Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Данил Салихов: «Башка милләтләргә пычрак ыргытмый гына үз милләтебезнең телен-әдәбиятын саклыйк»

Бу көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм чарасына һәрбер язучы чакыру алган. Республика җитәкчелеге, шулай ук күп кенә кунакларның килүе дә көтелә. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов белән бәйрәм кәефе, язучыларны борчыган мәсьәләләр һәм киләчәккә уй-ниятләр турында да сөйләштек.

Татарга тылмач кирәкми

– Данил әфәнде, берлекнең 85 еллыгын ничек каршыларга әзерләнәсез?
–1934 елның 25 июлендә Совет язучыларының I Бөтен Татарстан съезды үтә. Ул дүрт көн дәвам итә. Мәскәүдә Совет язучыларының беренче съезды шул ук елны август аенда уза. Ул Максим Горький идеясе белән үткәрелә, Горький аны үзе үк алып та бара. Үз чыгышында Максим Горький татар әдәбияты хакында сүз әйтә, мисал итеп хәтта татар язучысы әсәреннән өзек тә китерә. Татарстаннан делегат булып 12 кеше бара. Татарстан язучылар җыенында идарә рәисе итеп сайланган Кави Нәҗми Мәскәү җыенында өченче булып чыгыш ясый. Татар әдәбиятының дәрәҗәсен, тоткан урынын шуннан чыгып та күзаллап була.
85 еллык юбилей беренче булып бездә уза. Башка республикаларның Язучылар берлеге рәисләре белән сөйләшүләрем булды, һәркем бу юбилейны үткәрә алмый. Язучылар берлекләре бүген күп җирдә авырлыклар кичерә, әдәбиятка караш һәркайда бездәгечә түгел, авыррак. Бездә юбилей зурлап, барлык язучыларны бергә җыеп үтәчәк. 337 язучының һәрберсенә дә чакыру җибәрдек. Читтә яшә­гәннәрне дә дәштек. Чарада респуб­ликаның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, Мәскәү, Әзәрбайжан, Кара-Калпактан, Үз­бәкстаннан кунакларны көтәбез.

Юбилейны якты уйлар белән каршылыйбыз. Татар язучыларының әле рухлары сынмаган. Әм­ма бор­чылуларыбыз бар. Мәктәпләре­без ябылу, татар теленең кимсетелүе, китап укучысын югалту – болары төп проблемаларның берничәсе генә. Без, әлбәттә, телебез өчен көрәшәчәкбез. Балалар, мәктәпләр белән эшләүне дәвам итәчәкбез.

– Туган тел өчен көрәшүнең юллары нинди булачак?
– Без яңа буын укучыга – ба­лалар һәм үсмерләргә туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тудырырга телибез икән, иң элек ата-аналар белән дә эшләргә тиешбез. Аларга татар теленең зурлыгын, татар теленең бүгенге көндә яшәешкә йогынтысы нинди, бу тел белән кая барып була – шуны аңлатырга тиешбез. Гаиләдә шушы телнең кыйммәтен белми торып, ул ба­ласына аны кертә алмый. Чит ил­ләргә, бигрәк тә төрки илләргә чыгасың икән, үз телеңнең кыйм­мәтен тагын да ныграк аңлыйсың. 1990 еллардан соң союздаш рес­публикалар үзләренең аерым дәүләтләрен төзеделәр. Казах үз телендә, үзбәк үз телендә, кыргыз үз телендә сөйләшә. Безнең чорда яшәгәннәр рус телен белә әле, бүген исә яшь буын белми. Төрки телләр төркеменә кергән һәркем белән татар телендә рәхәтләнеп аңлаша аласың.

