Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәримов Һади

Кәримов Һади Барый улы (Кәрим Кара) 1956 елның 21 июнендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. Урта мәктәпне авыл мәктәбендә тәмамлагач, ул Бөре педагогия институтының рус теле факультетына укырга керә. 1978 елда югары уку  йортын тәмамлап, Аскын районының Күнгәк авылында балалар укыта башлый. Шул чакларда төрле гәзит-журналларда аның тәүге хикәяләре басыла. Татар телендә нәшир ителгән ”Кызыл таң”, “Өмет “ гәзитләре, “Тулпар” журналы аның беренче әсәрләрен бастыралар. 1998 елда “Без әнкәй йөрәгеннән чыктык” дип исемләнгән беренче китабы дөнья күрә. Бу вакытта инде аның күп кенә әсәрләре Татарстан матбугатында да басыла. 2012 елда язучы Татарстанга күчеп килә. Ул 2014 елда Ттарстанда  “Ак күгәрчен, күк күгәрчен” дип исемләнгән икенче китабын бастыра. 2019 елда “ Гафу ит мине” дигән өченче китабы чыга. Хәзерге көндә Кәрим Кара актив языша, күп санлы язмалары басылып тора. Ул 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар