Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Суфияров Фәрит

Фәрит Суфияр улы Суфияров 1939 елның 20 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында туа.

Урта мәктәпне тәмамлагач, башта ул колхозда эшли, 1958–1960 елларда Уфа финанс техникумында укый. Ф.Суфияров төрле оешмаларда финансист-экономист булып эшли.

Ф.Суфияров Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, район газетасында – әдәби хезмәткәр, мәктәптә директор вазифаларын башкара.

Мәктәптә укыган чагында ук шигырьләр яза башлый, тәүге әсәрләре район газетасында дөнья күрә. Каләме шомара төшкәч, Уфада, Казанда чыккан газета-журналларда аның шигырьләре басылып чыга. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә әйтәсе килгән сүзләрен, уй-кичерешләрен, татлы хыялларын, якты өметләрен ул җанлы шигъри юлларга әверелдерергә омтыла.

Ф.Суфияров 1992 елның октябрь аенда Яңавыл шәһәрендә Башкортстан Язучылар берлеге, яшь иҗатчыларны бергә туплау ниятеннән чыгып, Язучылар берлеге төзи. Ул бүгенге көнгә кадәр шул оешманың җитәкчесе булып тора. Яңавыл Язучылар оешмасының җаваплы секретаре буларак, ул районнарда төрле чаралар, яшь язучыларның семинарлары, музыкаль-әдәби кичә-концертлар, юбилей, искә алу кичәләре үткәрә, күренекле язучылар белән очрашулар оештыруда зур активлык күрсәтә. Шигырьләре белән дә вакытлы матбугатта, коллектив җыентыкларда еш басыла. Аның уннан артык китабы Казан, Уфа нәшриятларында басылып чыга.

Республиканың әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Фәрит Суфияров Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек була. Аңа «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул шулай ук Башкортостан Республикасының Г. Чокрый һәм Ф.Кәрим исемендәге әдәби премияләренә лаек була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәхрәләргә чыгам: шигырьләр. – Уфа: Китап, 1990. – 3000 д.

Яшьлек авазы: шигырьләр. – Уфа: Китап, 1991. – 2000 д.

Серләремне сөйлим: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 81 б. – 3000 д.

Яңавыл бизәкләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 96 б. – 5000 д.

Язмыш уртак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 127 б. – 2000 д.

Гомер язлары: шигырьләр, җырлар. – Уфа: Китап, 2002. – 2000 д.

Күңел кошларым: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2004. – 1000 д.

Йолдызлар җиле: шигырьләр, поэма. – Уфа: Сүз, 2006. – 2000 д.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин