Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Исламова Зимфира

Зимфира Нәсыйх кызы Исламова (Хафизова) 1958 нче елның 27 нче апрелендә Башкортстанның Бакалы районы Катай авылында дөньяга килә. 1975 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Бөре дәүләт педагогия институтының физика һәм математика бүлегендә белем ала. 1980 – 1986 нчы елларда туган якларында авыл мәктәбендә белгечлеге буенча хезмәт куя. 1986 нчы елда тормыш иптәше, ике кызы белән Яр Чаллыга күчеп киләләр. Зимфира Исламова балалар бакчасында тәрбияче булып урнаша. 1992 -2013 нче елларда Чаллының 37 нче мәктәбендә рус балаларына татар телен һәм әдәбиятын укыта. 2005 нче елда Чаллы өзлексез белем бирү институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлап, икенче дипломын ала. 2013-2018 нче елларда Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Мәктәптә эшләү дәверендә укучылары белән иҗат итү түгәрәкләре оештыра. Аларның хикәя, әкият, шигырьләре “Көмеш кыңгырау”, “Якты юл” газеталары битләрендә һәрдаим басылып барыла. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары, укучылары белән дәрестән тыш чараларда актив катнашып җиңүләргә ирешүе өчен, Зимфира Нәсыйх кызы Яр Чаллы шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсеннән, мәдәният идарәсеннән, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән, балаларга өстәмә белем бирү оешмасыннан күптөрле мактау кәгазе һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2008 нче елда югары педагогик осталыгы өчен шәһәр мэры премиясен ала. Укытучылар һәм укучыларның “Илһам чишмәсе” исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗә дипломына (2013); укучыларының югары уңышлары һәм намуслы хезмәте өчен Тукай районы идарәлегенең рәхмәт хатына (2016) лаек була.

Зимфира Исламова – язучы-шагыйрә. 2003 нче елдан Чаллы язучылар оешмасы каршында эшлп килгән “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөри. Шигырьләре, хикәяләре вакытлы матбугат битләрендә чагылыш таба. Шигырьләре “Ләйсән” һәм “Илһам чишмәсе” әдәби-иҗат берләшмәләренең күмәк җыентыкларында басылды. Язучы зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итә. Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия лауреаты.

З.Исламова – 2018 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бер тамчы җәй: шигырьләр/ кереш сүз Р.Бәшәр – Яр Чаллы типографиясе, 2006

Яшәү көче: шигырьләр/ кереш сүз Г.Шаһи – Яр Чаллы типографиясе, 2008

Күңел шәмем язны көтә: шигырьл./ кереш сүз Р.Бәшәр – Яр Чаллы типографиясе,2010 Көзге тәлгәшләр: шигырьләр/ кереш сүз А.Әхмәтгалиева – Яр Чаллы “Диамант” ҖЧҖ , 2012

Ялгыз бүре:       повесть/ Алабуга “Андерсен” ҖЧҖ, 2012

Матур көн: шигырьләр/ Казан “Идел-Пресс” нәшрияты, 2016

Язмыш аръягында кем көтә: повестьләр, хикәяләр/ Казан “ПИК “Идел-Пресс”, 2016

Каракорт: повесть/ Казан “ПИК “Идел-Пресс”, 2019

 

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Якупова С. Күңелләре тулы ак җырлар: [“Яшәү көче” дигән китабы турында]// Шәһри Чаллы. – 2008. – 14 июнь.

Ситдыйкова Ә. Күңел шәме язны көткәндә// Шәһри Чаллы. – 2010. – 24 апрель.

Ситдыйкова Ә. Бәхетенең өрфә канатына тотынып… // Мәдәни җомга. – 2013. – 30 август.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин