Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәйри Хәсән

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри (Хәсән Фәхретдин улы Хәйруллин) 1910 елның 5 февралендә Россиянең элеккеге Урал губернасы Лбищенск дигән өяз үзәгендә (хәзерге Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе) крәстиян гаиләсендә туа. Сигез-тугыз яшьләрендә әти-әнисез калып, 1925 елның көзенә кадәр Җаек (Казакъстан) шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда башлангыч белем ала.

Җәйге каникул вакытларында Җаекта казакъча чыга торган «Кызыл ту» («Кызыл байрак») газетасында эшләп, журналистика өлкәсендә беренче хезмәт күнегүе үтә. 1931 елда аны Новосибирск шәһәрендә чыга торган «Азад Себер» исемле край газетасына җаваплы сәркәтип итеп билгелиләр.

Себердә Кузнецк металлургия комбинаты төзелә башлагач, әлеге гигант төзелешнең елъязмасын алып бару өчен оештырылган махсус редакция коллегиясендә эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта дистәләрчә очеркларын, хикәя һәм шигырьләрен бастыра. Беренче бишьеллыкларның хезмәт энтузиазмын чагылдырган бу әсәрләр соңыннан, 1934 елда, ике китапка тупланып, Казан һәм Новосибирск нәшриятларында басылып чыгалар.

1934 елда Х.Хәйри Казанга килә һәм, икееллык Укытучылар институтын тәмамлап, 1936–1939 елларда башта «Уку ударнигы» исемле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, аннары «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының җаваплы секретаре булып эшли, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем алуын дәвам иттерә. 1939 елда институтның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият секторына җитәкчелек итә. Шушы елларда әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә: татар әдәбияты буенча урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфлары өчен дәреслек китабы, хрестоматияләр төзешә, татар классик язучыларының басма җыентыкларына сүз башлары һәм шул чор әдәби хәрәкәтенең аерым мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре яза; 1941 елда «Эзләнүләр» исеме астында тәнкыйть мәкаләләре тупланган беренче җыентыгын бастыра.

1942–1943 елларда Х.Хәйри Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының әдәбият секторы мөдире, ә 1944 елның гыйнварыннан 1947 елның августына кадәр партиянең Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор булып эшли. 1949–1950 елларда ул.

«Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. 1950–1953 елларда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укып, «Сугыштан соңгы татар әдәбиятында социалистик реализмны үстерү өчен көрәш» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклагач, Х.Хәйрине СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына директор итеп билгелиләр. Бу хезмәтен ул 1959 елның җәенәкадәр алып бара, аннары, пенсиягә чыкканчы, шул ук институтның әдәбият секторында мөдир һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Бу чорда Х.Хәйринең әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә йөздән артык мәкаләсе, дистәгә якын китабы, Һ.Такташның иҗат һәм тормыш юлын яктырткан күләмле монографиясе дөнья күрә. Күпчелек хезмәтләрендә ул татар әдәбиятында «социалистик реализм» дигән методның барлыкка килүе һәм үсүе, әдәбиятта партиялелек, халыкчанлык, интернационализм принципларының конкрет чагылышы кебек теоретик һәм гомуми мәсьәләләрне шул заманның идеологик таләпләре яссылыгында аңлатырга тырыша.

Аерым язучыларның иҗатларын яисә конкрет әсәрләрне анализлаганда да тәнкыйтьче рәсмиләштерелгән шушы төп принциплардан чыгып эш итә. Х.Хәйри «Татар совет әдәбияты тарихы» китабында (1960) һәм шуның Мәскәүдә рус телендә чыккан басмасында («История татарской советской литературы», 1965), автордаш буларак, Һ.Такташ иҗаты һәм 1945–1960 еллар татар поэзиясе турындагы хезмәтләре белән катнаша.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте Х.Хәйрине 1957 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкли, 1970 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Галим 1994 елда Казанда вафат була.

Х.Хәйри – 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Зур Кузбасс өчен: шигырьләр һәм очерклар. – Новосибирск: ОГИЗ, 1934. – 63 б. – 1000 д.

Тавышлы ялкын: хикәя һәм очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 64 б. – 3000 д.

Эзләнүләр: әдәби-критик мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 158 б. – 5000 д.

Һади Такташ: тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 148 б. – 5000 д.

Әдәбият һәм тормыш: мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 260 б. – 3000 д.

Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 216 б. – 3000 д.

Иҗат чишмәләре: тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 246 б. – 3000 д.

Язучы һәм тормыш: әдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 288 б. – 2500 д.

Һади Такташ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 176 б. – 15000 д.

* * *

Современная татарская литература: очерки. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 131 с. – 5000 экз.

Поиски и свершения: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 99 с. – 2000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г ы й м а д и е в Ү. Эзләнүләр һәм ачышлар // Кызыл таң (Өфө). – 1970. – 20 февр.

М у с и н Ф. Алгы сафта // Казан утлары. – 1970. – № 2. – 131 б.

Ә г ъ з а м о в Ф. Заман сулышын тоеп // Ф.Әгъзамов. Яшәү көче. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 99–110 б.

В ә л и е в М. Дулкыннар ни сөйли? // Ялкын. – 1980. – № 12. – 20–23 б.

И б р а һ и м о в Ф. Ул минем остазым иде // Шәһри Казан. – 2000. – 4 февр.


Язучылар