Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйззәт Бәян

Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Бәян Гыйззәт (Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйззәтуллин) 1918 елның 16 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко (Кушнарат) районы Талбазы авылында игенче гаиләсендә туа. Өч яшендә әтисез калып, игенче тормышының авыр хезмәтен бала чактан ук үз җилкәсендә татып үскән үсмер егет авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфа медицина институтының ике еллык курсларына (рабфакка) укырга керә. Ләкин курсларны тәмамлагач, медицина буенча китәргә теләми, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. 1941 елда институтны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар. Әмма анда да озак укырга туры килми, сугыш башланып, 1941 елның декабрендә ул фронтка озатыла. Көнбатыш, Өченче Белоруссия фронтларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша, яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби мәктәпне бетереп, офицер сыйфатында янә фронтка җибәрелә, Курск дугасы дип аталган мәгълүм канкоешларны исән-имин кичеп, Кенигсбергка кадәр сугышчан юл уза. Фронттагы батырлыклары өчен Б.Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә.

1946 елны армия хезмәтеннән кайткач, Б.Гыйззәт Казанда Татар дәүләт академия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укуын дәвам иттерә һәм 1951 елда «Гафур Коләхмәтовның иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология гыйльме буенча кандидатлык дәрәҗәсе ала. 1953 елдан башлап ул – Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре вазифасында, ә 1968-1981 елларда шул институтның сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Бәян Гыйззәтнең әдәби-гыйльми эшчәнлеге тулысынча диярлек татар театр сәнгате һәм татар драматургиясе белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы күләмле тикшеренүләре, тарихи хезмәтләре «Егерменче йөз башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960), «Заман сулышын тоеп» (1967), «Татар совет театры» (1975), «Октябрьгә кадәрге татар театры» (1989), «Татар әдәбияты тарихы» (3.5 т., 1986-1989), Мәскәүдә рус телендә чыккан «Татар совет әдәбияты тарихы» («История татарской советской литературы», 1965), күптомлы «Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы» («История многонациональной советской литературы», 1972) басмаларында урын ала. Мәскәүдә Сәнгать тарихы институты әзерләгән «Совет драма театрлары тарихы» («История советского драматического театра») исемле алты томлык күмәк хезмәттә дә ул, авторларның берсе һәм редколлегия әгъзасы буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан гыйльми очерклары белән катнашты. Болардан тыш галимнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкаләләре төрле җыентыкларда, әдәбият дәреслекләрендә, сәнгать һәм театрга бәйле белешмәлек, энциклопедия басмаларында, көндәлек матбугат сәхифәләрендә күпләп басылган. Г.Камал, Г.Коләхмәтов, Г.Кариев, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, М.Фәйзи, Х.Әбҗәлилов, Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Насрый һ.б. бик күпләргә багышланган иҗат портретлары, аерым сәхнә әсәре яки спектакльләр турында рецензияләр, театр сәнгатенең көнүзәк мәсьәләләрен күтәргән нәзари-тәнкыйди мәкаләләр – болар һәммәсе Бәян Гыйззәтнең галим һәм тәнкыйтьче буларак үзенчәлекле иҗат мирасын тәшкил итәләр.

Фәнни-әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Б.Гыйззәт «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, шулай ук аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1991 елның 25 маенда Казан шәһәрендә вафат була.

Б.Гыйззәт – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар