Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юзиев Айдар

Описание

Гарәп теле белгече, тәрҗемәче Айдар Нил улы Юзиев 1958 елның 7 июнендә Казанда туа, галим Нил Юзиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә.

Гаиләдә хөкем сөргән иҗади мохит аның алдагы рухи омтылышларының да юнәлешен билгели.

Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1975 елда Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә һәм 1980 елда аның гарәп бүлеген тәмамлый. Университеттан соң, 1981–1983 елларда, Совет Армиясенең Махсус контингент әзерләү үзәгендә тәрҗемәче (гарәп теле) булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, А.Юзеевның хезмәт юлы һәм гыйльми эшчәнлеге, нигездә, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге (1996 елдан. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты ) белән бәйле, анда ул 2001 елга кадәр эшли. 1986.1989 елларда СССР Фәннәр академиясе Фәлсәфә институтының Шәрык секторында аспирантура тәмамлап, 1990 елда шунда «Шиһабетдин Мәрҗани карашлары һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага кандидатлык, 1998 елда «ХVIII.ХIХ гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый. А.Юзеевның фәнни-әдәби тикшеренүләре өлкәсе – татар иҗтимагый-фәлсәфи фикере тарихы һәм ислам фәлсәфәсе. Бу темаларга төрле көндәлек һәм монографик басмаларда, гыйльми җыентыкларда аның илледән артык фәнни һәм әдәби-публицистик хезмәте дөнья күрә. Ул шулай ук татар иҗтимагый фикере һәм фәлсәфәсенә багышланган укыту-методик кулланмалар, гарәп теленнән тәрҗемәләр авторы һәм фәнни басмаларның редакторы буларак та билгеле. Аерым алганда, аның фәнни-әдәби мөхәррирлегендә күренекле әдәбият галиме, профессор Н.Юзиевның тормыш юлын һәм иҗат мирасын төрле яклап яктырткан «Нил Юзиев – шигъри җанлы акыл иясе» дигән күләмле җыентыгы (2002) дөнья күрә.

А.Юзиев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мировоззрение Ш. Марджани и арабомусульманская философия. – Казань: ИЯЛИ, 1992. – 156 с. – 300 экз.

Шихаб аддин Марджани: мыслитель, религиозный реформатор, просветитель: монография. – Казань: Иман, 1998. – 60 с. – 3000 экз.

Татарская философская мысль конца ХVIIIХIХ вв.: монография в 2-х книгах. – Книга 1. – Казань: Иман, 1998. – 90 с. – 300 экз.

Татарская философская мысль конца ХVIIIХIХ вв. Книга 2. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 192 с. – 2000 экз.

Татарская религиознофилософская мысль в общемусульманском контексте /соавт. Т.Ибрагим, Ф.Султанов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 239 с. – 2000 экз.

Философская мысль татарского народа: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 214 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С у л т а н о в Ф. Новый шаг на пути переосмысления татарской философскоймысли // Эхо веков – Гасырлар авазы. – 2002. – № 1–2.


Язучылар