Әдәбият ямаулы була алмый

– Шушы еллар эчендә берлектә күп җитәкчеләр алмашынды. Әдәбият мәйданында күп исемнәр яңгырады. Үзегезгә, язучы-драматург буларак, кайсы чор кадерлерәк?
– Әдәбиятның чәчәк аткан чоры дип 60нчы еллардан алып 90нчы еллар азагына кадәр дип әйтер идем. Бәлки ул минем яшәешем белән дә бәйледер, бәлки ул чорны яхшы белгәнгә күрәдер. Ул вакытта иҗат иткән һәм китаплары күп укылган язучыларыбызны бүген дә еш искә алабыз. Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники исем­нәре еш яңгырый. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е, «Алтын йолдыз»ы, Нәби Дәүлинең «Җимерелгән бастион»ы, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан шигърияте, Туфан Миңнуллин драмалары, Шәриф Хөсәеновның пьесалары – әсәрләре аларны чын шәхес итеп танытты. Язучының әсәре кешеләр язмышы белән аерылгысыз. Сугыш темасы, сугыштан соңгы еллар – без аның ачысын-төчесен кичердек. Агач түмәре асып йөргән аяксыз абыйларны күп күрдек. Соңрак тарихи әсәрләр язылды, ул әсәрләрне укыганнан соң, татар тарихын белмәгәнбез икән, дип уйладык. Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәре чыккач, ул безгә гаҗәеп булды. Ибраһим Сәлахов, Якуб Зәнкиевнең әсәрләре дә күңелдә калды. Язмышы белән уралып, Муса Җәлил шигърияте көчле яңгырады. Ул вакытта пат­риотик тәрбия дә көчле иде.

– Язучылар берлегендә дә буыннар алмашы сизелә. Өлкәнрәк язучылар, лаеклы ялга чыгып, яз­мый башладылар кебек. Ә яшь­ләр ничек? Сезнеңчә, буыннар чылбырын өз­мичә сакларга мөмкинме?
– Кинәт үзгәреш булды. Әм­ма яшьләр килми дип әйтеп булмый. Театрны гына алыйк, ре­пертуарда Илгиз Зәйни, Сөм­бел Гаффарова исемнәре яңгырый башлады. Язалар бит. Күп тапкырлар кабатлаганым бар: иҗатка кеше дистәләп, меңәрләп килми. Язучылык Хо­дайдан бирелә. Меңләгән тонна руданы актаралар, сулы иләккә салып илиләр, шуннан бармак башы кадәр кечкенә алтын килеп чыга. Язучылык та шулай, сан белән түгел, сыйфат белән исәпләнә.

Соңгы елларда, шөкер, әдә­биятка килүче яшьләр артты. Кайберсенең әсәрләре классик язучыларныкына торырлык. Әдә­биятка килүчеләрдән шул ук «Ка­зан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллинны атый алам. Бик яхшы әсәрләре бар. Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гый­ба­дуллиналарның шигърияте югары кимәлдә. Һәм башка бик күпләр… Дәрдемәндне берничә әсәре белән классик дибез, Шәриф Хөсәеновны да берничә әсәре танытты. «Казан утлары»нда эшләүче Фәнил Гыйлә­җев сатирасы белән Гамил Афзал артыннан бара. Усаллыгы да, лири­касы да бар.

Шул ук вакытта җирдә ниндидер тынлык, дөресрәге, тынычлану бара дип әйтергә була. Тетрәндерә торган вакыйгалар юк. Язучыны уйландыра, үзе аша үткәрә торган, шушы фикерне халыкка җиткерә торган җирлек тә кирәк. Ни өчен Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре тетрәндерә? Аны студент чагында хөкем итеп, күпме гомере тоткынлыкта уза. Төрмәдә узган гомере коточкыч кызганыч, ләкин никадәр багаж…

– Башлап язучылар белән нинди проектлар алып барыла, нәрсәләр планлаштырасыз? Элек башлап язучылар белән күбрәк шөгыльләнәләр иде.
– Дөресен генә әйткәндә, өлгер­мәгән-җитешмәгән җирләр дә бар. Безнең берлектә яшьләр, төрле проектлар белән эшләүче актив кеше юк иде. Хәзер без Раил Гатауллин исемле егетне алдык. Моңарчы да бергәләп «Әдәби марафон»нар оештырдык. Хәзер күбрәк цифрлы тормыш белән яшибез. Бөтен балаларның да күзе телефоннарда. Бу егет килгәч, интернетта күбрәк эш алып барылыр дип ышанам. Мәгариф министрлыгы белән «Илһам» бәйге­сен үткәрәбез. Аны кемдер яратадыр, кемдер – юк, әмма анда балалар бик күп катнаша. Баштарак аларның саны 3 меңнән артып китсә, соңрак бераз катнашучылар кимеде. Ул бәйгенең юнәлешләре күп, аларның эшен 12 эксперт тикшерә.

