урынга җитәкче итеп партия аппаратында «хезмәт чыныгуы узган» Ләбиб Гыйльмине куялар. Ләкин аңа Берлек рәисе булып озак эшләргә туры килми: шул ук елның 21 сентябрендә ул да кулга алына. Аны троцкичылыкта, Совет хакимиятенә каршы контрреволюцион эш алып баруда, шпионлыкта гаеплиләр. Л.Гыйльми сорау алу сәгатьләрендә, беркатлы горурлык белән: «Тикшерү бу нахак гаепләрне дәлилләп исбатлый алса, мин теләсә нинди җәзаны да кабул итәргә әзер!» – дип белдерсә дә, НКВДның сыналган ысуллары белән «эшкәртелгәннән» соң, ул һәммә гаепләү актларына имзасын куярга мәҗбүр ителә. Аның язмышы инде алдан ук хәл ителеп куелган була. СССР Югары Мәхкәмәсе коллегиясенең прокурор һәм адвокат катнашыннан башка 1938 елның 9 маенда уздырылган утырышы нибары биш минут дәвам итә. Шул ук көнне Казанның Черек күл подвалында хөкем карары гамәлгә ашырыла. Тоталитар режим татар әдәбиятының чираттагы вәкилен әнә шулай юк итә.

Ләбиб Гыйльми әдәбиятка 1930 елда килә: шул елны аның «Сәнәклеләр» исемле поэмасы аерым китап булып басыла. Аннан соң бер-бер артлы балалар өчен язылган «Аучы Хәмит» (1931), «Чалкаш», монгол яшьләре тормышыннан «Чимит Дурже» (1933) исемле проза әсәрләре, хикәяләре, шигырьләре тупланган «Фронттан» (1935), «Хикәяләр» (1936) исемле җыентыклары дөнья күрә. Шушы ук елларда ул монгол халкының легендар улы Сухабатыр турында роман язарга керешә. Әсәрнең бер өлеше «Эмигрант» исеме белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1933 һәм 1934 елгы саннарында басыла. Әмма әсәр тәмамланмый кала.

Л.Гыйльми, язучы-прозаик буларак, киң даирә укучыларга иң беренче нәүбәттә үзенең «Чын мәхәббәт» (1934.1935) исемле романы белән билгеле. Ятимлектә үскән авыл малаеның катлаулы язмышын, рухи чыныгу юлын гыйбрәтле, маҗаралы вакыйгалар, тормышчан, истә калырлык детальләр аша кызыклы итеп сурәтләгән һәм эчтәлеге, аерым каһарманнарының язмышы белән А.С.Макаренконың мәгълүм «Педагогик поэма»сындагы эпизодларны хәтерләткән бу әсәр заманында укучылар арасында зур популярлык казана. 1958 елда романның яңа басмасы дөнья күреп, туксанынчы елларда «Мирас» журналы (1996, № 11-12) һәм «Мирас» нәшриятында чыккан яңа басмасы аша ул кабат укучылар игътибарына тәкъдим ителә. 2006 елда исә роман Кол Гали исемендәге Халыкара премия белән дә билгеләп үтелә.

Л.Гыйльми – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт