Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәфикова Кәүсәрия

Кәүсәрия Фидаи кызы Шәфикова 1948 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшь ярымлык чагында полиомиелит белән авырый башлый.

Кәүсәрия мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтәләр. Шигъриятнең нәрсә икәнен ул М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабын укып чыккач аңлый, шуннан үзе дә кулына каләм алып язгалый башлый. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда «Коммунизм таңы» дигән район газетасында басылып чыга.

Башкортстанның, Татарстанның күп газета-журналларында аның әсәрләре басылып тора, сүзләренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. С.Сөләйманова исемендәге һәм Башкортстанның Г.Чокрый исемендәге премияләре лауреаты.

К.Шәфикова – 1998 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бер тауда ун чишмә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.

Яңавыл бизәкләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.

Ике аккош: шигырьләр. – Уфа: Китап, 1995.

Бөреләр ачылганда: шигырьләр. – Нефтекама, 2000.

Күз яшьләрең –көмеш тамчы: җырлар. – Уфа: Китап, 2001.

Берсе –кояш, берсе –ай: җырлар. – Башкортстан: Балтач, 2006.

* * *

Бер җырым синең хакта: шигырьләр. –Өфө: Китап, 1985. (Башкорт телендә.)

Тургайлар канат кага: нәсерләр. – Өфө: Китап, 1996.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З а к и р о в а Г. Шигырь аны үлемнен йолып кала // Юлдаш. – 2003. – 6 гыйнв.

И с л а м о в Ф. Фикер, илһам, моң // Татар иле. – 2003. – № 10 (март).

И с л а м о в Ф. Шагыйрә йөрән җылысын бүләк итә // Шәһри Казан. – 2006. – 8 дек.


Язучылар