Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәки Шәмсетдин

Описание

      (1825–1865)

Шәмсетдин Зәки (Шәмсетдин Ярмөхәммәт улы Гобәйдуллин) – суфии шагыйрьләребездән берсе. Әдәбиятта Шәмсетдин Суфи дип тә билгеле. Туган җире Оренбург ягының Зәк суы буендагы Ишмәт авылы – «Зәки» кушаматы шул суга бәйле. Башлангыч белемне Эстәрлетамак өязе Ашказар-Балыклысы мәдрәсәсендә ала. Аннан Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый. Тумыштан сукыр булуына карамастан, күренекле гыйлем иясе булып җитешә. Заманында атаклы исәпләнгән Эстәрлебаш, аннан Оренбург Каргалысы мәдрәсәләрендә укыта.

Ул – суфичылык рухында лирик һәм фәлсәфи шигырьләр, газәлләр язу остасы. Татар поэзиясендә суфичылык традицияләрен яңартучы һәм дәвам иттерүче.

Шәмсетдин Зәкинең шигырьләре басмада 1907 елда гына күренә. Аның кайбер шигырьләрен «Асәр»ендә бастырган Риза Фәхретдин: «Бу кешене, аның тирән мәгънәле шигырьләрен укып, шагыйрь Әбү-л-Галә Мәгарригә охшатамын», – ди. Мәгарри (973–1057) – гарәпнең классик шагыйре, ул да тумыштан сукыр булган.

Шәмсетдин Зәки кырык яшендә чакта, Хаҗ сәфәренә китеп барышлый, Таганрог шәһәрендә тиф авыруыннан вафат була.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

XIX йөз татар әдәбияты ядкарьләре / төз. Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 80–89 б.

Г а й н е т д и н о в М. Шәмсетдин Зәки // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 170–183 б.


Язучылар