Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Левадная Ольга

(Ольга Георгиевна Измайлова) 1958 елның 2 июнендә Украинаның Сума шәһәрендә туа. 1975 елда урта мәктәпне Казанда тәмамлый. 1975–1978 елларда Казан индустриаль-педагогика техникумында укый. 1978–1981 елларда Казанның Мәскәү районы ВЛКСМ комитетында статист, 1981–1987 елларда «Бүләкләр» кибетендә администратор булып эшли. 1988 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Мәскәү районы загс бүлегендә хезмәт итә. 2000 елда Казанның 9 нчы лицеенда архивчы булып эшли.

Ольга Левадная шигырьләрен мәктәп елларыннан ук яза башлый. Аның «Дед» исемле беренче шигыре 1979 елда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Ул бу чорда М.Горький музее каршында (җитәкчесе – М.Зарецкий) һәм Казан дәүләт университеты каршында оештырылган (җитәкчесе – Н.Беляев) әдәби түгәрәкләргә йөри.

Шагыйрәнең шигырьләре еш кына «Панорама», «Идель», «Казань» журналларында, «Серпантин» (Санкт-Петербург, 1993) шигъри альманахында, «Казан студентлары шигырьләре» (1991), «Казанская каюткомпания» (1992), «Сто семей Татарстана» (2001) һәм «Семья Татарстана» күмәк җыентыкларында басыла.

1992 елда Ольга Леваднаяның беренче китабы («В ожидании снега живу») дөнья күрә. Аның бу җыентыгына Булат Окуджава һәм Андрей Дементьев үзләренең хатларында югары бәя бирәләр.

1998 елда О.Леваднаяның «Пройти заколдованный путь» исемле икенче китабы нәшер ителә.

2003 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Канат җилпешем» исемле өченче китабы рус һәм татар телләрендә басылып чыга. Бу китапта ул лирик һәм фәлсәфи планда өлгереп җиткән шагыйрә буларак ачыла. Аның шигърияте классик формадан ак шигырьгә күчә һәм әлеге җыентыкта да шигырьләрнең күбесе . верлибрлар, алар ритмик каршылыкка, музыкаль яңгырашка ия. Чагыштырулары колачлы, көтелмәгән ассоциацияләр очраганга, шагыйрәнең уй-фикерләрен аңлау кыенрак, бу шигъри дөньясының зурлыгын күрсәтә. Соңрак О.Леваднаяның шигырьләре, тәрҗемә ителеп, татар көндәлек матбугатында да басылалар.

2003 елда шагыйрәнең егерме биш еллык иҗатына йомгак рәвешендә аның «L-пресс» нәшриятында дүртенче китабы («Вблизи от нашего прошлого») дөнья күрә.

2005 елда Татарстан китап нәшриятында О.Леваднаяның Казанның меңьеллыгына багышланган «Из крика птиц растут воспоминания» дип аталган бишенче китабы (шигырьләр) басылып чыга. Ул монда шигъри Казанның меңьеллык кабатланмас дәверен тудыра.

Шул ук елда «Каzаn-Казань» нәшриятында шагыйрәнең «Поднимаясь по лестнице раздумий» исемле шигырьләр китабы дөнья күрә.

2003 елда үткәрелгән «Ел хатын-кызы» бәйгесенең «Мәдәният һәм эчкерсезлек» номинациясендә ул иң яхшы дип табылган өч хатын-кызның берсе була.

О.Левадная «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

«Из крика птиц растут воспоминания» китабы «Ел китабы-2005» бәйгесендә Татарстан Мәдәният министрлыгының III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә.

Ул шушы ук елда Татарстан Республикасының Г.Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2008 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

О.Левадная – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

В ожидании снега живу: стихотворения. – Казань, 1992. – 130. – 2000 экз.

Пройти заколдованный круг: стихи. – Казань: ТХФП, 1998. – 134 с. – 1000 экз.

В свободном падении вверх: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 144 с. – 2000 экз.

Вблизи от нашего прошлого: избранное. – Казань: L-пресс, 2003. – 148 с. – 500 экз.

Поднимаясь по лестнице раздумий: стихи. – Казань: Каzаn-Казань, 2005. – 128 с. – 500 экз.

Канат җилпешем = В свободном падении вверх: стихи / пер. и предисл. Зульфата. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 144 с. – 2000 экз. (На татарском и русском языках.)

 

* * *

Из крика птиц растут воспоминания = Кояш тавышы хәтерләтте = Memories drow out of the cries of birds = Kus seslerinden gelir hatirala: стихи / пер. на татар.

Зульфата, пер. на англ. Ричарда Маккейна, пер. на тур. Асии Рахимовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 96 с. – 2000 экз. (На русском, татарском, английском и турецком языках.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р о щ е к т а е в В. Так может только женщина – любя! // Панорама. – 1990. – № 3. – С.9-10.

К о л и н а С. Вопреки закону гравитации // Казанские ведомости. – 2003. – 18 апр.

М а р а т о в Ш. «Я прохожу сквозь листопад своих немых воспоминаний» // Респ. Татарстан. – 2003. – 20 мая.

М у с т а ф и н Р. Шаманство языка и чародейство поэзии // Татар. края. – 2004. – 4 февр.

Ш а р а ф у т д и н о в Д. Мир любви и надежды // Казань. – 2004. – № 3. – С. 112

А м и р х а н о в И. Чувства вслух // Респ. Татарстан. – 2006. – 14 марта.

П а у ш к и н Г. Нравственная высота // Татар. края. – 2006. – 14 марта, 6 апр.

А х у н о в Г. Настоящее // Казань. – 2007. – № 8. – С. 29


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин