Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мазунов Мөнир

Мөнир Хәсән улы Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935-1938 елларда Әстерхан педагогия техникумында белеем ала, аннан бер ел Ижевск шәһәрендәге уртамәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1946 елда М.Мазунов Казанга килә, 1949 елга кадәр Татарстан радио-комитетында редактор булып эшли. Бер үк вакытта ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала.

1949-1953 елларда М.Мазунов янәдән хәрби хезмәттә: совет гаскәрләренең Төньяк группасы составында Польшада чыга торган хәрби газета редакциясендә өлкән әдәби хәбәрче булып хезмәт итә.

Армиядән кайтканнан соң, М.Мазунов озак еллар Татарстан радиокомитетында (1953-1959) – редактор һәм радиокомитет башлыгы урынбасары, Татарстан китап нәшриятында (1960-1963) – өлкән редактор, Республика газета-журналлар нәшриятында (1964-1967) – тәрҗемәче һәм 1967 елдан 1971 елга кадәр рус һәм татар телләрендә чыга торган «Татарстан кооператоры» газетасының җаваплы редакторы булып эшли. 1971 елдан М.Мазунов – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Мазуновның беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәрге елларда Әстерхан һәм Ижевск шәһәрләрендә чыга торган татарча газеталарда басыла. Ватан сугышы чорында фронт газеталарында, ә 1944-1945 еллардан башлап Татарстан республика көндәлек матбугатында, альманах һәм күмәк җыентыкларда М.Мазуновның исеме еш күренә башлый. 1948 елда шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга («Елда унике ай»).

Шуннан соң 1951-1985 еллар арасында аның унбишкә якын китабы нәшер ителә.

М.Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе күбрәк нәниләр өчен язган шигырьләрендә «Син дә белергә тиеш» (1955), «Энесенә ул апа» (1960), «Нәни төзүчеләр» (1967), «Уйнагыз, балалар!» (1985) һ.б. шигъри җыентыклар һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның «Гасырлар кешесе» (Б.Мулюков музыкасы), «Туган як» (М.Мозаффаров музыкасы), «Язгы хисләр» (Р.Яхин музыкасы), «Яшьләр җыры» (Ә.Бакиров музыкасы), лирик характердагы «Әниемнең җылы кочагы» (Ә.Бакиров музыкасы) кебек җырлары, халык арасында популярлык казанып, үзешчән һәм профессиональ башкаручылар репертуарыннан төшмичә озак еллар буе даими җырланып килә.

М.Мазунов шигъри тәрҗемә өлкәсендә дә каләм тибрәтә. Ул Дж.Родари, М.Нагнибеда, Н.Хикмәт, П.Хузангай, С.Маршак һ.б. милләт әдипләренең аерым әсәрләрен, Н.Некрасовның «Суык, борыны куык» («Мороз красный нос») һәм А.Прокофьевның «Яшьлек» исемле поэмаларын татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1987 елның 31 мартында Казанда вафат була.

М.Мазунов – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Елда унике ай: шигырь. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 24 б. – 5000 д.

Безнең тавыш: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 40 б. – 3065 д.

Яшьлек җыры: шигырьләр, җырлар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 64 б. – 3000 д.

Йөрәк җырлый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 118 б. – 5000 д.

Гөлкәем: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 48 б. – 2000 д.

Туган як: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 79 б. – 3500 д.

Ихлас күңелдән: җырлар, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 224 б. – 7000 д.

Офыклар: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 151 б. – 4500 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З ә й н а ш е в а Г. Туган якка мәхәббәт белән // Казан утлары. – 1978. – № 4. – 182-183 б.

С а ф и у л л и н Ә. Ихлас күңелле шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 1998. – 28 март.

Л а т ы й ф и Ф. Мөнир Мазуновның тууына 80 ел // Казан утлары. – 1998. – №4. – 189 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин