Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галиев Марсель

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы­ның Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азна­кайның 1 нче номерлы урта мәктәбендә укып тәмамлагач, гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында (СМУ-29) рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә чагында (1965-1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр әзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне бетереп, хезмә­тен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә, дивизия штабында дәвам иттерә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, М.Галиев 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, уку­ын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге­нең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982–1984 ел­ларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра.

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитме­шенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче ки­тапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлы­гы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара. Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәя­ләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы.

М.Галиевнең юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәя­ләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Әдипнең «Исем­сез утрауда» драмасы 1983 елда Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела. Тәрҗемә ба­бында исә ул әзәрбайҗан язучысы Әкрам Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен («Чыңгыз хан», Казан, Мат­бугат йорты, 1998, 271 б.) татар теленә тәрҗемә итә.

Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев – үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоци­атив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай бу­луы белән аерылып тора.

М.Галиевнең туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басы­ла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән «Догалы ел­лар» исемле сәнгати-публицистик әсәре язучының күңел дөньясын – уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чор­дашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә. Бу китап фәлсәфи-фикри тирәнлеге, эчтәлегенең тематик колачы белән татар мемуар жанры әдәбиятында үзенчәлекле бер яңалык булып тора. 1998 елда «Татнефть»нең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста «Догалы еллар» әсәре беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Әдипнең төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы публицистик әсәрне билгеләү ярышларында да җиңүче булганы бар.

2005 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Рух» исемендә яңа китабы басылып чыга. Аны шулай ук эчтәлеге һәм язылуы-стиле буенча «Догалы еллар»ның дәвамы дип карарга мөмкин.

М.Галиевнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казакъ,кара­калпак, осетин, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

1993 елдан М.Галиев «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, ә 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

М.Галиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар