Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галимҗан Ибраһимовның кабере кайда?

1938 елда Казанның “Пеләтән” төрмәсендә Г.Ибраһимовтан сорау алучы берәү, берничә мәртәбә аны камераның туң идәненә бастырып, өстенә бозлы су койдыртып җәфалый. Шуннан соң әдип төрмә хастаханәсенә эләгә һәм озакламый вафат та була. Тик аның җәсәде ничек җиргә тапшырылган? Кабере бүген кайда урнашкан? Танылган тәнкыйтьче, Татарстанның Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе Лирон абый ХӘМИДУЛЛИНның “Тулпар”га җибәрелгән язмасы шул турыда.

Әйе, Галимҗан Ибраһимовка багышланган язмаларның кайберләрендә “аның кабере билгесез” дигән сүзләр элегрәк тә күзгә чалынып киткәләде. Илбашы Иосиф Сталин идарә иткән елларда эзсез югалучы татар зыялыларының исемлеге бик зур. Алар турында сүз чыкканда еш кабатлана торган гыйбарә инде ул: “эзсез югалды, кабере дә билгесез” диюләр. Чынлап та, аларның күпчелегенең кайларда үлеп калганлыгы да, җәсәде җирләнгән урыны да билгесез. Әйтик, Казан зинданнарының берсендә атып үтерелгән дип фаразланган Кәрим Тинчуринның кайсы зиратта җирләнүе әле дә ачыкланмаган. Совет хакимиятен урнаштыруда актив катнашкан комиссар һәм классик язучы Шамил Усманов каберенең дә кайдалыгы билгесез. Фәтхи Бурнаш соңгы айларын хәзерге Самара шәһәренең Безымянка исемен йөрткән лагеренда үткәргән. Шунда үтерелгән. Ул лагерьда булган тоткыннар зур бер хәрби завод төзелешендә эшлиләр. Минем туган авылымнан да берничә актив комсомол егете анда катнаша. Соңрак бер күршемнең: “Ул данлыклы  заводны без дә төзештек”, – дип сөйләгәнен хәтерлим. Шундый төзелешләрдә төп кул көчен тәшкил итеп, вакытсыз вафат булган меңнәрчә тоткыннарның каберләре билгесез кала. Шул исәптән Фәтхи Бурнашның да “асыл сөякләре менә шушында ята” дип, төгәл генә әйтә алмыйбыз. Аларны ачыкларлык мөмкинлекләр дә тудырылмады. Күпчелек тоткыннарның кайсы лагерьда җан бирүе турында мәгълүмат якыннарына бик соңлап җиткерелде. Кайберәүләргә аларны 1990нчы еллардан соң гына ачыклау мөмкинлеге туды. Совет хакимиятенең “иң явыз дошманнарын” аклау карары СССР таркалгач кына чыгарылды.

Галимҗан Ибраһимов шәхесенә бәйле вакыйгалар башкачарак тора. Бердән, ул ГУЛАГ дип исемләнгән махсус лагерьларның берсендә үлеп калмаган, төрмәдә вафат булган. Хокукый яктан – юридик караштан чыгып фикер йөрткәндә, беркадәр өстенлеге булган урында, дәүләтнең махсус оешмасы карамагында җан биргән. ГУЛАГ лагерьлары исә – ярым яшерен оешмалар. Алар һәм андагы тоткыннар турындагы рәсми мәгълүматлар ярым яшерен төстә сакланган. Ә безнең очракта теге яки бу хәлне ачыкларга теләгән берәр оешма вәкиле яки әрсезрәк кеше төрмәнең кайдалыгын белгән һәм анда керү юлларын да таба алган. Шул җәһәттән Г.Ибраһимовның язмышы күпчелек башка тоткыннар язмышыннан аерылыбрак тора. Икенчедән, И.Сталин вафат булгач ук, күпчелек тоткыннарның аклануы турында карар кабул ителә. 1954 елның ахырларында Казанда Галимҗан Ибраһимовның акланырга тиешлеге турында да уйлана башлыйлар. Шул елның декабрендә Тел, әдәбият һәм тарих институтында үткәрелгән бер җыелышта язучы Афзал Шамов бу хакта башлап сүз кузгата. Ә киләсе ел башында Язучылар берлеге идарәсе рәисе Гомәр Бәширов, Мәскәүдә булганда, гаепсезгә репрессияләнгән кешеләр язмышы турында СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев белән дә киңәшләшә. Фадеев аңа гаепсез дип фаразланган тоткыннарның аклануын үтенеп, дәүләт оешмаларына аерым-аерым хатлар юлларга киңәш иткән булса кирәк. Шушы уңайдан Гөлсем Мөхәммәдеваның Г.Ибраһимов язмышына багышланган “Олы юл” повестена күз салыйк. “Казанга кайткач, ул Әмирхан Еникине чакырып ала. (Олуг әдипнең якташын һәм үзен аның рухи шәкерте дип санаган язучыны.) Аңа Галимҗан Ибраһимовның эшен яңадан карауны үтенеп, партия Үзәк комитетына гариза язуны тәкъдим итә. Бик хәвефле хәлгә калу ихтималын уйласа да, әдип Еникиев, мондый йөкләмәне үтәү – үзенең намус эше дип, риза була. Озакка кичектермичә, гаризаны яза да Гомәр Бәшировның кулына тапшыра.”

Берничә ай үткәч, 1955 елның 29 октябрендә СССР Прокуратурасы Әмирхан Еникинең өй адресына Г.Ибраһимовның аклануы турында хат юллый. Шуның нигезендә, тиздән Галимҗан аганың исемен һәм мирасын халыкка кайтару турында Татарстан хөкүмәтенең махсус карары чыгарыла. Ул карарда әдип әсәрләренең күптомлыгы тиз арада нәшер ителергә тиешлеге, аңа багышлап истәлек язмаларын туплау кирәклеге турындагы тәкъдимнәр белән янәшә каберен ачыклау бурычы да куелган була. Шул карар җирлегендә оештырылган Дәүләт комиссиясенә Язучылар берлегеннән дә берничә кеше керә. Язучылар оешмасы һәм нәшрият вәкилләре төркеменең җитәкчесе итеп сугыш ветераны Афзал Шамов билгеләнә. Ул комиссиягә билгеләнүенең сәбәпләрен үзе болайрак дип аңлаткан иде. 1930нчы елларда китап нәшриятында эшләгәндә ул Г.Ибраһимовның иң соңгы әсәрләрен бастырып чыгарырга әзерләгән, әдип белән хат алышкан була. Булачак китапның корректура вариантын редакцияләгәндә бер-ике җөмләне үзенчәрәк төзәткәне өчен, автор бер хатында аңа шелтә дә белдерә. Дөрес, әдип кулга алынгач, ул китап чыкмый кала, корректура юк ителә. “Шуларны да истә тотып, миңа аның өчтомлыгын туплап, бастырып чыгару һәм башка эшләр йөкләтелде”, – дигән иде Афзал ага.

Барлык бу эшләр өчен җаваплы булган, хөкүмәт карары белән махсус комиссия рәисе итеп билгеләнгән кешенең кем икәнлеген хәзер әйтә алмыйм. А. Шамов шулай ук әдипнең кайчан, кайда җирләнүен ачыкларга тиешле булган, хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән икенче бер комиссия утырышларында да катнашкан. Язучы сөйләвенчә, комиссия Пеләтән төрмәсе эшчәнлегенә бәйле дистәләгән кеше белән әңгәмә оештыра. Шул кешеләр арасында әдип белән бер вакыттарак тоткынлыкта утыручылар да, төрле дәрәҗәдәге төрмә хезмәткәрләре дә була. Шулар арасында әдипкә карата яхшы мөнәсәт сакланган бер татар хатынын да еш искә ала иде Афзал ага. Нишләптер, минем хәтердә ул табибә буларак калган. Исемен инде онытканмын. “Олы юл” повестенда исә “санитарка Фатыйма” телгә алына. Болар икесе ике кеше булгандырмы – әйтә алмыйм. Афзал ага сөйләвенчә, комиссия эшләгән вакытта төрмәдән мәетләрне зиратка илтүче олаучы да, шул вакыйгада катнашкан тагын берничә кеше, шул исәптән Казанның Архангел бистәсе зираты хезмәткәре дә әле исән булалар. Аларның сүзләренә нигезләнеп, комиссия Галимҗан Ибраһимов җәсәденең кай тирәдә җирләнгәнен ачыклый, һәм шул хакта махсус акт төзелә. Бүгенге көндә ул комиссия документлары архив киштәләрендә сакланган булырга тиештер дип уйлыйм.

Хәзер Казан уртасында калган Архангел зиратының үзәк аллеясеннән ерак булмаган бер мәйданчыкта олуг әдип истәлегенә куелган затлы кабер ташы бар. Татарча язулы зур бер гранит һәйкәл. Галимҗан аганың җәсәден төрмәдән алып чыккан төндә күмелгән 4-5 кеше кабере өстенә куелган ул. Алда атап үтелгән комиссия ачыклаган урын шушы була. Шуннан ике-өч метр арырак, агачлык ышыгындарак, татарча язулы икенче бер истәлек ташы да бар иде 1960-1970нче елларда. Ул кабердә әдипнең замандашы һәм зиндандашы булган Закир Самитов ята дип язылган иде бу ташка. Афзал ага Шамов белән Зәйнәп апа Самитова сөйләвенчә, бу ике кабер ияләрен дә Пеләтән төрмәсеннән бер үк төндә, бер чанада алып чыгалар.

Әлеге комиссия тарафыннан шулар ачыклана: төрмәдә үлүчеләрне кыш айларында атнага бер җыеп җирләгәннәр. Г.Ибраһимов хастаханәдә вафат булган атнада Пеләтән төрмәсеннән берничә кеше чыгарылып, барысы да бер чокырга күмелгәннәр.

3. Самитовның хатыны Зәйнәп апа әйтүенчә, төрмә вакыйгаларына кагылышлы комиссия утырышларында ул да катнашкалаган. Төзелгән актта аның култамгасы да булырга тиеш. Ире Гражданнар сугышы чорындагы бер гаскәри берәмлекнең комиссары вазыйфасын башкарган. Аннары Закир Самитов 1934 елга чаклы Казанда урнашкан милли укчы дивизиясендә хезмәт иткән. Шул елның көзендә аны “Кызылармеец” газетасының элекке мөхәррире, яңарак кына Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайланган Кави Нәҗми Татарстан әдәби фондына эшкә чакыра. Ә 1937 елда аларның икесен дә кулга алалар. Беренче татар укчы дивизиясенең элекке командирларының берсе Якуб Чанышев белән бергә ниндидер бер “милли хәрәкәттә катнашуда” гаеплиләр. Закир Самитов шул “яшерен оешманы” оештыруда ук гаепләнгәндер, мөгаен. Шул сәбәпле, 1938 елның гыйнварында ул төрмәдә атып үтерелә. Аның белән бер вакыттарак кулга алынган К.Нәҗми белән Я.Чанышев бераз соңрак азат ителәләр.

Шул комиссарның чая хатыны Зәйнәп апа, ирен зинданга илтеп япкач та, аның белән элемтә урнаштыру мөмкинлекләрен эзли башлый, һәм төрмә тирәсендәге татар бистәләре кешеләрен якыннан белүе аркасында, тиздән үз дигәненә ирешә. Ире белән ара-тирә хәбәрләшә башлый. Закир атып үтерелгәч, иренең җәсәден төрмәдән алып чыгу вакытын да алдан белә. Шул төндә эшләүче олаучы белән дә таныша. Ирен башкалардан аерып күмү чарасына керешә. Зират кешеләре төркеменә эләгеп, әлеге олауны каршы алуда катнаша. Төрмә кешеләре киткәч, үз ирен читкәрәк алып чыгып җирли. Шул олаучы аңа: “Болар арасында язучы Галимҗан да бар,” – дип әйткән була. Әдипнең каберен ачыклаучы комиссия эшенә дә Зәйнәп Самитова шул төнге олаучы һәм башкаларның күрсәтмәсе буенча эләгә.

Зәйнәп апа Самитова белән миңа берничә мәртәбә озаклап сөйләшеп утырырга насыйп булды. Төрмәдә хезмәт итүче милләттәшләребез белән ни рәвешле элемтә урнаштыра алганлыгы турында да сөйләгән иде ул. Бауман урамындагы Үзәк банкта эшләүче кызлары Роза белән дә 1990нчы елларгача күрешкәләп йөрдек.

Өстәп шуны гына әйтәсе кала: тоткынлыкта вафат булган яисә үтерелгән башка бер генә татар язучысының да каберен ачыклау комиссиясе төзелми. Сугыш башлангач та, Мәскәүдән Алабуга шәһәренә җибәрелеп, анда унике көн яшәгәннән соң үз-үзенә кул салган рус шагыйрәсе Марина Цветаева каберен барлауга карата чыгарылган карардан башка. Ул комиссия 1967 елда СССР Язучылар идарәсе тарафыннан оештырыла. Шагыйрәнең каберен ачыклау акты Алабуга шәһәре башлыклары катнашлыгында төзелде. СССР Литфондының Татарстандагы вәкиле буларак, ул комиссия карарын үтәүдә мин дә катнаштым.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: махсус комиссия документларын саклаган архив материалларына таянып, бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның каберенең төгәл урынын ачыклау һәм истәлеген мәңгеләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә кирәк.

Лирон ХӘМИДУЛЛИН.

(Башкортстанның “Тулпар” журналы
Басмага Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде)

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина