Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әминева Нәҗибә

Нәҗибә Әминева (Нәҗибә Зәкәрия Гатауллина) 1945 елның 9 декабрендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылында туа. Авылда — җидееллык, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлагач, 1964 елда Башкорт дәүләт университетының фило­логия факультетына рус-татар бүлегенә укырга керә.
1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Ко-бау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республи­касының атказанган укытучысы исеме бирелә.
Нәҗибә мәктәптә укыган елларында ук шигърият дөньясына тартыла. Беренче шигырьләре район газетасы битләрендә басылып чыга. Ә инде 1964 елдан, Уфага укырга килгәч, иҗаты җанлана төшә. Шигырьләре рес­публика матбугатында да күренә башлый. Соңрак, университетны тәмам­лагач, «Кызыл таң», «Башкортостан», «Өмет» газеталарында, «Башкор­тостан кызы», «Шоңкар», «Тулпар», «Агыйдел» журналларында даими ба­сыла. Сирәгрәк булса да «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөем­бикә») журналларында да шигырьләре дөнья күрә. 1996 елда ул Башкорт-стан Язучылар берлегенә кабул ителә.
Нәҗибә Әминева — лирик шагыйрә. Аның төп тематикасы замандаш-ларыбызның эчке халәте, уйкичерешләре, яшәеше турында. Шагыйрә­нең иҗатында табигать хозурлыгы, кешенең эчке матурлыгы, серле күңе­ленең сихри мизгелләре чагыла. Авторның изгелеккә, гүзәллеккә ия бул-лирикасына үзенчәлекле форма, тел, стиль хас, аның шигырьләре хаганлыкчанлыгы, гади һәм табигыйлеге белән аерылып тора.


Язучылар