Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нуруллин Вакыйф

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 ел­ның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе рай­оны Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын бер өлкән авыл агае белән төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Та­тарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Та­тарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Вакыйф Нуруллин — узган гасырның алтмышынчы еллары башында әдәбият мәйданына чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләре белән танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләп килүче өлкән буын язучыларыннан берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек матбугатында аның хикәяләре басыла. 1966 елда беренче күләмле әсәрен — «Шинельсез солдатлар» исемле повестен яза. 1968 елда повесть «Казан утлары» журналында һәм шул ук елда Татарстан китап нәшрия­тында аерым китап булып басылып чыга. Яшүсмер малайның табигый, самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән бу повестьны укучылар һәм әдәби тәнкыйть җылы каршылый. Сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдырган һәм күмәк хуҗалык җитәк­чесенең үзенчәлекле образын тудырган «Күпер чыкканда» исемле икенче повесте да (1969) авторга уңыш китерә. Әсәр 1973 елда Татарстанның Питрәч районы Вахитов колхозы уздырган әдәби конкурстаI дәрәҗә дип­лом белән бүләкләнә, ә соңыннан, 1974 елда, Татарстан телевидениесендә, телевидение тарихында беренче буларак, шул повесть буенча эшләнгән (сценарий авторы — Эльс Гаделев, режиссеры — Марсель Сәлимҗанов) татарча спектакль күрсәтелә. Узган гасырның җитмешенче еллары дәвамында В.Нуруллин, иҗат осталыгын үстерә барып, «Әгәр син булмасаң… » (1973), «Аккан су юлын табар» (1978) повестьларын һәм «Яшьнәп үткән яшьлек»документаль әсәрен (1975) яза. Аның бу әсәре буенча 1977 елда телеспектакль дә (сце­нарий авторы — Азат Вергазов, режиссеры — Идмас Үтәгәнов) эшләнә һәм тамашачыларга күрсәтелә.

Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Сүз художнигы була­рак, аның каләме китаптан китапка чарлана, камилләшә, тормышны өйрәнү объектлары ишәя, төрлеләнә бара. Аның фактик материалларга нигезлә­неп язылган, мавыктыргыч сюжетка корылган, мәхәббәт һәм хыянәт мәсьәләләрен сурәтләгән «һәлакәт» повесте шул турыда сөйли. Әдипнең автобиографик «Ике урам арасы» (1984), «Җавап бир, кеше!» (1985) һәм «Сагынырбыз әле» (1993) повестьлары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

В.Нуруллин — татар, рус һ.б. телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. 1991 елда Татарстан китап нәшрияты аның ике том­лык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгара. Әдипнең барлык төп әсәрләре рус теленә һәм кайберләре украин, таҗик, әзәрбайҗан, каракал­пак, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә.

В.Нуруллин үзе дә тәрҗемә һ.б. авторларның проза әсәрләрен әдәби эшкәртү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Ватан сугышы елларында диви­зия белән командалык иткән генералыбыз Фатих Булатовның «Генерал язмалары» дигән истәлекләр китабын, немец концлагерьларын башыннан кичергән сугыш ветераны подполковник Сәгыйть Таҗетдиновның «Үлемнән — яшәүгә» дигән документаль повестен әдәби эшкәртеп, та­тарчага тәрҗемә итеп басмага әзерли. Мурад Аджиның борынгы бабала­рыбыз турындагы «Полынь половецкого поля» («Кыпчак кыры әреме») дип аталган китабын татарчага тәрҗемә итә. Рафаэль Мостафинның «По следам оборванной песни» («Өзелгән җыр эзеннән») исемле китабын да татарчага В.Нуруллин тәрҗемә итә.

Әдәби иҗат эшеннән һәм хезмәт вазифаларыннан тыш В .Нуруллин — җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан һәм сәләтен күрсәткән язучы. 1974-1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең партия оешма­сын җитәкли (1969 елдан хәзергәчә ул үзен компартия әгъзасы итеп са­ный); ун ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы бу­лып тора; Казан шәһәр советына депутат итеп сайлана. 1993 елда чыга башлаган «Казан—Казань» журналын оештыруда якыннан катнашып, ике ел шул журнал редакциясендә бүлек мөдире булып эшли, хәзер дә журналның редколлегия әгъзасы булып тора. 1995 елдан В.Нуруллин — Республика Милли музееның фәнни-методик советы, редакция советы һәм музейның фонд-сатып алу комиссиясе әгъзасы, «Казанские исто­рии» газетасының редколлегия һәм «Мирас» журналының редсовет әгъзасы.

В.Нуруллин 1972 елдан — Татарстанның, 1985 елдан «Россиянең ат­казанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә.

В.Нуруллин — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шинельсез солдатлар: повесть. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 1968. – 109 б. – 14000 д.

Төкле аягың белән: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 163 б. – 2000 д.

Күпер чыкканда: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 184 б. – 12000 д.

Әгәр син булмасаң…: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 191 б. – 14000 д.

Яшьнәп үткән яшьлек: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 200 б. – 13000 д.

Аккан су юлын табар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 312 б. – 25000 д.

Һәлакәт: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 224 б. – 15000 д.

Күпер чыкканда: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 464 б. – 30000 д.

Җавап бир, кеше!: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 287 б. – 25000 д.

Шинельсез солдатлар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б. – 30000 д.

Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 15000 д.

1 т.: повестьлар. – 496 б.

2 т.: повестьлар. – 432 б.

Һәлакәт: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 400 б. – 3000 д.

Җавап бир, кеше!: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 287 б. – 5000 д.

Әгәр син булмасаң…: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 431 б. – 3000 д.

* * *

За развилкой – дорога: повесть / пер. с татар. Э.Сафонова. – М.: Современник, 1978. – 228 с. – 50000 экз.

Если бы не ты…: повесть / пер. с татар. Г.Каримовой. – М.: Дет. лит., 1979. – 159 с. – 75000 экз.

Грозовая молодость: повесть / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 192 с. – 50000 экз.

С ношей гору не обходят: повесть / пер. с татар. М.Зарипова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 176 с. – 50000 экз.

Повести / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1982. – 352 с. – 50000 экз.

Расплата: повесть / пер. с татар. С.Гильмутдиновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 144 с. – 50000 экз.

Бабье лето: повести / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1989. – 480 с. – 33000 экз.

* * *

Аккан су юлын табар: повесть / тәрҗ. Р.Обидов. – Дүшәмбе: Ирфон, 1984. – 188 б. – 3000 д. (Таҗик телендә.)

Әгәр син булмасаң…: повестьлар. – Киев: Молодь, 1988. – 160 б. – 7000 д. (Украин телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң н у л л и н Ф. Ягымлы геройлар // Казан утлары. – 1985. – № 4. – 170–173 б.

Г а л и м у л л и н Ф. Җавап бирер чак // Казан утлары. – 1994. – № 4. – 139–143 б.

В.Нуруллин белән интервью // Мирас. – 1995. – № 11–12. – 5–14 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин