Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрипов Әнвәр

Әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов 1941 елның 9 октябрендә Татарстанның элекке Ютазы (хәзерге Баулы) районы Кәрәкәшле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышында һәлак була.
Әнвәр Кәрәкәшле урта мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлагач, Шәриповлар гаиләсе Лениногорск районының Зәй-Каратай авылына күчеп килә. Ул шунда унберьеллык мәктәпне тәмамлый һәм 1960 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Зәй-Каратай мәктәбендә укыганда ук Шамил Бикчурин җитәкләгән Лениногорск әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп, шигырьләр яза башлаган Ә. Шәрипов студент елларында әдәби иҗат эшенең күбрәк теоретик якларын һәм эчке хасиятләрен өйрәнүгә игътибарын юнәлтә; Нил Юзиев җитәкчелегендә язучыларның иҗат лабораторияләренә кагылышлы бай фактик мәгълүматлар туплый һәм, университетны тәмамлаганда, «Хәсән Туфан иҗат процессының кайбер мәсьәләләре» дигән темага диплом эше яза.
1965 елда университетны тәмамлагач, Ә.Шәрипов берникадәр вакыт Биектау район газетасы «Якты юл» редакциясендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшләп ала. 1965 елщлң октябреннән 1966 елның ахырына кадәр ул — гаскәри хезмәттә: Ленинградта, Әзәрбайҗанда, Грузиядә хезмәт итә, хәрби мәктәптә һәм курсларда укып офицер дәрәҗәсен ала. 1967 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казанда «Татарстан яшьләре» һәм «Татарстан кооператоры» газеталарында эшли, бер ел Ютазы урта мәктәбендә балалар укыта. 1969 елның көзеннән ул — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы аспиранты, профессор Хатип Госман җитәкчелегендә гарәп хәрефле борынгы кулъязма әдәби ядкәр-ләрне укырга һәм шәрехләргә өйрәнә, Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләренең асыл һәм төрле күчермә нөсхәләрен үзара чагыштырып, аларның фәнни-чагыштырма текстларын әзерли, Татарстанда һәм Башкортстанда шагыйрь яшәгән авылларны йөреп чыга, шагыйрьнең яңа кулъязмаларын эзләп таба, тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә кагылышлы күп мәгълүматлар туплый һәм табышлары турында матбугатта фәнни мәкаләләрен бастыра. 1973 елда «Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗат мирасы һәм аның поэзиясендә дөньяви мотивлар» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Соңыннан, 1986 елда, Ә.Шәрипов, Утыз Имәнинең әдәби әсәрләреннән зур тупланма төзеп, аңа әтрафлы сүз башы язып, «Шигырьләр, поэмалар» исеме белән аерым китап бастырып чыгара.
1971-1978 елларда Ә.Шәрипов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли, Татарстан төбәкләренә оештырылган күп кенә археографик экспедицияләргә катнашып, гарәп шрифтындагы әһәмиятле иске кулъязмаларны җыю һәм аларга тасвирламалар язу белән шөгыльләнә, алты томлы «Татар әдәбияты тарихы» басмасының борынгы чорга караган беренче томына берничә мәкалә яза («XVII йөздә культура һәм әдәби тормыш», «Габдерәхим Утыз Имәни», «Урта гасырда әдәби бәйләнешләр»).
1978 елның ноябреннән Ә.Шәрипов Алабуга педагогия институтына эшкә күчә. Ул монда 1990 елга кадәр «Борынгы татар әдәбияты», «XIX гасыр татар әдәбияты», «Татар халык авыз иҗаты», «Татар балалар әдәбияты», «Әдәбият белеменә кереш», «Әдәбият теориясе» кебек курслардан студентларга лекцияләр укый. Педагогик хезмәте белән бергә, җәйге айларда студентларның фольклор-диалектологик экспедицияләренә җитәкчелек итә, 1978 елда институтта әдәби-иҗат түгәрәге оештыра. Соңыннан бу башлангыч шул исемдәге иҗат берләшмәсе булып үсеп китә.
1986-1988 елларда Ә.Шәрипов Ленинград дәүләт университетының төрки телләр кафедрасы каршындагы докторантурада укый. 1990 елда Чаллы педагогия институты ачылгач, эшкә шунда күчә һәм ике ел институтның филология факультеты деканы булып эшли. Аннары, Өзлексез педагогик белем бирү институты дигән яңа югары уку йортында дүрт ел фәнни эшләр буенча проректор вазифаларын башкарганнан соң, янәдән педагогия институтына кире кайтып, филология факультетының доценты, 2001 елның декабреннән мөдире сыйфатында педагоглык хезмәтен дәвам иттерә. 2001 елда ул Казан дәүләт университетының Диссертацияләр яклау советының чираттагы утырышында «Борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
Ә.Шәрипов — борынгы чор төрки-татар әдәбияты вәкилләреннән Әхмәд Ясәви, Сәйф Сарай, Кол Шәриф, XIX һәм XX гасыр әдипләре, күренекле шәхесләре төркеменнән Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһаб Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Сирин һ.б. бик күпләрнең тормышына, иҗатларына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди, фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Татар әдәбиятын пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1992 елда Чаллы төбәген өйрәнү җәмгыятенең Э.Касыймов исемендәге бүләгенә лаек була.
Ул — «КамАЗ төзелеше ударнигы» (1988), Россиянең халык мәгарифе отличнигы (1992), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2005).
Ә.Шәрипов — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари.Шигырьләр,поэмалар/җыентыкны төз., текст һәм искәрмәләрне әзерләүче, тормышы һәм иҗат юлы турында кереш сүз авт., юлга-юл тәрҗемәләрне башкаручы Ә.Шәрипов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. —3986. —5000 д.
Бәдиүз-заман Саид Нурси: «Рисаләи нур»дан иман хакыйкатьләре / тәрҗ. Ә.Шәрипов. — Чаллы, 1993. — 188 б. — 10000 д.
Татар теле һәм әдәбияты: пединститутларның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керүче абитуриентлар өчен программа / соавт. Ә.Нигъмәтуллов. — Чаллы, 1994. — 346. —2000 д.
Кол Шәриф. И күңел, бу дөньялар…: газәлләр, кыйсса / җыентыкны төз., текст һәм искәрмәләрне әзерләүче, текстларны хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемә итүче, кереш сүз авт. Ә.Шәрипов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 93 б. — 3000 д.
Татар балалар әдәбияты: укытучыларга методик кулланма. — Чаллы, 2003. — 966. —1000 д.
Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древне-тюркской и тюрко-татарской литературе (УШ-ХГУ вв.). — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2001. — 364 с. — 500 экз.


Язучылар