– Язучылар: «Мәктәпләргә күп йөрибез», – диләр. Кайбер мәктәпләргә бер язучының да килгәне юк икән. Моны ничек аңлатасыз?
– 480 мәктәптә булдык. Барысына да барырга кирәк, әлбәттә. Язучылар булмаган мәктәпләр турыдан-туры безгә чыга, каләм ияләрен чакыра ала бит. Һәрбер районда берничә дистә мәктәп. Киләбез дисең, алар әзерләнә, язучылар иҗатын өйрәнәләр, үзләре дә каләм чарлаучылар язганнарын күрсәтергә омтылалар, активлашалар. Язган яшьләрне юнәлтеп була. Әдәбиятка килә икән, анда ямаулар булырга тиеш түгел. Матур әдәбиятка килгән кешенең җөмләсе төзек, камил булырга тиеш.

Татар язучысы ничә яшьтә?

– Язучылар кайбер мәсьәләләрдә дәшми дә калган кебек тоела, тел мәсьәләсендә дә шулайрак килеп чыкты, диләр кайберәүләр.
– Бик ялгыш фикер. Тел мәсьә­ләсендә без Россия Президентына да, Татарстан Президентына да хатлар яздык. Теләктәшлек сорап, рус язучыларына мөрәҗәгать иттек. Башкортстан язучылары белән очрашып, проблеманы уртага салып сөйләшүләр булды. Һәр нәрсәне кычкырып йөреп, интернетта таратып булмый. Ул хатларны олпат әдипләр, халык язучылары белән бергәләп яздык. Зирәк, саллы фикерле хатлар алар. Язучыларда гаярьлек тә көчле.

Телне, милли мәгарифне кайтару­да көрәшебездән тукта­маячакбыз. Язучылар берлеге рәисе буларак, язучыларымны һәрвакыт ул адымга өндәячәкмен, бу минем бурычым. Мин әдәбият, тел сагында тору өчен сайлап куелганмын. Россиядә бер тел дә кысрыкланырга тиеш түгел.

– Татар язучысын нәрсә борчый, ул ничә яшьтә бүген?
– Өлкән яшьтә. Әгәр әдәбиятка яшь кеше килсен дисәң, аны матди як белән дә кызыксындыру кирәк. Бүгенге гонорарлар белән әдәбиятка яшьләрне китерүе бик авыр. Бу әдәбиятта гына түгел, күп өлкәләрдә шулай. Әгәр дә яшь язучының ике табаклык китабы чыгып, ул шуңа яхшы гонорар алган дисәләр, таланты булып читтә йөрүче кеше дә әдәбиятка килер иде. Китап язучы китап өчен лаеклы акча алырга тиеш. Язучысыз, иҗатчысыз милләт тә, халык та була алмый.

– Киләчәккә ниндирәк планнар куясыз?
– Иң элек милли мәгарифне кай­тарырга кирәк. Укытучысы, мәктәбе булмаган халыкның киләчәге юк, ул халык бетә. Без – үзбәкне, кыргызны, казахны барып укыткан халык. Алар нинди дәрәҗәдә дә, без ничек хәзер? Рус баласы үзенең телен, гореф-гадәтләрен, динен белергә тиеш. Чуваш баласы да шулай, татар баласы да шулай булырга тиеш. Без бернинди милләткә пычрак ыргытмыйк, әмма үз милләтебезнең телен-әдәбиятын саклыйк.

Язучыга басым ясап яздырып та, аннан халык арасыннан кайтып кермәгән «массовик» та ясап бул­мый. Язучының каядыр чыгып сөйлә­венә караганда, яңа әсәр язуы мөһимрәк.

(“Шәһри Казан”. Рәсимә Галиева)

 


Язучылар

Туган көннәр