Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый: шигырьләр яза, районда русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастыра.
Сигезьеллык мәктәптән соң 1967 елда Ялутор шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач, Шәүкәт ике ел туган авылында электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый, төбәк газетасына актив языша. 1970 елда ул үзендә язып тупланган шигырьләрдән кечкенә бер җыентык төзеп һәм аларны юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләр уңай бәя ала, авторы укырга чакырыла. Ләкин, урта мәктәпне тәмамлау турында кулында әле документ булмау сәбәпле, аны институтка кабул итмиләр.
1972 елның көзендә Ш.Гаделша Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә укып, бер ел эчендә унынчы, унберенче сыйныф программаларын уңышлы уза, кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Республика матбугатында басылган шигырьләре аша инде исеме таныла башлаган яшь шагыйрь 1973 елда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында университетның «Әллүки» әдәби берләшмәсе җитәкчеләреннән берсе була.
Узган гасырның җитмешенче еллар ахырыннан башлап Ш.Гаделшаның хезмәт урыннары гел алышынып тора: ул йә туган якларында, йә Казанда үз һөнәре буенча һәм башка төрле эшләрдә эшли, Татарстан өлкә комитеты карамагындагы «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр, төзелеш трестларында электромонтер, инженер-энергетик һәм, ниһаять, үзе оештырган хосусый фирма җитәкчесе вазифаларын да башкара.
Көндәлек матбугатта шигырьләре күптәннән һәм еш басылуына карамастан, Шәүкәт Гаделшаның беренче китабы бары 1997 елда гына дөнья күрә. Ул хәзер – алты шигъри китап авторы («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006).
Әдәби тәнкыйтьнең гомумуртак фикеренчә, Шәүкәт Гаделша инде тәмам формалашкан, шигърияттә үз йөзе, үз аһәңе булган, Көнбатыш Себер татар тормышының һәм табигатенең кабатланмас үзенчәлекләрен шагыйранә гәүдәләндереп, бүгенге татар поэзиясен яңача образлар, сурәтләр белән баетучы талантлы шагыйрь буларак тәкъдир ителә.
Ш.Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.