Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яруллин Фәнис

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында крәстиян гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә.

Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәлкем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә.

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллар дәвамында авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976) исемле җыентыклары нәшер ителә.

Җитмешенче еллардан башлап Ф.Яруллин проза жанрының зуррак формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм башка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.

1964–2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардан «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомобиль…» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Драматург иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмаларында урын ала.

Язучы 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1985).

Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Яруллинга 2001 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Указы белән «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.

Ф.Яруллин – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин тормышка гашыйк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 48 б. – 10000 д.

Май төне: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 62 б. – 7000 д.

Алмалар пешкән чакта: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 32 б. – 6000 д.

Җилкәннәр җилдә сынала: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 288 б. – 12000 д.

Тозлы җил: шигырьләр, җырлар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 351 б. – 5000 д.

Зәңгәр күлдә Ай коена: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 272 б. – 15000 д.

Җан авазы: поэмалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 183 б. – 2000 д.

Яз гөлләре: шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 335 б. – 3000 д.

Биюче бака: әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 1996. – 103 б. – 10000 д.

Өе –балчык, иясе –карчык: әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 1996. – 64 б. – 10000 д.

Серле дөнья: әкиятләр, хикәяләр, повесть. – Казан: Матбугат йорты, 1997. – 464 б. – 2000 д.

Көн сулышы: мәкаләләр, очерклар, рецензияләр. – Казан: Матбугат йорты, 1997. – 257 б. – 1000 д.

Көзге моң: шигырьләр. – Казан: Рухият, 1998. – 224 б. – 3000 д.

Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 320 б. – 3000 д.

Сөенечләр бүлешү: эссе. – Казан: Мәгариф, 2003. – 207 б. – 2000 д.

Шәфәкъ вакыты: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2003. – 383 б. – 2000 д.

Күңел яктысы: шигырьләр һәм поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 384 б. – 2000 д.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 3000 д.

1 т.: повестьлар. – 531 б.

2 т.: повестьлар, пьесалар. – 494 б.

3 т.: хикәяләр. – 512 б.

4 т.: лирика. – 575 б.

5 т.: поэмалар, балладалар, шигырьләр. – 479 б.

Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007–2008. – 2000 д.

1 т.: шигырьләр, поэмалар, җырлар. – 2007. – 495 б.

2 т.: повесть, пьесалар. – 2008. – 462 б.

3 т.: әкиятләр, әкият-пьесалар, повестьлар, хикәяләр. – 2008. – 431 б.

* * *

Упругие паруса: повесть / пер. с татар. Е.Имбовиц. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 96 с. – 100000 экз.

Хочу автомобиль: комедия / пер. с татар. В.Гольфелд. – М.: ВААП, 1975. – 55 с. – 100 экз.

Первая борозда: повесть и рассказы / пер. с татар. Е.Имбовиц. – М.: Сов. писатель,1981. – 142 с. – 100000 экз.

Былинка на ветру: докум. повесть / пер. с татар. Г.Хасановой. – Казань: Рухият, 2000. – 439 с. – 3000 экз. (На татарском, русском и английском языках.)

Высота: рассказы, повести / пер. с татар. Е.Имбовиц, А.Иштиряковой, Р.Билалова, Г.Хасановой. – 319 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а л ь м у ш е в Р. Шагыйрь өендә // Соц. Татарстан. – 1965. – 3 апр.

С ә й ф е т д и н о в Ә. Адым // Татарстан яшьләре. – 1967. – 21 сент.

Я р у л л и н Ф. Кешене кешеләр күтәрә // Казан утлары. – 1972. – № 10. – 175–178 б.

М и ң н у л л и н Ф. Прозаның гражданлык йөзе // Ф.Миңнуллин. Якты юллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 76–127 б.

М и ң н у л л и н Р. Киләчәк буын хакына // Казан утлары. – 1978. – № 11. – 153–160 б.

В ә л и е в М. Батырлык // Казан утлары. – 1990. – № 12. – 160–167 б.

Г а т а ш Р. Шагыйрьнең йөз аклыгы // Мирас. – 1994. – № 11–12. – 50–53 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Сез иң гүзәл кеше икәнсез // Мирас. – 1995. – № 1–2. – 76–84 б.

Журналның Фәнис Яруллин иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. – № 2. – 7–208 б.

* * *

М у с т а ф и н Р. Богатырьская сила духа // Казанские ведомости. – 1998. – 3 марта.


Язучылар

Туган көннәр