Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яһудин Эсфир

Драматург Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында крәстиян гаиләсендә туа.

Авылда сигез сыйныф укыгач, урта мәктәпне Калтасы район үзәгендә тәмамлый. Хәмис яз һәм җәй айларында колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Калтасы урта мәктәбендәге соңгы уку елын ул инде интернатта торып тәмамлый, аннары, туган авылына кайтып, нефть чыгару эшенә урнаша, Октябрьск шәһәрендәге кыска мөддәтле нефтьче-геологлар курсларында укып, һөнәри белемен арттыра. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән дә кызыксына башлый, районның «Таң» газетасында беренче шигырьләрен, хәбәрләрен бастыра. Бу мавыгу армия хезмәтендә чагында да дәвам итә: Белоруссия хәрби округы басмасы «Во славу Родины» газетасында даими языша, читтән торып хәрби хәбәрчеләр мәктәбен тәмамлый.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Э.Яһудин ике ел мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, аннары, Казанга килеп, Курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. 1979–1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Э.Яһудин ике-өч ел Әлмәт драма театрында эшли, 1989–1991 елларда исә Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» дигән яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра.

Язучының К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 1993 елда куелган «Мәхәббәткә мәдхия» исемле мелодрамасы озак еллар сәхнәдән төшми. Әлмәт татар драма театрында «Мәхәббәт зил-зиләсе», «Эт чаба дип…» исемле пьесалары, Яр Чаллы театрында «Әйттереп калыйк әле!» һ.б. комедияләре һәм драмалары сәхнәләштерелә. Үзе куйган «Ашыгасың, Сафа!» музыкаль комедиясе Минзәлә театры сәхнәсендә куела.

1992 елда ул Татарстан кинокомитеты юлламасы белән Мәскәүгә кинодраматургларның Югары курсларына укырга җибәрелә. Аннан кайткач, ул, «Оҗмах газабында өч төн», «Әсфәндияр» исемле киносценарийлар язып, «Идел» журналында бастыра. Рөстәм Мингалим белән бергәлектә иҗат ителгән «Ак метеор» исемле киноповесть Себер татарларының беренче шагыйре Булат Сөләйман язмышына багышлана.

Э.Яһудинның «Бер кояш астында» драмасы 2004 елда «Яңа татар пьесасы» җыентыгының икенче кисәгендә басылып чыга. Аның республикабыз театрларында куелган сәхнә әсәрләре – «Идел буе сәхифәсе», «Тәтәй кызлар утары», «Киң урамнар тар иде», «Әгәр дә көн туса», «Тутый кош».

2004 елда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән «Мәхәббәткә мәдхия» дигән пьесалар җыентыгында урын ала.

Ул проза өлкәсендә дә иҗат итә. 1996–2006 еллар эчендә аның сигез повесте басылып чыга.

2006 елда Э.Яһудинның Оренбург шәһәрендәге Татар драма театрында бер пьесасы сәхнәләштерелә, шулай ук Яр Чаллы театрында «Китмәскә килгән кошым» исемле музыкаль комедиясе куела.

Э.Яһудин Бөек Ватан сугышы каһарманнары М.Җәлил һәм Г.Кормашка багышлап язган сонетлар авторы буларак та билгеле. Аның иҗатының «Шәхесләр циклында» Зәет Мәҗитов, Гариф Ахунов, Эдуард Мостафин, Булат Сөләйман, Фәиз Зөлкарнәй, Сибгат Хәким һәм башка әдипләр турындагы парчалары аерым урын алып тора.

Э.Яһудин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Мәхәббәткә мәдхия: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 240 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и н г а л и м Р. Ул яза гына белә // Шәһри Казан. – 1999. – 15 гыйнв.


Язучылар