Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елның 15 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Карамасар авылында туа. Аның әтисе Вәкил абзый, нәсел шәҗәрәсе буенча игенче катлавыннан булса да, бөтен гомерен диярлек Грозный нефть учакларында нефтьче булып уздыра. 1919 елның җәендә ул үзенең гаиләсен дә шунда алып китә. Яшүсмер Габдрахман Грозныйда гомуми белем алуын дәвам иттерә, 1924 елда нефть чыгару вахтасында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлый, ә 1925-1927 елларда ФЗӨ мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, яңадан вахтадагы эшенә кайта. 1929 елда аны Грозныйдагы Шәрекъ халыклары клубы идарәсенә рәис итеп билгелиләр.
1931 елда Р.Ильяс Казанга килә һәм Татар коммунистлары университетына (ТКУ) укырга керә. Ел ярым укыгач, яңадан Грозныйга кайта һәм 1933 елга кадәр нефтьчеләр өчен чыга торган газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хәбәрче булып эшли.
1933 елда Р.Ильяс, татар язучылары даирәсенә якынрак булу өчен, бөтенләйгә Казанга кайтып төпләнә. Ул газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, мөхәррир, 1934 елда барлыкка килгән Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, аннары Главлит вәкиле булып эшли. Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры сыйфатында Украина җирләрендә барган канлы бәрелешләрдә катнаша. Харьков шәһәре тирәсендәге шундый бәрелешләрнең берсендә, 1943 елның 23 августында, Рахман Ильяс батырларча һәлак була.
Совет хөкүмәте аны вафатыннан соң Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.
Рахман Ильяс әдәбият мәйданына утызынчы елларның башында нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышыннан алып язылган хикәяләре белән килеп керә («Кем гаепле?», «Таулар арасында», «Мин синең белән», «Чыныгу», «Шәрифҗамал» һ.б.). Нефть чыгару учакларында хезмәт энтузиазмын, социалистик ярыш һәм заманында бик актуаль саналган «корткычлыкка каршы көрәш» темаларын яктырткан «Горизонт» (1933-1934) повесте язучының иҗатында аеруча күренекле урын тота. Әсәрдә эшчеләр тормышы реалистик вакыйгалар һәм үзенчәлекле кеше образлары аша шактый киң һәм ышандырырлык итеп яктыртыла. Әдипнең шушы УК нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышына багышланган берничә сәхнә әсәре дә бар («Фонтан», «Танышлар», «Таулар тетри»). Аның соңгы әсәрләреннән булган «Таулар тетри» (1941) пьесасында Грозный нефтьчеләренең Гражданнар сугышында катнашуы күрсәтелә.
Р.Ильяс – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берле әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Көләч иртә: нәсер һәм хикәяләр җыентыгы. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 153 б.
Зәйнүш дускай: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 61 б. – 5000 д.
Горизонт: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 183 б. – 5000 д.
Таулар арасында: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 196 б. – 5000 д.
Танышлар: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 48 б. – 6000 д.
Горизонт: повесть. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 131 б. – 10000 д.
Фонтан: драма. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 106 б. – 6150 д.
Кавказ хикәяләре. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 176 б. – 6070 д.
Горизонт: повесть. – 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 128 б. – 5000 д.
Горизонт: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 176 б. – 8000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Рахман Ильяс // Сов. әдәбияты. – 1958. – № 10. – 125 б.