Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Закир Марат

Марат Закир (Марат Хәлил улы Закиров)

1969 елның 27 апрелендә Татарстанның Мамадыш районы Дусай авылында туа. 1986 елда Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Икенче курста укыганда армия сафларына алына. Әүвәл Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге снайперлар мәктәбендә ярты ел өйрәнү үтә, аннары Әфганстанга җибәрелә. 1989 елда армиядән кайткач, институтта укуын дәвам иттерә, бер үк вакытта яңа гына оештырылган «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр сыйфатында журналистик хезмәт юлын башлый. Сигез елга якын «Идел» журналында эшли.

2001 елдан ул – «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

М.Закир – шигърият һәм проза жанрларында актив эшләүче урта буын каләм әһелләренең берсе. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре балалар матбугатында 1983 елдан басыла башлый. Укучыларга хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре аша билгеле. «Канлы болыт» исемле бер хикәясе «Татар хикәясе антологиясе»ндә (2003), ике хикәясе «Современная татарская проза» антологиясендә (2007) урын алган.

2005 елда Татарстан китап нәшриятында язучының шигъри әсәрләре тупланган «Кояшлы төн» исемле беренче китабы дөнья күрә.

Ул СССР һәм Әфганстан Республикасының хәрби медальләре белән бүләкләнә.

М.Закир – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Кояшлы төн: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 80 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хуҗин М. Үзенчә // Казан утлары. – 2001. – № 11. – 43–44 б.


Язучылар