Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәрҗани Шиһабетдин

Атаклы галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. (Бабасының төп чыгышы Мәрҗан авылыннан.) Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елны Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укый. Туган ягына кайткан чагында (1850) берничә дөя йөге китап алып кайта. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара. Аның төрки халыкларның тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясый. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керәләр.

Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Боларның күп өлеше – гарәпчә язылган дини-фәлсәфи әйберләр. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып бара.

Тарихи, биографик характердагы хезмәте – «Вафийәт әл-әслаф…».

Ул – Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында биобиблиографик әсәр. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине дөньяга таныткан икенче бер хезмәте – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар».

«Рихләтел-Мәрҗани». Ш.Мәрҗанинең чит илләргә сәяхәте турында. Ул 1897 елда Казанда басыла.

Галимнең тууына 100 ел тулуга багышлап, күп язучылар һәм галимнәр катнашында чыккан «Мәрҗани» мәҗмугасы 1915 елны Казанда дөнья күрә.

Ш.Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – 2 томда. – Казан (?), 1897–1900.

1 т. – 1897.

2 т. – 1900.

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр / текстны хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итүче, төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 415 б. – 50000 д.

* * *

Ал-хикма ал-балига / предисл. и пер. с арабского. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 479 с. – 1500 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и д и Җ. Мәрҗани // Вакыт. – 1914. – 18 апр.

И б р а һ и м о в Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре // Казан. – Аң. – 1915. – № 1.

С ә г ъ д и Г. Татар әдәбияты тарихы // Казан, 1926. – 60–69 б.

Ә м и р х а н о в Ф. Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе // Ф.Әмирханов. Сайланма әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 462 б.

Г о с м а н о в М. Мәрҗани турында берничә сүз // Казан утлары. – 1968. – №1. – 116 б.

Шиһабетдин Мәрҗани / төз. Р.Мәрданов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов. – Әлмәт: Рухият, 1998. – 175 б.

* * *

Марджани: ученый, мыслитель, просветитель: сборник статей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990.

Юсупов М. Шигабутдин Марджани. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 271 с.

Язучылар